Главная / Дошкольное образование / Разное

Дидактик уеннар

Скачать
831.8 КБ, 797692.docx Автор: Шайхутдинова Юлдуз Фаритовна, 31 Мар 2015

ДИДАКТИК УЕН: “БӘЙРӘМГӘ ӨСТӘЛ ӘЗЕРЛИБЕЗ!”

Максат: Уйлау-фикерләү сәләтен үстерү, зәвык тәрбияләү. Төсләрне кирәгенчә сайлап алырга, аларга туры килүчеләрен сайларга өйрәтү.

Уен барышы: балаларның алдына төрле төстәге кисмә (кызыл, сары, яшел, зәңгәр) ашъяулыклар куелган һәм шундый ук төстәге савыт-сабалар (төсле картон яисә кәгазьдән). Балаларның төп бурычы савыт-сабаларны тиешле төстәге ашъяулыкларга туры китереп урнаштыру.

ДИДАКТИК УЕН “ҖЫЛЫ-САЛКЫН”

Эстетик тәрбия бирүдә рәсем ясауның роле бик зур. Рәсем ясау аша бала үзен чолгап алган әйләнә-тирәгә мөнәсәбәтен күрсәтә. Алар үзләренең күзаллауларын киңәйтәләр, эстетик зәвык, иҗади сәлатләрен үстерәләр, бармак-кул мускулларын ныгыталар, уйлау-фикерләү сәләтләрен үстерәләр.

ДИДАКТИК УЕН “ТЫЛСЫМЛЫ ШАРЛАР”

Максат: Төсләрне таный белергә өйрәтү. Предметларны бер-берсенә куеп карау юлы белән кирәкле төсне сайлап, туры китерергә өйрәтү.

Уен барышы: Кәгазь битләрендә төрле төстәге җепләр ясалган. Алар янына туры килүче шарлар киселгән. Тәрбияче балалар белән төсләрне ныгыта, балалар җеп белән шарны туры китерәләр.

ДИДАКТИК УЕН “НӘРСӘ ИКӘНЕН БЕЛЕП КАРА?!”

Максат: балаларның уйлау-фикерләү сәләтен үстерү. Төс, форма, зурлыкны туры китереп рәсемне дөрес итеп ясап бетерү.

Уен барышы: Альбом битендә ярты җисем ясалган. Мәсәлән, чәчәк, өй һ.б. Бала аның нәрсә икәнлеген белеп, калган ярты өлешен, төс, форма, зурлыгын туры китереп ясап, буяп бетерергә тиеш.

ДИДАКТИК УЕН: “ЯЛГЫШНЫ ТАП!”

Максат: Балаларны картинада булган ялгышны таба, күрсәтә һәм ни өчен дөрес булмаганлыгын аңлата белергә өйрәтү.

Уен барышы: Балалар каршына картина куела (бертөрле төсләр гаммасыннан ясалган). Бу картинага берәр якты, җылы төс кулланылган предмет куелган. Балалар аны күрергә, аерырга тиеш һәм нилектән бу картинада артык икәнен аңлатырга тиешләр.

ДИДАКТИК УЕН: “ТӨСЕН ДӨРЕС ИТЕП ӘЙТ!”

Максат: Төсләрне аера белергә. Теге яки бу предмет, җисем һәм әйберләрнең төсен дөрес әйтә белүләренә ирешү.

Уен барышы: Альбом битендә төрле төстәге әйберләр бирелгән (алма, йолдыз, яфрак һ.б.). Балага теге яки бу әйбернең чынлыкта нинди төстә булуын әйтеп бирергә кирәк. (Мәсәлән, яфракның).

ДИДАКТИК УЕН: “ТӨСНЕҢ ДУСЛАРЫН ТАП”

Максат: төсләрне аера, шундый төстәге берничә предметларны берләштерергә өйрәтүне ныгыту.

Уен барышы: Альбом битләренә төрле предметларның силуэтлары ясалган. Балаларның бурычы: сары, яшел, зәңгәр, кызыл төсләрнең дусларын табып, буяу.

ДИДАКТИК УЕН: “ҖИЛӘК-ҖИМЕШЛӘРНЕ ҖЫЙ!”

Максат: Төрле композицияләр төзергә, алар белән эш итәргә өйрәнү (натюрморт).

Уен барышы: конверт эчендә төрле җиләк-җимешләрнең, тәлинкә, һәм кәрҗиннәрнең киселмәләре ята. Шул предметларның берәрсен сайлап, үзеңә ошаган натюрморт төзү.

ДИДАКТИК УЕН: “РӘСЕМНЕ ЯСАП БЕТЕР”

Максат: Уйлау-фикерләү сәлатен үстерү, нәрсә ясала башлаганын танып, шул рәсемне дәвам итеп, ясап бетерү.

