“Балаларда рухи байлык тәрбияләү”
“Балаларда рухи байлык тәрбияләү”
( ата-аналар алдында чыгыш)
Яхшы кеше булыр өчен гәүдә саулыгы гына җитми, рухи саләмәтлек тә кирәк.
(Абдрахман Кайа)
Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы, матурлык идеалы дөрес формалашкан камил шәхес итеп күрергә телибез икән, белем һәм тәрбия бирү эшенә һәрберебез өлеш кертергә тиеш. Белем бирү – аңны үстерү, тәрбияләү исә - кешенең үз-үзен тотышын билгели торган хис-тойгылар формалаштыру дигән сүз. Белем үзеннән-үзе генә яхшы кеше ясамый, ягъни белем туплау процессы тәрбиядән башка булмый, әмма ул фән, әдәбият, сәнгатьнең тәэсир көчен арттыра, кешегә идеал табу мөмкинлеген киңәйтә. Намуссызлык, битарафлык, оятсызлык, кансызлык кебек күренешләр чәчәк аткан бер вакытта балаларыбызда матурлык идеалы тәрбияләү актуаль мәсьәлә булып тора. Рухи яктан бай , эстетик тәрбия идеалы дигәндә, мин халык иҗаты белән танышу, җыр һәм музыкага, биюгә өйрәтү, табигатьнең матурлыгын бәяләү, аны күрү, тою күнекмәләрен һәм баланың үз тирә-ягын, көнкүрешен зәвыклы итә белүен күздә тотам. Шул ук вакытта кешенең матурлыгы аның әхлак дәрәҗәсе белән дә билгеләнә. Күпмедер дәрәҗәдә тышкы матурлыкка ия булып та, эчке дөньясы гүзәллектән, матурлыкны тоя белүдән, гамьнән мәхрүм кешеләргә карата юкка гына ирония белән: “Тыштан ялтырый, эчтән калтырый” димиләр. Эстетик тәрбиянең әхлак тәрбиясе белән тыгыз бәйләнештә булуы бәхәссез, чөнки кеше тумыштан ук җимерү түгел, матурлык тудыру, иҗат итү сәләте белән туа. Ләкин эстетик хисләр, бу сәләт үзеннән-үзе генә ачылып китә алмый, аны формалаштырырга кирәк. Монда инде мәктәп белән гаиләнең бер булып тотынуы мөһим. Әхлак, тумыштан яки уку-өйрәнү дә гаилә тәрбиясе белән ирешелгән рухи халәт.
Бала туу һәр гайләдә сөенечле вакйга. Әмма аңа белем һәм тәрбия бирү иң кыен, җаваплы һәм гаят мәшәкәтле эш.
... Тыңлагыз сез, җәмәгать,
Борынгалардан әманәт,
Аңа итсәгез хыянәт,
Сезгә булыр яман ат, -
Дип әманәткә хыянхт итмәскә, халкыбызның матур йолаларын балалр тәрбияләүдә кулланырга чакыра.
Бала тәрбияләүнең бишектән башлануын китапка язылудан алда халкыбыз болай дип әйткән:
ана сөте белән кермәсә, тана сәте белән керми;
сөт белән кергән, сөяк белән китер;
җидедә ни булса, җитмештә шул булыр.
Әйе, баланы тәрбияләү бишектән башлана. Ата-ананың горурлыгы ничек табуда түгел, ә аларның тәрбияле, әдәпле булуында.“Баланы табу һөнәр түгел, багу һөнәр”, - ди халкыбыз. Һәм баланың кем булып үсүенә нык игътибар иткән, тәрбияне бишектән башларга, ата-ананың үзен тәрбияле булырга чакырган:
атасына карп улын коч, анасына карап кызын коч;
агачына күрә алмасы, анасына күрә баласы.
Гайләдә баланы дөрес өйрәткән кебек, каршыңа утырып, озаклап үгет-нәсихәт бирүчеләр сирәктер. Барысы да эш арасында бара. Мисаллар кул астында гына. Болай үтемлерәк тә була кебек. Балалар бит күзәтүчән, тиз үзләштерәләр, әмма тиз онытучан да булалар. Кат-кат әйтергә, игътибарга өйрәтергә кирәк чаклар була. Җанлы мисаллар белән күрсәтеп, я әйтеп биргәндә күңелдә ныграк саклана.
Әгәр балаларны гаиләдә - әти-әни, әби-бабай, бакчаларда тәрбиячеләр, һәм, ниһаять, мәктәпләрдә укытучылар матурлыкны күрә белергә өйрәтсә, тормышта вәхшилекләр килеп тә чыкмас иде. Балаларның,бигрәк тә яшүсмерләрнең каты бәгырьле, миһербансыз булып үсүен эстетик тәрбиянең начар куелуына яки бөтенләй булмавына кайтарып калдыру һич дөрес түгел. Монда башка бик күп факторлар да зур роль уйный бит. Тәрбиянең башлангыч нигезе гаиләдә бирелгәнен һәркем белә. Күпме икән соң арабызда кечкенә сабыйлары белән бергә таң атуына, шәфәкъ балкуына карап сокланган; яфракларның талгын җилдә пышылдавын тыңлаган; бергәләп ясаган ояга сыерчык килүен күзәткән; кичләрен кычкырып укылган әкият геройлары өчен кайгырып, явыз көчләргә ачуланып утырган; мультфильм яки спектакль караган; кыскасы, уртак хис-кичерешләр дөньясында балаларына маяк булган; нәрсәгә сөенергә, кемне кызганырга, кемгә (нәрсәгә) сокланырга икәнлеген өйрәткән; матурның ни өчен матур, ямьсезнең ни өчен ямьсез икәнен уртага салып сөйләшкән әти-әни, әби-бабай?! Үзебез нинди үрнәк күрсәтәбез микән? Машинада барганда ыргыткан шешәләрнең юл буенда, табигатькә чыкканда өеп калдырган чүп-чарның әрәмә-урман эчендә, үтеп барышлый гына түккән тирес өеменең яр буенда ятарга тиеш түгеллеген аңлатып карыйк без шуны күреп үскән балага. Нинди җавап ишетәчәгебезне белеп торабыз.
