Ромашка чәчәгенә кунакка
ТЕМА: “ Ромашка чәчәгенә кунакка”
Оештыру моменты: Исәнләшү җыры.Ромашкадан килгән хатны уку.
Балаларга шарларны таратып чыгу.
Максат: Балаларны ромашка чәчәге белән таныштыру. Үзенә хас булган билгеләре буенча башка чәчәкләрдән аера белүләренэ ирешү
Барышы
Тәрбияче: Кулга-кул тотынып
Әйдәгез алга барыйк
Нәрсә көтә безне алда
Тизрәк барып карыйк!
Сәлам биреп кояшка
Шляпәләр киеп башка
Тотынышып куллардан
Атлыйбыз без сукмактан
Нинди матур яшелек
Барабыз жырлап көлеп
Аллы-гөлле келәмле
Безнен чәчәкләр иле!
Балаларны Ромашка (кызы) каршы ала:
Исәнмесез балалар мин сезне куптән көттем!
Әйдәгез таныш булыйк!
Мин ромашка чәчәге
Тәрбияче:
Балалар карагызчы!
Матурдыр ул узе
Бар анын сары кузе
Керфекләре кардан ак
Кигән кулмәге бик пакъ
Уен уйнала: “Эзләп тап!”
Максат: Уен төсләрне кабул итү үсешендә яңа адым булып тора.Уйлау
фикерләү, күзаллау сәләтен үстерү.
Уен кагыйдэлэре. Алып баручы тослэр турында шигырь сойли.
Балаларга бирем бирелә; сары, ак, яшел төстәге
әйберләрне санап әйтеп китү
Ромашка:
Карагызчы сез миңа
ромашканын уртасы
һәр вакыт сары була!
Әйтегезче сез миңа
Сары тагын ни була?
(Балаларнын жаваплары)
Карагызчы сез миңа
ромашканын таҗлары
һәр вакыт ак була
әйтегезче сез миңа
Ак төстә тагын ни була?
(Балаларнын җаваплары)
Карагызчы сез миңа
ромашканын сабагы һәм яфрагы
һәр вакыт яшел була
Әйтегезче сез миңа
Яшел төстә тагын ни була?
(Балаларнын җаваплары)
Ромашка: Балалар булдырдыгыз
бик куп җаваплар бирдегез!
Буләк итеп сезгә
иптәшләрем белән сезне
таныштырасым килә.
Балалар. Ромашка белән тере ромашкаларны карыйлар күзәтәләр:
Ромашка чәчәгенә хас булган билгеләрен әйтәләр;
уртасы сары, таҗлары ак, яфрагы хәм сабагы яшел төстә.
Ромашка: (тере чәчәкләргә күрсәтеп сорый)
Матур, зур булып үсер өчен чәчәкләргә
нәрсә кирәк балалар? Сез ничек уйлыйсыз?
Балалар рәсемнәр ярдәмендә җавап бирәләр (Су, җир, кояш, безнең җылы караш)
Тэрбияче: Балалар әйдәгез юлны дәвам итик
алга таба барып карыйк!
(Участокка баралар)
Мөстәкыйль эш: (самостоятельная деятельность)
Тэрбияче балаларга бирем бирә:
Вак ташлар ярдәмендә ромашка чәчәген җыю
(балалар мөстәкыйль эшлиләр) Эшләнгән эшкә нәтиҗә ясала
Уен уйнала: “Ромашка чәчәген эзләп тап”
Максат: Ромашка чәчәген башка чәчәкләрдән аера белергэ өйрәтү.
Тэрбияче: Ромашка чэчэгенэ матур сузлэр эйтеп ромашкаларны булэк итик!
Ромашка: Сәлам биреп кояшка
Шляпәләр киеп башка
Тотынышып куллардан
Атладыгыз сукмактан
Безнең чәчәк илендә
Аллы-гөлле келәмгә
Төзелешеп бастыгыз
Мине эзләп таптыгыз!
Әйтәм сезгә мен рәхмәт
Булды миңа бик рәхәт
Бик бай чәчәкләр иле
Яңадан көтәм сезне!
Тәрбияче: Ромашкага рәхмәт әйтеп
вакыт җитте кайтырга
Парлашып басып юлга
шарларны кулга алыйк!
Автор: Хазиева Елена Петровна