“Табигать — тиңсез хәзинә” 1 бала: Әнә ул оя! Таптым, таптым 2 бала: Кагылма ояга! 2 бала: Чу! Кем тавышы соң бу? Урман хуҗасы: Шартым шундый. Әнә теге агачлыкны күрәсезмә? Урман хуҗасы: И
Эшчәнлекнең масаты: Балаларда туган җиргә, суга, һавага, андагы тереклеккә, үсемлекләргә сакчыл караш, кайгыртучанлык, мәхәббәт хисе тәрбияләп, аларның социаль-үсеш юнәлешен ныгыту.
Балаларны табигать һәм андагы үзгәрәшләр белән, галим-укытучы Каюм Насыйри курсәткән, шифаларын дәлилләп аңлаткан, дару үләннәре белән таныштырып, аларның танып-белү эшчәнлеген камилләштерү.
Балаларга, бөек галим өйрәткәнчә, үз җиребезнең дәвага яраклы үсемләкләренең кыйммәтен күрсәтеп, үз иленең патриоты булып, туган ил байлыкларыннан дөрес файдаланып, үз сәламәтлекләре турында кайгыртып яшәргә кирәклеген аңлату.
Танып белгән, күзәтелгән мәгълүматларларга нигезләнеп, аларның сөйләм телен, хәтер сәләтен, шул ук вакытта экологик аңнарын үстереп, сәламәт, хезмәт сөючән, аралашучан, ярдәмчел шәхес формалаштыруны дәвам иттерү.
Алдагы эш:
- паркларга экскурсиягә бару;
- җир, су, һава турында әңгәмәләр уздыру;
- дару үләннәре белән танышу; аларның битлекләрен ясау;
- кош тавышларын тыңлау, алар тормышын өйрәнү; кирәкле тавышлар язылган аудиотасмалар әзәрләү.
- туган як, табигать турында җырлар, шигырьләр өйрәнү, сүзләрен ятлау;
- эшчәнлек өчен күренеш һәм киемнәр әзерләү;
- әти-әниләргә чакыру кәгазьләре бирү;
- Каюм Насыйри иҗаты белән таныштыру,
- “Шифалы үләннәр” альбомы карау.
Эшчәнлек барышы:
(Зал урман аланына охшатып бизәлә, аланга балалар утырышкан, берничә бала зур-зур чәчәк бәйләмнәре тотып, залга керә һәм зал уртасында туктап кала)
1бала: Инде шактый җир үттек, арыдык,әйдәгәз, утырып ял итик,
чәчәкләребезне чирәмгә куябыз. Малайлар, нигә басып торасыз? Сез
дә минем янга утырыгыз.
2 бала: Бигрәк күп чәчәк җыйдык. Өйгә алып кайтып җиткерә алырбызмы икән инде без аларны?
3 бала: Әйе, өебез бик ерак шул, чәчәкләрнең яртысын калдырмыйча да булмас.
(Менә аланда малай күренә, тиз генә агач янына барып, аның ботагын сындыра һәм шуның белән куакларга суккалый башлый. Шулчак кошчык булып киенгән бала куак артыннан күтәрелеп очып китә)
1 бала: Нишлисең син, әнә кошчыкны куркыттың. Әкрен генә йөрсәң ни була?
2 бала: Аның әле йомыркалары да бардыр. Әйдә, карыйбыз.
(Барлык балалар да йөгереп куак янына киләләр. Яфракларын аралап, оя эзлиләр)
1 бала: Әнә ул оя! Таптым, таптым 2 бала: Кагылма ояга!1 бала: Ничек инде кагылма? Әнә йомыркалары нинди кечкенә, матур. Хәзер мин аларны алам. (Кулын суза)
Тавыш ишетелә:
Кем әле анда кош оясын туздырырга җыена? Күпме чәчәкләрне әрәм иттегез, агачларны сындырдыгыз.
2 бала: Чу! Кем тавышы соң бу?(Барысы да, куркып, артка чиченә. “Урман хуҗасы” чыга)
Урман хуҗасы: Бу мин, табигать сакчысы – Урман хуҗасы. Явызлардан, усаллардан табигатьне саклыйм. Гөмбә, җиләк һәм чикләвекләрне дә. Бу урманда барлык табигать хәзинәләренә мин хуҗа. Әгәр хәзер таягымны
селкеп җибәрәм икән, сез өегезгә юлны бөтенләй тапмасыз. Аңладыгызмы?