Уен барышы: Картиналарда (куян, чыршы һ.б) ясала башлаган яки кайбер өлешләре генә төшерелгән предметлар бирелгән. Балалар нәрсәлеген белеп. Шул рәсемне дәвам итеп ясап бетерәләр һәм тиешле төскә буилар.

ДИДАКТИК УЕН: “ТЫЛСЫМЛЫ ФИГУРАЛАР”

Максат: Уйлау-фикерләү сәләтен үстерү. Рәсем ясау алымнарын ныгыту.

Уен барышы: Карточкаларда геометрик фигуралар төшерелгән, ләкин алар төрле зурлыкта. Шуларга карап, бу фигураларның нинди әйбергә охшаганлыгын белеп, кирәкле өлешләрен ясап бетереп, буяу (җисемне җанландыру).

ДИДАКТИК УЕН: “ТАБИГАТЬ КОЧАГЫНДА»

Максат: Табигатькә, ел фасылларына кагылган композицияләр төзергә өйрәтү. Аерым өлештән бердәмне барлыкка китерү. Табигатькә мәхәббәт, соклану хисе тәрбияләү.

Уен барышы: Конвертта төрле ел фасылларында бирелгән агач, җиләк-җимешләр, үләннәрнең кисмәләре ята. Балаларга шул агач, үләннәрне сайлап алып бердәм бер матур пейзаж уйлап табып, ясарга кирәк.

ДИДАКТИК УЕН: “КАРТИНАНЫ ТАНЫ»

Максат: Берничә кисәктән берне төзүне, җыюны ныгыту. Матурлыкны күрә белергә өйрәтү. Композицион жанрларны ныгыту.

Уен барышы: Балаларның алдында конвертлар. Бу конвертлар эчендә берничә өлешкә бүленгән картиналар ята. Балаларның төп бурычы бу картиналарны дөрес итеп җыеп. Нинди жанрда иҗат ителгәнен әйтеп бирү.

ДИДАКТИК УЕН: “ТЫЛСЫМЛЫ ОВАЛ”

Максат: Уйлау, фикерләү сәләтен үстерү. Балаларны булган геометрик фигуралардан төрле әйберләр ясарга өйрштү.

Уен барышы: Башта балалар белән төркемдә һәм әйләнә-тирәдә овалга ошаган предметларны карау. Соңыннан аларга овалдан берәр әйбер ясарга тәгъдим итү.

ДИДАКТИК УЕН: “ЭКСПЕРТЛАР”

Максат: Жанрлар турында белемнәрне ныгыту. Игътибарлылык тәрбияләү. Балаларның уйлау-фикерләү сәләтләрен үстерү. Эстетик зәвык тәрбияләү.

Уен барышы: Балаларга төрле ңанрдагы картиналар бирелә. Алар аның кайсы ңанрда язылганын белергә тиешләр. Үзләренең җавапларын аңлата белергә тиешләр.

ДИДАКТИК УЕН: “КӨЗГЕ МУЗЕЙДА”

Максат: Истә калдыру, хәтерне ныгыту. Игътибарлылык тәрбияләү. Уйлау-фикерләү сәләтен үстерү.

Уен барышы: 5-6 картина күрсәтелә. Аларның һәрберсенә цифр сугылган. Балалар аларны игътибар белән карап, кайсы цифр астында ниндирәк картина, нәрсә төшерелгәнен истә калдырырга тиешләр. Берәр персонаж яисә тәрбияче үзе берәр картинаның эчтәлеген балаларга сөйли, алар исә кайсы цифр астындагы картина турында сүз барганын белеп, шул цифр астындагы карточканы күтәрергә тиеш була.

ДИДАКТИК УЕН: “САЛАВАТ КҮПЕРЕ”

Максат: Салават күперенең төп төсләрен белү дәрәҗәсен ныгыту. Уен вакытында салават күперендәге төсләрне булдыру.

Уен барышы: Балалар берничә төркемгә бүленәләр (салават күперендә ничә төс шуңа карап). Һәр балага берәр төсле лента бирелә. Тәрбияче уен тәртибе белән таныштыра. Бала үзе генә, ягъни аерым су тамчысы, ә барысы бергә алар салават күперен барлыкка китерәләр. Музыка (яңгыр тавышы яздырылган аудиоязма) уйнаганда балалар төркем буйлап йөриләр, уйныйлар. Музыка үзгәрә, кояш чыга, балалар бергә җыелып, салават күпере барлыкка китерергә тиешләр (нәкъ салават күперендәге төсле).


