Главная /
Начальные классы /
Математика
Автор: Харисова Роза Гыйлвановна
Икеурынлы санны берурынлы санга тапкырлау. 3 класс
Скачать
20.12 КБ, 1404381.docx Автор: Харисова Роза Гыйлвановна, 29 Янв 2016
Балалар, безгә кичекмәстән Янтка ярдәм итәргә кирәк. Сез ничек уйлыйсыз? Без хәзер үк галәмгә сәяхәт итәрбез. Көчебездән килгәнчә Янтка ярдәм итәрбез. Сез ризамы? Галәмгә нәрсә белән чыга алырбыз соң? Әйе безгә космик корабль кирәк булачак. Ә корабльне без үзебез тозербез. (Интерактив тактада геометрик фигуралардан космик корабль төзү.) Һәрбер корабльнең дә бортовой журналы була. Әйдәгез без дә журналга (дәфтәргә) тарихи датаны язып куйыйк. Ә хәзер дөрес итеп утырдык, скафандрларыбызны киик, каешларны каптырдык. Алга! Ни өчендер безнең кораблебез кузгалмый бит әле. Менә эш нәрсәдә икән! Корабльнең бер чылбыры өзелгән. Шушы чылбырның буынын табарга кирәк.
Автор: Харисова Роза Гыйлвановна
Похожие материалы