Главная / Дошкольное образование / Музыкальное воспитание

2 кечкенәләр төркемендә Яңа ел сценариясе

Скачать
16.85 КБ, 526580.docx Автор: Багаветдинова Зульфия Гиззиттиновна, 30 Мар 2015

Яңа ел сценариясе .

( Яңа ел көе яңгырый, балалар залга керәләр һәм түгәрәккә басалар).

А.б: Карагыз әле, балалар, нинди матур зал, ул ничек матур итеп бизәлгән. Уртада яңа ел символы- яшел чыршы. Әйдәгез, аның янында әйлән- бәйлән уйныйбыз:

Бүлмәдә чыршы агачы,

Ул яшелдән киенгән.

Чыршы да урманнан безгә

Бәйрәм итәргә килгән.

1 бала: Күрәсезме чыршыны?

Матур итеп киенгән.

Безгә калын урманнардан

Ул кунак булып килгән.

2 бала: Күрегез бу чыршыны,

Чыршының да чып-чыны!

Нинди төз, матур, биек,

Тора түшәмгә тиеп.

А.б: Матур уенчыклары,

Никтер янмый утлары?

Әй чыршы, чыршы, чыршы!

Утларыңны кабызчы,

Безнең күңелне күрче.

Бергә: 1,2,3 чыршы утларыңны кабыз!(2 тапкыр).

А. б: Менә нинди матур безнең чыршы . Әйдәгез әле, балалар, чыршыбызга багышлап җыр җырлап алыйк әле.( яшел чыршы җыры).

А.б: ә хәзер балалар, урыннарга утырдык.( залга чыршы төбенә сиздерми генәаю кереп утыра.а.б. чыршы төбеннән бияләө табып ала.)

А.б: Балалар, карагыз әле, нәрсә бу?( балалар җавабы). Балалар, бу бияләйне кем югалтты микән?( чыршы төбенә карый, кинәткенә аю килеп чыга). Син бияләеңне югалтмадыңмы?

Аю: мин шуны эзли идем инде.Әй рәхмәт сезгә, балалар ( йоклагандай итә).

А.б: карагыз инде бу аюга бияләен киюгә йоклап та киткән, алай ярамый бит инде.Балалар, әйдәгез әле аюны йокысыннан уятыйк, бер уен уйнап алыйк.( шалтыравыклар белән уен). Уенның тәртибе болай: музыка уйнаган вакытта шалтравыкларны шалтратабыз, ә инде музыка туктагач артка яшерәбез.( уен вакытында аю чыга).

Аю: Балалар, сез нигә тавышланасыз? Миңа йокларга ирек бирмисез. Мин бит кыш көне йокларга тиеш.

А.б: әй. Аю дус, син безне ачуланма инде. Бездә бүген бәйрәм бит- чыршы бәйрәме. Балалар белән җырлап, биеп күңел ачабыз. Әйдә син дә безнеә белән биеп ал, без сине башка борчымабыз.( аю бии).

А.б: Ярый аюкай, бик зур рәхмәт сиңа. Ә хәзер бар инде өнеңә кер.

Аю: Бик зур рәхмәт сезгә балалар, бик күңелле булды. Ә хәзер миңа йокларга вакыт, сау булыгыз.

А.б: ( чыршы төбеннән тагын бер бияләй табып ала.) Балалар, карагыз әле, нинди матур бияләй. Кем югалтты икән аны?

( Кыш Бабай һәм Кар Кызы керәләр).

К.б: Мин Кыш Бабай, Кыш Бабай !

Бик ераклардан килдем

Ракетага утырып,

Ай тирәсендә йөрдем

Бәйрәм белән котлыйм барыгызны,

Сезгә бәхет-шатлык өләшәм.

Залда утыручы дуслар

Хөрмәт белән сезгә эндәшәм.

К.к: Күп бакчаларда булдык.

Мондый матур чыршы күрмәдек.

А.б: Исәнмесез Кыш бабай һәм Кар кызы! Бәйрәмебездә сезне күрүебезгә бик шатбыз.

Йолдызлар төшеп кушылган,

Чыршыдагы утларга

Кыш бабай белән Кар кызы килгән безне котларга.

К.к: Сезнең белән күрешүебезгә бездә бик шат. Сез бүген шундый матурлар, күркәмнәр.

Балалар.чыршы төбеннән минем бияләямне тапмадыгызмы? Күрмәдегезме?

Балалар: Күрдек менә ул.

К.к: бияләем табылды.

А.б: Әйдә Кар кызы, бияләеңне алыр өчен бер биеп күрсәт әле.

К.б: Карт булсам да, яшьләр кебек бер биеп алыйм әле. Әйдә, кызым.

А.б: Кыш бабай, син арыгансыңдыр индеял итеп ал,ә без сиңа үзебезнең һөнәрләребезне күрсәтербез.( бию).

А.б: Ә хәзер балалар үзләренең шигырьләрен сөйләрләр.(кыш бабай җыры)

К.к: Кыш бабай, балалар сиңа шигырьләрен сөйләде,җырлар җырлады,биеде.Ә син бернәрсәне дә онытмадыңмы?

К.б: Ә нәрсәне?

Балалар: бүләкләрне.

К.б: Ай минем тишек башым!

Бөтенләй онытканмын,

Капчыгымны кайдадыр

Югалтып калдырганмын! ( эзләнә).

Ай, яй ә бүләкләр капчыгын кар күмеп киткән. Балалар миңа бүләкләрне табарга

булышыгыз.

К.к: Балалар,әйдәгез Кыш бабайга бүләкләрне табарга булышабыз.(эзлиләр бүләкләрне кар өеменнән табып алалар.)

