УМК буенча дидактик уен "КИЕМНӘРНЕ УРНАШТЫР"
УЕН “КИЕМНӘРНЕ УРНАШТЫР” (Разложи одежду)
Максат: Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.
Бурычлар:
1. Сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләренә өйрәтү.
2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну һәм сизгерлек уяту.
3. Сөйләм әдәбе (сорау, гозер, мөрәҗәгать итү, рәхмәт белдерү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен камилләштерү.
Уен барышы: Киемнәрнең исемнәрен, төсләрен әйтү. Тиешле киемнәрне әти, әнигә бирү, аларны урнаштыру. (Назвать имена одежды и их цвета на татарском языке. Предложить соответствующую одежду папе и маме и разложить по шкафам.)
Образец:
- Бу нәрсә? (Это что?)
- Бу күлмәк. (Это платье)
- Нинди күлмәк? (Какое платье?)
- Кызыл күлмәк. (Красное платье)
- Әни, мә кызыл күлмәк. (Мама, на красное платье)
Автор: Галимова Гульназ Ильфаковна