Яшел байлык.
Урманнар республикабыз җирләренең 1/5 өленен алып тора.Алар – туган ягыбызның бизәге, дым саклаучы, яхшы ял итү урыны. Монда шифалы салкынча саф һава, яфраклар кыштырдавы, кошлар чырчуы тынычландырып, күңелне күтәреп җибәрә.
Урман ачачлар, куаклар, төрле үсемлекләргә, кошларга һәм хайваннарга бай.Татарстаныбызда ылыслы, яфраклы һәм катнашурманнар бар.Ылыслы урманда чыршы һәм нарат агачлары, мүк, абага, нарат җиләге,кара җиләк, кызыл бөрлегән, кымызлык үсемлек – үләннәре үсә. Яфраклы урманда каен, юкә, өрәнге, имән, миләш агачлары, читләвек, кура җиләге, гөлҗимеш, балан куаклары,энҗе чәчәк, курай үләне, канлы үлэн үрчи.
Кеше урманнан башка яши алмый. Ә урман һавасын сулау- үзе бер шифа. Халык: “Үсемлекләр безне ашата - эчертә, киендерә, дәвалый,”- дип әйтә.Чыннан да, күпчелек витаминнар һәм дарулар үсемлекләрдән әзерләнә.
Автор: Саматова Ляйла Наиловна