Занятие по развитию речи в старшей группе "Тату гаилә"
Тема: «Тату гаилә»
Максат. Бәйләнешле сөйләм үстерүне дәвам итү, рәсем буенча хикәя төзергә өйрәтү, игътибарлылыкны арттыру, мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү; [ә] авазының дөрес әйтелешен ныгыту; гаилә әгъзаларын хөрмәт итәргә өйрәтү, гаилә белән горурлану хисе тәрбияләү.
Сүзлек өстендә эш: гаилә әгъзалары
Җиһазлау: “Тату гаилә” картинасы, гаилә агачы рәсеме, “Безнең гаилә” шигыре, картина буенча сөйләү өчен схема, клей, гаилә агачы ясау өчен балалар рәсеме, мәкальләр.
Методик алымнар: әдәби сүз, сорау, уен, күрсәтү, аңлату.
Шөгыль барышы:
- Исәнләшик, балалар, бүген безгә кунаклар килгән. (исәнләшү)
- Кара-каршы басыйк та, бер-беребезгә хәерле иртә телик.
- Хәерле иртә.
- Балалар, мин сезгә Г. Тукайның “Безнең гаилә” шигырен сөйлим
Безнең гаилә
Әткәй, әнкәй, мин, әби, бабай һәм бер песи –
Безнең өйдә без җидәү: безнең песи җиденчесе.
Бергә ашый, чәй эчә, безнең белән бергә йоклый ул,
Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.
Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай гаилә турында нинди матур шигырь язган. Без дә бүген гаилә турында сөйләшербез.
- Нәрсә соң ул гаилә? Сез аны ничек уйлыйсыз?
- Гаиләдә әби, бабай, әти, әни һәм балалар, алар бер-берсен яраталар, бер-берсенә ярдәм итәләр, матур сүзләр әйтәләр.
Гаилә туганнарны берләштерә: әти-әниләрне, әби-бабайләрне, балаларны.
Тәрбияче: Гаилә – ул бик олы сүз. Без үзебезне гаиләдә иң кирәкле, иң яраткан кеше итеп тоябыз. Әти-әни, әби-бабай – гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Гаиләдә кешеләр бер-берсен кайгыртып яшәргә, бер-берсенә таяныч булырга тиеш.
Ә хәзер уен уйнап алабыз: “Бармак уены”
Бу бармак – бабай,
Бу бармак – әби,
Бу бармак – әти,
Бу бармак – әни,
Бу бармак – бәби,
Аның исеме Чәнти.
- Балалар, бармаклар бергә бер гаилә кебек. Әйдәгез, гаиләгә туры килгән матур сүзләр уйлыйк:
- дус, тату, хезмәт сөючән, эшчән, кайгыртучан.
- Мин сезгә бер картина күрсәтәм.Аның буенча хикәя төзергә кирәк. Сез аңа нинди исем бирер идегез?
Балалар җавабы: Гаилә, Тату гаилә, Безнең гаилә.
- Сез картинада нәрсәләр күрәсез?
Балалар: әби белән бабай аш ашый. Кыз ипи кисә. Әни аш бүлә һ.б.
Сүзлек өстендә эш: “гаилә әгъзалары”.
Сораулар бирү:
1. Сез картинада нәрсә күрәсез? Картинада гаиләдә кичке аш вакыты сурәтләнгән.
2. Әби белән бабай нишли?
3. Әни нәрсә эшли?
4. Кыз нишли?
5. Малай белән әтисе нишлиләр?
Сорауларга җавап бирү. Схема буенча җөмлә төзеп җавап бирү. Картинага исем кушу “Тату гаилә”.
- Без дә, балалар, зурлар төркеме балалары зур гаилә кебек. Әйдәгез бергәләп гаилә агачы төзибез. Менә безгә үрнәк Ильфарларның гаилә агачы. (Агач үрнәген кую) Ә монда агачка үзебезнең рәсемнәрне ябыштырыйк. (Тактада ябыштыру).
- Менә безнең дә зур гаилә агачыбыз да барлыкка килдде. Без дә үзебезнең төркемдәге балалар дус, тату яшибез.
- Әйдәгез, мәкальләр әйтешле – “Төенле кулъяулык” уены уйныйбыз.
Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.
Бердәм өйдә бәрәкәт була.
Әткәй шикәр – әнкәй бал.
Өйнең яме ана белән.
- Балалар, сез әти-әниләрегезгә ничек диеп дәшәсез?
- Әйе, дөрес, без аларны яратып “әни, “әнием,” “әти”, “әтием” дип дәшәбез.
Әйдәгез, бергәләп әйтик әле: ә-ә-әни, ә-ә-әти, ә-ә-әнием, ә-ә-әтием.
- Балалар, сез бүген нинди яңалык белдегез? Гаилә агачы белән таныштык.
- Ә мин үзебезнең шөгыльне Ш. Маннурның “Яратам” шигыре белән төгәллим
Яратам мин өемне,
Әти белән әнине,
Абый белән энемне,
Бишектәге сеңлемне.
Автор: Ибрагимова Рузиля Рифхатовна