Автор: Шайхутдинова Юлдуз Фаритовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Дидактик уеннар Шайхутдинова Юлдуз Фаритовна 31 Мар 2015
презентация Математикадан дидактик уеннар Магданова Ания Гилмегаяновна 31 Янв 2016
презентация Математикадан дидактик уеннар Ямалова Гулфара Мунавировна 20 Янв 2016
документ УМК буенча дидактик уеннар Ахметшина Раушания Галимзяновна 4 Апр 2015
документ Балалар бакчасында дидактик уеннар. Халимова Рузалия Рифкатовна 5 Апр 2015
презентация Дидактик уеннар аша экологик тәрбия бирү Сабирова Рамзия Галимзяновна 17 Мар 2016
презентация УМК буенча дидактик уеннар Миннебаева Алсу Фагиловна 22 Фев 2016
презентация "Кызыклы Математика" дидактик уеннар, презентация. Кашапова Гульнара Раисовна 14 Янв 2016
презентация "Кызыклы Математика" дидактик уеннар. Кашапова Гульнара Раисовна 14 Янв 2016
документ Дәресләрдә уеннар, күрсәтмә Һәм дидактик материаллар куллану Зиганшина Лилия Суфияровна 20 Мар 2015
документ "Уеннан сүзгә" (4 - 7 яшьлек балалар өчен дидактик уеннар җыентыгы) Гимранова Роза Закиевна 30 Мар 2015
документ Милли уеннар Фазуллина Гульшат Хавиловна 21 Мар 2015
презентация Математик уеннар Гумерова Зульфия Альбертовна 30 Мар 2015
документ Милли уеннар. Имамгалиева Филария Муллануровна 31 Мар 2015
презентация Математик уеннар Камалова Александра Павловна 31 Мар 2015
презентация Математик уеннар Низаметдинова Райля Анваровна 31 Мар 2015
документ Уку дәресендә уеннар. Сафина Гульсина Назиповна 1 Апр 2015
документ Сюжетлы-ролле уеннар Вагапова Алсу Юсуфовна 26 Окт 2015
документ Көзге уеннар Камалиева Гөлназ Рәисовна 25 Окт 2015
документ Үстерелешле уеннар. Нуретдинова Гульзида Махсумовна 19 Дек 2015
документ Математикадан уеннар Тимерова Венера Флусовна 31 Янв 2016
документ Уеннар. Тазиева Эльфира Василевна 10 Фев 2016
документ Сыйфатларны өйрәнү өчен дидактик материаллар Агмалетдинова Роза Николаевна 20 Мар 2015
документ УМК буенча дидактик уен "КИЕМНӘРНЕ УРНАШТЫР" Галимова Гульназ Ильфаковна 31 Мар 2015
документ Дидактик уен “Телефон сөйләшәбез” Сумбулова Елена Игоревна 14 Мая 2015
документ Дидактик уен “Нәрсә кирәк ?” Павлухина Екатерина Николаевна 14 Мая 2015
разное Дидактик уен «Мин һәм минем гаиләм» Белоногова Екатерина Сергеевна 12 Мая 2015
документ Фикерләү сәләтен үстерүгә дидактик материаллар. Кашапова Гульнара Закаровна 21 Авг 2015
презентация Дидактик уен "Кибет" Львова Альфия Шамильевна 17 Ноя 2015
документ ачык дәрес "Кышкы уеннар" 2 класс Абдуллина Лилия Ринатовна 20 Мар 2015
документ "Кышкы уеннар" темасын кабатлау Мавлина Лейсан Рафаилевна 20 Мар 2015
разное План-конспект на тему "Кышкы уеннар" Хайдарова Эльмира Галимзановна 20 Мар 2015
разное План-конспект на тему "Кышкы уеннар" Хайдарова Эльмира Галимзановна 20 Мар 2015
документ Тел өйрәтүдә коммуникатив уеннар Хусаинова Гульнара Халисовна 20 Мар 2015
презентация "Күңелле уеннар" дәрес презентациясе Диск Рахимова Гульнур Анваровна 30 Мар 2015
документ Җырлы-биюле уеннар Мухамедрахимова Альбина Фаилевна 31 Мар 2015
документ "Хәрәкәтле уеннар" Абдрахманова Гульназ Мияссяровна 31 Мар 2015
разное "Театраль уеннар аша ата-аналар белән эш"(семинарда чыгыш) Мазитова Гузель Абулькарямовна 31 Мар 2015
документ Балалар белән уйнар өчен төрле-төрле уеннар Мухамедрахимова Альбина Фаилевна 31 Мар 2015
документ "шахмат"- түгәрәге өчен уеннар Габдрахманова Рузия Шагинуровна 20 Ноя 2015