Балалар: Урман хуҗасы, зинһар, кичер безне. Без беркайчан да алай эшләмәбез.
Урман хуҗасы: Бу юлга гафу итәм, тик бер шартым бар, шартымны үтәрсезме?
Балалар: Үтәрбез, бабакай. Шартыңны әйт.
Урман хуҗасы: Шартым шундый. Әнә теге агачлыкны күрәсезмә?Балалар: Күрәбез, күрәбез.
Урман хуҗасы: Шул агачлык артында алан бар. Анда быел балалар ял итәләр, ә алар – табигатьнең чын дуслары. Урманны чүп-чардан арындаралар, кош оялары ясыйлар. Су буйларын чистартып, агачлар утырталар, үзләренә су коену урыны да ясадылар. Әйдәгез, алар янына барабыз, алар сезне дә чын табигать сакчылары булырга өйрәтерләр.
(“Урман хуҗасы” белән әлеге балалар залны әйләнеп чыгалар һәм аланга килеп туктыйлар)
Урман хуҗасы: Исәнмесез, балалар! Балалар: Исәнмесез!Урман хуҗасы: Менә сезгә кунаклар да алып килдем.
А.б.: Узыгыз, рәхим итегез! Сез менә урман аланына килеп җиттегез. Урман сезне үзенең җыры белән каршы алды. Тыңлап карагыз әле аның җырын (кош тавышларын тыңлау) кошлар сойраша, бөҗәкләр безелди, яфраклар үзара шыбыр-шыбыр нидер сөйләшә. Инде тирә-ягыбызга игътибар итегез: күпме хуш исле үләннәр, чәчәкләр үсеп утыра. Алар кешеләргә бик күп файда китерәләр.
Әйе, балалар, урманның матурлыгы-искиткеч. Нинди генә тәмле җиләкләр пешми анда. Төрледән – төрле гөмбәләрен әйтеп тә торасы юк. Әле ул үзенең дару үләннәре белән күпме авыруларны да дәвалый?! Бу турында Каюм бабагыз да бик күп мәгълүмат язып калдырган, шифаларын күрсәткән.
(Башларына төрле чәчәк битлекләре, дару үләннәре битлекләре кичән балалар чыга, алар ярым түгәрәк ясап балалар)
Каен: Өстемдәге ак күлмәгем ак кынаКара парча бизәге бар, вак кына.
Искән җилләр кагылдымы чак кына,
Челтәр шәлемне җилтим мин сак кына.
Миннән такта яралар,
Дарулар да алалар.
Кычыктан: Шат булырсыз һәрвакыт
Ашасагыз кычыктан.
Витамин ул – кычыктан,
Авырмассыз һичкайчан.
Тузганак: Яратам мин таң нурын...
Дару минем тамырым.
Шикәре дә җитәрлек,
Чәй ясасаң кыздырып,
Тәме исең китәрлек.
Балан: Суымны эч авыртсаң:
Йөткерсәң йә карлыксаң –Шәп дару юк миннән дә
Дару ясыйлар минем
Хәтта кабыгымнан да.
Гөлҗимеш: Әрәмәдә үсәм мин
Җимәш тә мин, гөл дә мин.
Витаминның оясы –
Барасы да җыясы.
Мәтрүшкә: Мин – мәтрүшкә, тыйнакмын
Зәңгәр чәчәк атамын.
Җанга, тәнгә ләззәт биреп,
Хуш исләр таратамын
Дәвалыймын ютәлләрне.
Татлы хуш исем белән.
Авырудан арынуның
Мең төрле серен беләм.
Гөлбадран: Чәчәкләрем түм-түгәрәк,
Җете сары үзләре.
Әйтерсеңлә, карап тора.
Аннап җәйнең күзләре
Дәвалыймын буыннарны,
Сызлансалар, һәммәсен.
