Главная / Дошкольное образование / Развитие речи

Без дус,тату гаилә

Скачать
18.68 КБ, 530292.docx Автор: Шайдуллина Раиля Фаилевна, 30 Мар 2015

Максат: гаилә темасына кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм кулланырга өйрәтү.

Бурычлар:

Белем бирү бурычы: гаилә сүзен кулланышта кертү, балаларны Г.Тукай тормышы белән таныштыруны дәвам итү;

Үстерешле бурычлар: балаларны үрнәк буенча кыска хикәя төзергә өйрәтү; балаларның сорауларга җавап бирү сәлатен үстерү;

Тәрбияви бурычлар: гаилә әгъзаларына карата хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү.

Җиһаз: курчак Алсу, Г.Тукай сурәте, “Бала белән күбәләк”, “Су анасы”, “Шүрәле” әсәрләренә иллюстрацияләр, магнитофон, Г.Тукайның “Безнең гаилә” шигыре дискы, интерактив такта, һөнәр сурәтләре.

Алдан үткәрелгән эш: г.Тукай әсәрләре белән таныштыру, иллстрацияләрен карау.

Тәрбияченең шөгыльгә әзерлеге: төркемне җилләтү, әсбапларны кую, балаларны әзерләү.

Шөгыль барышы:

- Исәнмессез, балалар. Матур итеп утырыгыз, кулларны, аякларны матур куегыз. Балалар, бүген безгә Алсу кунакка килде. Әйдәгез әле аның белән исәнләшик.

- Исәнме, Алсу.

- Исәнмессез.

Ә хәзер менә бу сурәткә карагыз әле. Әлеге рәсемдә сез кемне күрәсез?

- Габдулла Тукайны.

- Әйе, дөрес. Балалар, искә төшерик әле, Габдулла Тукай нинди шигырьләр, әсәрләр язган?

- Габдулла Тукай “Бала белән күбәләк”, “Су анасы”, “Шүрәле” әсәсрләрен язган. (иллюстрацияләр күрсәтелә)

- Балалар, ә безнең Алсу Габдулла Тукайның “Безнең гаилә” шигырен беләм ди. Әйдәгез, без дә әлеге шигырь белән танышыйк.(шигырьне магнитофон тасмасыннан тыңлау)

- Габдулла Тукай “Безнең гаилә”.

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи-

Безнең өйдә без җидәү: безнең песи җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнең беелән бергә йоклый ул,

Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

- Балалар, әйтегез әле, әлеге гаиләдә кемнәр яши?

- Әти, әни, әби, бабай һәм бер песи.

- Дөрес әйтәсез. Ә хәзер балалар, әйтеп карагыз әле, алар барысы бергә ничек аталалар.

- Алар барысы бергә гаилә булалар.

- Булдырдыгыз, балалар. Гаилә дигән бу кечкенә генә төшенчәгә безнең әти, әни, әби, бабай кебек иң якын кешеләребез керә. Балалар, уйлап карагыз әле, әлеге гаиләдә кем нәрсә белән шөгелләнә?

- Песи өйне тычканнардан саклый.

- Дөрес. Балалар, әйдәгез әле әлеге гаиләнең гаилә альбомын карыйк. Һәр рәсемдә бер гаилә әгъзасы сурәтлән. Әлеге картиналарга карап кем сурәтләнүен, кайда эшләвен әйтегез. Мәсәлән: Бу абый. Ул йортлар төзи. Төзүче булып эшли.

- ______ , беренче рәсемгә карап, кем сурәтләнүен, һәм кем булып эшләвен әйтеп бир әле.

- Бу әти, ул машина йөртә. Шофер булып эшли.

- Дөрес. Икенче рәсемне _____ әйтеп бир әле.

- Бу әни, ул ашарга пешерә. Пешекче булып эшли.

- Булдырдың. Өченче рәсемнен ______ аңлат әле.

- Бу апа, ул күлмәк тегә. Тегүче булып эшли.

- Дүртенче рәсемне аңлатырга тели? _______ аңлат әле?

- Бу әби, ул бәйләм бәйли.

- Бик дөрес. Һәм бишенче рәсемне ______ аңлатсын.

- Бу бабай, ул китап укый.

- Булдырдыгыз балалар. Ә хәзер әйдәгез “Күрсәт әле үскәнем” уенын уйнап алыйк әле. Алга тезелеп басыгыз.

- Күрсәт әле үскәнем, ничек йөри әтиләр?

- Менә шулай, менә шулай, шулай йөри әтиләр (солдатлар кебек).

- Күрсәт әле үскәнем, ничек йөри әниләр?

- Менә шулай, менә шулай, шулай йөри әниләр (биек үкчәле туфли кигән кебек).

- Күрсәт әле үскәнем, ничек йөри бабайлар?

- Менә шулай, менә шулай, шулай йөри бабайлар (кулларын артка куеп. бөкрәеп).

- Күрсәт әле үскәнем, ничек йөри әбиләр?

- Менә шулай, менә шулай, шулай йөри әбиләр (таякка таянып).

- Булдырдыгыз, балалар. Алсу безгә үзенед гаиләсе турында сөйләргә тели. Әйдәгез әле аны тыңлыйк.

- Минем исемем Алсу. Мин әти, әни һәм кечкенә сеңелем белән яшим. Әти табиб, әни сатучы булып эшли. Мин сеңелем белән бакчага йөрим. Мин аларны яратам.