Көне буе сүндерелмәгән телевизор, компьютер да матурлык идеалын тәрбияләүдә яки тәрбияләмәүдә үз өлешен кертә. Мәгълүмат чыганагы, кызыклы кешеләр белән очраштыручы, вакытны янга калдырып, иң яхшы сәнгать әсәрләрен өебезгә үк китереп бирүче “тылсым тартмасы” дип карасаң, дөрес файдалансаң, аларны дус, ярдәмче дип санарга мөмкин. Ә инде хис-тойгылар белән тулы реаль чынбарлыкны, ягъни тормышның үзен алыштырса, аларның бәла, куркыныч чыганагына, “бозыклык тартмасы”на әвереләчәгенә шик юк. Телевизор-компьютер балалар бүлмәсендә торса, контроль бермә-бер кими дигән сүз. Шул ук вакытта балаларыбызның нинди кино, теле-радиотапшырулар яратуы, нинди музыка, җырларга өстенлек бирүе, кемнәрне кумир итүе, нинди уеннар уйнавы, нинди кием киюе белән кызыксынырга, бу турыда ныклап торып уйланырга, негатив күренешләрнең асылына мөмкин кадәр иртәрәк төшенергә, дөрес юнәлешне табарга ярдәм итәргә тиешлегебезне онытмасак иде, хөрмәтле әти-әниләр.
Бар ул,бар балаларында матурлык идеалы тәрбиялүче, башкаларга да үрнәк итеп куярлык гаиләләр. Кызганыч, тик алар күпчелекне тәшкил итә дип әйтеп булмый шул.Шуңа күрә ата-аналырның үзләренең халык авыз иҗатына, аның йолаларына битараф булмавы бик тә мөһим. Балалрга әкиятләр сөйләү, бишек җырлары җырлау, мәкальләр, табышмаклар әйтү иҗаты аша илгә, ата-анага, халыкка мәхәббәт тәрбияли, дөньяны танып белергә өйрәтә, сөйләмен баета, акылын үстерә.
Мондый балалр тәрбияле дә була, мәктәптә дә яхшы укый. Тәрбиәле бала гомумән таләпчән була.Бервакытта да дорфа. Тәртипсез рухи доньясы буш һәм мәгънәсез кешеләр белән аралашмас. Шуңа да бит халкыбыз:
Һәр милләттә элек-электән килгән ырымнар, юрамалар, гыйбәрәләр бар. Элек без аларга дини хорафатлар дип кенә карый идек. Чынлыкта һәрберсенең төбендә тәрбия элементлары яткан бит. Мәсәдән, балага өстәл артында аягын селкеп утырса, шайтан чакырма, дип кисәтү ясаганнар. Теләр-теләмәс кенә ашама, тәлинкәдә аш калдырма, бәхетең югалыр, дигәннәр, кеше янында иснәп утырма, авызыңны кулың белән каплап иснә, шайтан керер, дип әйткәннәр. Шулай итеп, әдәплекнең иң гади кагыйдәләрен мисаллар ярдәмендә, мифик образлар аша өйрәткәннәр. Халак педагогикасы – хәзерге заман тәрбиячеләренең кулы тимәгән бер дөнья әле ул.
Белгечләр фикеренчә, хатын-кыз лидер булган семьяда балалар оялчан,инициативасыз булып үсәләр. Бу очракта үз-үзеңне тотуның саклагыч механизмы барлыкка килә: үзенә булган кырыс һәм өзлексез игътибардан, мәсәлән, бала бертуктаусыз елмая башларга мөмкин. Елмаю ситуациягә карамый.Укытучының үзенә карап торуыннан бала нервланып елмая башлый. Укытучы моны үзен мыскыл итү дип уйлавы бар. Кисәтү ясар. Өйдә әнисе өстәр. Нәтиҗәсе—тотлыгу,бу стресның физик чагылышы.
Оялчан балаларда шәхси территория, ялгыз калырга мөмкинлек булуы бик мөһим. Ялгыз калгач, алар ямансулап утырмыйлар, элек булган вакыйгаларны анализлыйлар. Оялчан балаланың хыял дөнясы бик бай була. Нәкъ менә иҗадый эш ярдәмендә балада үз-үзенә ышаныч тәрбияләргә була. Балалар бакчасындагы уеннар, музыка, рәсемнәр балага камилләшергә ярдәм итә .Оялчан балага иң авыр вакыт- балалар бакчасына йөри башлау,мәктәпкә укырга керү.
Автор: Закирова Розалия Ильсуровна