Табам тик ярдәмдә генә
Яшәвемнең мәгънәсен
Ромашка: Сары күзле, ак керфекле
Ромашка да бар әле.
Тәкыя бик матур булыр
Кочагыңа ал әле.
Сукыр кычыткан: Мин кычыткан чакмыймын,
Шуңа да сукыр, диләр
Тик шулай да миннән бик күпДарулар әзерлиләр.
Бака үләне: Исемем сәер булса да
Мине бик хөрмәтлиләр
Киселсә дә, канаса да
Иң әйбәт дару диләр.
Менә күрдегезме! Каюм бабагыз да үз җиребезнең дәвалары бар нәрсәдән дә кадерле кыйммәт дип әйткән бит. Чит җирләргә, илләргә барып эзләп йөрисе, сатып аласы да юк. Бары тик аларны белергә, табарга, сакларга гына кирәк!
(“Су кызы” киеменнәге бер кыз керә. Аның киеменә төрле чүп-чар эленгән.
Ул авыр ынгыраша, уфылдый)
Су кызы: Уф... Уф... үләм бугай.
А.б.: Кем син чибәр кыз, нигә уфылдыйсың?
Ни булди, сөйлә тизрәк.
Су кызы: Мин сезгә хезмәт итмәдем, кешеләр?
Мин сулыш бирдем, сусавын бастым, сусыл иттем,
Юдым сезне, тазарттым, иркәләдем,
Назладым сезне, хушландырдым,
Агымсуларда агуларыгыны агыздым.
... Инде хәер, Су була торып,
Үзем пычрандым, шакшыландым, тәмам агуландым.
Ишетәсезме? Мин – су,
Су – кранып яшим,
Су – лкылдап елыйм,
Су – садым чисталыкка –
Ничек чистарыныйм?!
Мин – су, тончыгам,
Су – лышым кысыла.
Су – кыр булмасагыз, коткарыгыз!
(“Су кызы” егыла)
А.б.: Чынлап та, балалар, суны тизрәк коткарырга кирәк. Күрәсезме, аңа әллә ниләр ябышып беткән. Менә агу савыты, бусы иске күгәргән чиләк, чери башлаган агач кисәкләре, хәтта бер кисәк сабын да.
(Суны чуп-чардан арындыралар)
Су кызы (җиңел сулап куя, торып баса): Рәхмәт сезгә! Мине шакшыдан чистарттыгыз. Хәл дә кереп китте. Әйдәгез әле, шул шатлыктан һәммәбез бер биеп алыйк (Күмәк бию).
А.б.: Су кызы, син утырып ял ит, ә без сиңа “Сандугачлы Ак инеш” дигән шигырь сөйләп китщрбез.
Бала: Исәнме, Ак инеш!
Аптырап калдың мәллә,
Бу, дип, нинди кунаклар?
Ярыңа утыртырга
Алып килдек куаклар.
Юкса тирә ягыңда
Агачлар бетеп бара,
Сулыклар кибеп бара.
Казларың бөтенләйгә
Очып китсә, нишләрсең?
Балыкларың диңгезгә
Качып китсә, нишләрсең?
Сандугачлар кунарга
Яшел талың калмаса,
Керәшәле ярларга
Ак дулкының какмаса,
Син дә кибеп бетәрсең,
Кешегә үпкәләрсең.
Ә син агарга тиеш,
Ә син чабарга тиеш,
Сабантуйлар каршына
Бары тик ап-ак килеш,
Сандугачлы Ак инеш.
А.б.: Шулай, балалар, суны, җирне, һаваны пычратмаска, аларның кадерен белергә кирәк.
Су кызы: Әйе, суны пычрату – бик тә зарарлы. Агулы, пычрак суны эчеп, кеше үзе дә, бар тереклек тә үләргә мөмкин.
А.б.: Ә хәзер бергәләшеп “Чишмәне кем тизрәк чистарта?” дигән уен уйнарбыз.
Уен: “Чишмәне кем тизрәк чистарта?”
(Уен барышы:Ике командага бүленәләр. Һәр командага сулык һәм чүп-чарларның икенче яртысы ясалган рәсемнәр җыелмасы бирелә. Сулыкта чүп-чарларның ярты рәсеме генә сурәтләнгән. Балалар чүп-чарның икенче яртысын алып, рәсемдәге чүп-чарны тулыландырып, аларны алып куярга тиешләр.)