А.б: Булдырдыгыз балалар. Менә бүләкләрне дә таптык.Әйдәгез, хәзер урыннарга утырабыз. Ә Кыш бабай безгә бүләкләр бирер.

К.к: Бик күңелле үтте бәйрәм ,

Безгә китәргә кирәк.

Телим сезгә яңа елда

Тагын да зур үсәргә.

К.б: Сезнең кебек дус балалар артканнан арта барсын,

Бер елдан соң очрашырга тагын да язсын.

Сау булыгыз, балалар! Киләсе очрашканга кадәр!

А.б: Менә бәйрәмебез дә ахрына якынлашты, сезгә игелек, саулык-сәламәтлек, ак бәхетләр телми. Саубулыгыз!


Автор: Багаветдинова Зульфия Гиззиттиновна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ 2 кечкенәләр төркемендә Яңа ел сценариясе Багаветдинова Зульфия Гиззиттиновна 30 Мар 2015
документ "Кар кызында кунакта" 2 кеч. төркемендә яңа ел сценариясе Шайхутдинова Гузель Робертовна 14 Янв 2016
документ Зурлар төркемендә Яңа ел сценариясе. Галина Лилия Камиловна 15 Дек 2015
документ Хуш киләсең, Яңа Ел! Кечкенәләр төркемендә бәйрәм иртәсе. Хабибуллина Альбина Мударисовна 31 Мар 2015
документ "Яңа ел" бәйрәме сценариясе Рахматуллина Гузель Рафисовна 2 Мар 2016
документ Яңа ел бәйрәме сценариясе Садриев Равиль Мухтарович 20 Мар 2015
документ Яңа ел сценариясе 8-11 класслар өчен Ризатдинова Гульназ Закиевна 1 Апр 2015
документ Яңа ел сценариясе (зурлар төркеме) Галина Лилия Камиловна 21 Янв 2016
документ Яңа 2014 ел Хабибуллина Танзиля Магсумовна 2 Сен 2015
разное Яңа ел бәйрме Мухаметзянова Эльвира Рамисовна 2 Мар 2016
аудио "Яңа ел" - Ләйлә Яппарова Миннахметова Накия Хамбаловна 2 Фев 2016
документ 2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН" Закирова Ильсия Валиахметовна 30 Мар 2015
документ 2 кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү дәресе. "Сихерле урман" Закирова Ильсия Валиахметовна 1 Апр 2015
документ "Күңел ачыйк бергәләп" (2 кечкенәләр төркемендә гаилә бәйрәме программасы) Мирзагитова Гульсия Рисуновна 27 Сен 2015
документ 2 кечкенәләр төркемендә "Уңган бармаклар" түгәрәге Шайхутдинова Гузель Робертовна 17 Янв 2016
разное Икенче кечкенәләр төркемендә ял вакыты Галина Лейсан Фаязовна 30 Мар 2015
видео Яңа ел. Нигматуллина Фарида Гусмановна 10 Июн 2015
документ Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча 2 нче кечкенәләр төркемендә күрсәтелгән ачык шөгыль конспекты "Куянкай белән сәяхәт". Гибадуллина Ляйсан Хусаеновна 1 Июл 2015
документ Яңа ел (2 мл.гр.) Белогубкина Елена Валерьевна 9 Мар 2016
документ Яңа ел Бәйрәме. Аширова Альфира Накиповна 2 Мар 2016
документ Яңа ел бәйрәме Ахметшина Айгуль Фаукатовна 2 Мар 2016
документ яңа ел тамашасы Басыйрова Чулпан Инсафовна 31 Мар 2015
разное "Хуш киләсең, Яңа ел" Нигматуллина Фарида Гусмановна 3 Мар 2016
разное "Хуш киләсең, Яңа ел" Нигматуллина Фарида Гусмановна 12 Янв 2016
документ Беренче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле. Фархуллина Розалия Нурмухаметовна 31 Мар 2015
разное II кечкенәләр төркемендә үткәрелгән әвәләү эшчәнлеге "Куян". Асылова Дильбар Мударисовна 31 Мар 2015
разное I- II нче кечкенәләр төркемендә "Бармак" уеннары. Сибгатуллина Алсу Ахияровна 18 Дек 2015
разное I- II нче кечкенәләр төркемендә "Бармак" уеннары. Сибгатуллина Алсу Ахияровна 18 Дек 2015
разное Яңа ел бәйрәменә сценарий "Хуш киләсең,Яңа ел!" Нургалиева Лилия Фарсиевна 31 Мар 2015
документ 2нче кечкенәләр төркем балалары өчен әтиләр бәйрәменә багышланган кичәнең сценариясе. Аухадшина Светлана Александровна 6 Дек 2015
документ Яңа ел кичәсе Бадретдинова Дина Салимовна 20 Мар 2015
документ Кичке Яңа ел Вахитова Елена Петровна 21 Мар 2015
документ "Яңа ел бәйрәменә сценарий". Зарипова Лидия Азгатовна 21 Мар 2015
документ Яңа ел тамашасы Альмиева Гульзия Мансуровна 31 Мар 2015
документ Яңа ел могҗизасы Гусманова Гульнара Фирдусовна 31 Мар 2015
документ Яңа ел сценарие Сафиуллина Фирзалия Халиловна 31 Мар 2015
документ Простоквашинода Яңа ел Ситдикова Милеуша Асхадулловна 31 Мар 2015
документ Яңа ел тамашасы Муллагалиева Гульназ Кашафовна 31 Мар 2015
документ "Яңа ел кичәсе" Гильфанова Ильмира Альбертовна 1 Апр 2015
документ Яңа ел тамашасы. Юзмиева Сурия Габидулловна 1 Апр 2015