- Балалар, Алсу безне үзенең гаиләсе белән таныштырды. Хәзер без дә үзебезнең гаилә турында сөйлик. Кем Алсуны үзенең гаиләсе белән таныштырырга тели? (балалар теләге буенча 2-3 баладан сорала).

- Балалар, Алсуга сезнең гаиләгез турында сөйләвегез бик ошаган. Ләкин бүген барагыз да Алсуны үз гаиләсе белән таныштыра алмады. Алсуны икенче юлы безгә кунакка килүенә гаилә альбомы ясарбыз. Алсуның китәр вакыты җитте. Әйдәгез аныд белән саубуллашыйк.

- Сау бул, Алсу.

- Сау булыгыз.

- Балалар, бабай, әби, әти, әни барысы бергә кем булалар?

- Алар барысы бергә гаилә булалар.

- Әйе, без бүген дәрестә гаилә турында сөйләштек. Безнең барыбызның да үз гаиләсе бар. Без үз гаиләбезне яратып, хөрмәт итеп яшәргә тиеш.


Автор: Шайдуллина Раиля Фаилевна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Без дус,тату гаилә Шайдуллина Раиля Фаилевна 30 Мар 2015
документ без - бер тату гаилә CАХАПОВА ГУЛЬНАРА САЛИХОВНА 4 Апр 2015
документ Әти, әни һәм мин - тату гаилә Гаязетдинова Альфия Имамутдиновна 1 Апр 2015
документ "Тату гаилә". - "Дружная семья". павлова анжела эвриковна 20 Мая 2015
документ Безнен тату гаилә Хусаенова Ильсияр Зиннатовна 5 Окт 2015
документ "Тату гаилә" Гильмутдинова Лилия Разифовна 17 Окт 2015
документ Без – спорт сөюче гаилә! Шакирова Альфинур Халимовна 26 Окт 2015
документ "ДУС БУЛЫЙК, ТАТУ БУЛЫЙК" Минехузина Лейсан Рафисовна 4 Дек 2015
документ Занятие по развитию речи в старшей группе "Тату гаилә" Ибрагимова Рузиля Рифхатовна 26 Окт 2015
документ МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . хисамова флюра афраимовна 6 Дек 2015
документ Без – спорт сөюче гаилә! Шакирова Альфинур Халимовна 17 Ноя 2015
документ Гаилә - бәхет ачкычы! Нургаянова Гульназ Зиннуровна 31 Мар 2015
документ Гаилә бәйрәме Садирова Рамиля Котдусовна 31 Мар 2015
документ Гаилә бәйрәме Салахова Миляуша Данифовна 31 Мар 2015
документ Гаилә көне Хамматова Лилия Мансуровна 31 Мар 2015
документ Гаилә бәйрәме Ахмадуллина Фарида Фаритовна 31 Мар 2015
документ Сәламәт гаилә. Садртдинова Флера Ибатулловна 31 Мар 2015
документ Гаилә бәйрәме Муллашова Эльмира Раисовна 31 Мар 2015
разное Балалар бакчасы һәм гаилә - гел бергә Байрамова Резида Габделбаровна 1 Апр 2015
документ Гаилә бәйрәме Давлетшина Роза Радиковна 15 Окт 2015
документ Гаилә бәйрәме Хусаенова Ильсияр Зиннатовна 16 Окт 2015
документ Гаилә бәйрәме Галимуллин Ильшат Рашитович 5 Апр 2015
презентация, документ Гаилә бюджеты Нуриева Гульчачак Рустамовна 2 Фев 2016
документ Гаилә бәйрәме Шайхелмарданова Нурания Абударовна 30 Янв 2016
видео Гаилә белән карау өчен татар телендә мультфильм Гайнуллин Рамиль Рашитович 11 Апр 2016
документ Гаилә бәйрәме Шафигуллина Суфия Миннекамиловна 11 Апр 2016
документ Китаплы гаилә - бәхетле гаилә. Хазиева Венера Мазгаровна 31 Мар 2015
документ “Сүрелмәсен гаилә учагыбыз” темасына гаилә бәйрәме Асадуллина Гульфина Габделфартовна 4 Апр 2015
документ Спорт яратучы гаилә Зарипова Рамзия Рашитовна 20 Мар 2015
разное Гаилә бәйрәме "Күңелле дәресләр" Сибгатуллина Рушания Ильдусовна 20 Мар 2015
документ Гаилә бәйрәме Галлямова Гульназ Мубараковна 20 Мар 2015
документ гаилә елында изге эшләр Хисамова Нурсия Муллануровна 20 Мар 2015
документ ГАИЛӘ ПЕДАГОГИКАСЫ ТӘРБИЯЛИ.(Ата - аналар өчен) Галлямова Найля Газимовна 20 Мар 2015
документ Гаилә бәйрәме Галина Фаразина Миннефановна 20 Мар 2015
документ гаилә бәхете-балада Хафизова Дамира Мунировна 21 Мар 2015
документ Гаилә бәйрәме Нигматзянова Суфия Рустямовна 30 Мар 2015
документ Әни һәм мин - спорт сөюче гаилә. Садртдинова Флера Ибатулловна 30 Мар 2015
документ Гаилә бәйрәме. Сулейманова Миляуша Маратовна 31 Мар 2015
документ Гаилә һәм мәктәп. Нурлыева Лайла Валиевна 31 Мар 2015
документ Гаилә бәйрәме Альмиева Гульзия Мансуровна 31 Мар 2015