А.б.: Ә хәзер балалар сезгә “Болын” дигән шигырь сөйләрләр. Аны аларга бабалары өйрәткән.
Бала: Авылның ике башында
Ямь-яшел болын иде,
Мин анда һич гамь белмәүче
Бер иркә колын идем.
Яз җиттеме шул болында
Тургайлар җырлый иде,
Җанны иркәләүче моңнар
Көн буе тынмый иде.
Төн бөеклы тугаенда
Аккоштай йөзә идек,
Уха ашыйсы килгәндә,
Балык та сөзә идек.
Бала: Ул болынны тракторлар
Ертып үткәннәр иде
Балачагым эзен алар
Күмеп киткәннәр инде.
Тигәнәк, шайтан таягы
Болынны баскан инде,
Күзеңнең явын алырлык
Ямьнәре качкан инде.
Бала: Тургайлар да килми хәзер
Җыр сузарга бирегә,
Яргаланган туфракныКояш кына көйдәрә.
Нигә шулай табигатьнең
Ямен тетәбез икән?
Кызыл китапка үзебез
Килеп кермәбез микән?!
А.б.: Табигатьне кадерләп, саклап тормасаң, ул бозыла, ямен югалта. Менә безнең балалар шул урманда ял итәләр. Бер үк вакытта файдалы эш тә башкаралар. Әйдәгез әле, туган җиребезне мактап, бер җырлап алыйк.
Җыр: “Гөлләрем-гөлкәйләрем”.
А.б.: Инде уңганлыгыбызны тагын бер кат раслап, яңа утырткан агач үсентеләренә су да сибәп алыйк.
Уен: “Кем суны тизрәк сибеп бетерә?”
(Уен барышы: Шулай ук командаларга бүленәләр. Ике командага да савыт белән су һәм кашык бирелә. Алар чиратлап, каршы якта торучы агачка, кашык белән түкмичә су сибәргә тиеш булалар.)
А.б.: Җиребез, суыбыз, һавабыз да безнең яхшы эшләребезгә яхшылык белән җавап кайтаралар. Агачларда тәмле җимешләр пешә, тутәлләрдә төрле яшелчәләр, кырларда мул игеннәр, бакча, болын һәм урманнарда хуш исле чәчәкләр үсә. Без аларга карап сокланабыз.
Урман хуҗасы: Ничек соң, бәләкәчләрем, бу уңган балалар сезгә ошадымы соң?
Балалар: Бик тә ошады.
Бала: Мин дә үз ялгышымны аңладым. Чынлап та, әгәр мин теге агачны сындырмаган булсам, киләсе елда аның чикләвеге тагын да күп булыр иде.
Бала: Без дә чәчәкләрне алай күп итеп җыймабыз. Хәзер без дә сезгә шигырьләр сөйлеп күрсәтәбез.
Туган як күгендә йолдызларТоныкланса бер көн, нишләрмен?
Мин үскәч корыса соңгы тал,
Серемне кемнәргә сөйләрмен?
Сандугачлар бизсә бакчамнан,
Ят күрсә җиремне торналар,
Нишләрмен кипсәләр күлләрем,
Корыса күкеле урманнар.
Бала: Тургайлар очмаса биектә,
Тозланса саф сулы чишмәләр,
Саекса илемдә елгалар,
Киләчәк буыннар нишләрләр?А.б.: Саф җилләр сыйпасын чәчемнән,
Саф һава аллатсын битемне,
Юлымда чирәмнәр үсеннәр,
Бергә: Кешеләр, саклагыз җиремне!
Кулланылган әдәбият:
1. “Мәгариф” журналы;
2. Энҗе Мөэминова, Р. Гыйләҗева, Х. Халипов, Рахман Хисмәтуллин, Р.Бәшер,
Ә. Габиди, Гөлназ Набиуллина шигырьләре.
3. К.Насыйриның “Шифалы үләннәр” китабы.
“Җырлыйк та, биек тә.” М. Кәшәпов
Автор: Хайруллина Гулина Гумаровна