Главная / Дошкольное образование / Окружающий мир

Чәчәкләр аланына сәяхәт

Алып баручы. Исәнмесез! – диеп башлыйм әле

Танышу бит шулай башлана

Сезнең белән очрашканга, дуслар,

Күңелебез шундый шатлана

Менә инде яз җитте

Җирдәкар эреп бетте

Салкын буранлы көннәр

Кыш белән узып китте

Иртән тәрәзәләрдән

Кояш яктысы төшкән

Нинди матур сайрыйлар

Кошлар да килет җиткән

1 бала. Салкын кыш китте

Ямьле яз җитте

Кояш елмая

Ямь- яшел булыр

Чәчәкләр белән

Бар дөнья тулыр.

Алып баручы. Балалар, елның кайсы фасылы, вакыты турында без тыңлап үттек.

Балалар. Яз турында.

Алып баручы. Дөрес балалар, безгә яз килде. Язның нинди билгеләрен атый аласыз?

Балалар. Кар эри, урамда гөрләвекләр ага, түбәдән тамчы тама, кояш ныгырак җылыта, агачлар йокыдан уяна, чәчәкләр чыга башлый.

Алып баручы. Карагыз әле, балалар нинди матур чәчәк, ул тылсымлы чәчәк бугай. Монда нидер язылган.

Хат

“Исәнмесез минем нәни дусларым. Мин асылбикә, сезне чәчәкләр аланына кунакка чакырам. Яшел чәчәкләр аланында уйнарбыз да җырларбыз, кояшка карап елмаербыз, җилләргә сәлам әйтерсез. Бик тә көтеп калам!

Сезнең Асылбикә”

Алып баручы. Балалар барабызмы?!

Балалар. Әйе, барабыз.

Алып баручы. Тик аланга барганчы безгә сезнең белән төп кагыйдәләрне искә төшерергә кирәк.

Балалар. Шаулама,чүпләмә,рәнҗетмә.

Алып баручы. Бик әйбәт, балалар кагыйдәләрне беләсез, поездка утырып киттек.

Нәниләр бара

Тигез юл буйлап

Тигез юл буйлап

Ашыкмый атлап.

Болында Асылбикә каршы ала

Асылбикә. Исәнмесез, исәнмесез балалар, кемнең таушлары килә дип торам, бу минем нәни-дусларым икән, сез мине таныгансыздыр мин Асылбикә.

Балалар. Исәнме, Асылбикә.

Алып баручы. Әйе, Асылбикә, килеп тә җиттек. Карагыз әле балалар, монда нинди матур кошлар сайрый, агач яфраклары акрын гына кыштырдый, Асылбикә синең чәчәкләреңә нәрсә булган.

Асылбикә. Әйе, шул балалар, мин сезне чакырдым да, ләкин минем җил-дус бөтен чәчәкләренең таҗларын туздырылган икән, минем аланымның матурлыгын бетергән. Нишләргә инде миңа хәзер?

Алып баручы. Бәлки балалар, без Асылбикәгә булышырбыз?

Әйе, Асылбикә син кайгырма, без хәзер барсында төзәтербез.Әйдзгез әле балалар, чәчәкләрне төсләренә туры китереп аланы матурлыйк. Кайсыгыз тели булышырга.

Уен “Чәчәкләрне кем тизрәк җия”

Асылбикә.

Ай, ай, балалр сез бигрәк уңганнар икән, бик шатландырдыгыз. Ә чәчәкләр тизрәк үссен өчен нәрсә кирәк?

2 бала. Кояш кирәк.

Кояшкай, кояшкай

Безгә син елмай

Бик рәчәт син балганда

Яратабыз уйнарга.

3 бала. Яңгыр кирәк.

Ләйсән, ләйсән

Иң беренче

Язгы яңгыр

Көчлерәк яу

Күңелләрне син куандыр

Асылбикә. Әйе, балалар, чәчәкләргә кояш та кирәк, яңгыр да кирәк, карагыз әле минем чәчәкләремә бәлки шифалы кояш һәм җылы яңгыр ярдәм итәр.

Уен “ Яңгыр яу”

Яңгыр яу, яу, яу

Бакчаларда чәчәкләр

Үсми яңгыр яумагач

Яңгыр яу, яу, яу.

(Балалар сикерәләр, уйныйлар)

Алып баручы. Яңгыр ява(зонт ачып, балалар зонт астына керәләр)

Алып баручы. Кояш чык, болыт кач без уйнарбыз җылыткач.

Асылбикә.Бик әйбәт, балалар, яңгыр да яудырдыгыз, кояш белән дә ңылыттыгыз, ә хәзер миңа китәргә да вакыт.

Алып баручы. Әйе, шул Асылбикә,озак йөрдек, Безгә, бакчага да кайтырга вакыт. Сиңа зур рәхмәт. Саубулашу бүләге итеп җырыбызны тыңнап кит.

Җыр “ Яз җитә”

Асылбикә. Бик матур җырладыгыз, китәргә дә вакыт, табигатҗне яратыгыз, чәчәкләрне өзмәгез, таптамагыз, хушыгыз балалар.

Алып баручы. Сау бул, Асылбикә. Ә хәзер балалар без дә кайтабыз. Утырдык поездга.

.


Автор: Гаффарова Гульназ Мидхатовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное Чәчәкләр аланына сәяхәт Гаффарова Гульназ Мидхатовна 1 Апр 2015
документ “Тылсымлы чыршы аланына сәяхәт.” Газизова Гульназ Явдатовна 31 Мар 2015
документ Сәламәтлек аланына сәяхәт Гарипова Лейсан Котдусовна 28 Апр 2015
документ “Тылсымлы чыршы аланына сәяхәт” Закирова Разида Минсалиховна 11 Фев 2016
документ Сценарий кукольного театра "Сәламәтлек аланына сәяхәт". Загертдинова Диля Муллаяновна 14 Ноя 2015
документ Сценарий развлечения по ЗОЖ в старшей группе на тему: ”СӘЛАМӘТЛЕК АЛАНЫНА СӘЯХӘТ” Зайнакова Гульфинур Исрафиловна 25 Янв 2016
презентация Тәрбияче һәм балалар эшчәнлеге белән берлектәге конспект (белем бирү эшчәнлеге) тема: “Чәчәкләр иленә сәяхәт”. Яруллина Эльмира Нургаязовна 27 Ноя 2015
документ Тәрбияче һәм балалар эшчәнлеге белән берлектәге конспект (белем бирү эшчәнлеге) тема: “Чәчәкләр иленә сәяхәт”. Яруллина Эльмира Нургаязовна 13 Ноя 2015
разное ”Үсегез,чәчәкләр!” Ахметзянова Нафиса Минихановна 30 Мар 2015
разное ”Үсегез,чәчәкләр!” Ахметзянова Нафиса Минихановна 30 Мар 2015
документ Чәчәкләр Габдрахимова Амина Хадиевна 31 Мар 2015
документ Сэлэмэтлек аланына сэяхэт Сафиуллина Чулпан Мубараковна 31 Мар 2015
документ К.Даян. Өзелгән чәчәкләр. Загирова Румия Ахатовна 20 Мар 2015
документ Салфеткадан чәчәкләр презентация Мухаметзянова Зульфия Рафиковна 31 Мар 2015
документ план занятия кружка" тукымадан чәчәкләр" Мухаметзянова Зульфия Рафиковна 1 Апр 2015
документ “Чәчәкләр тормыш яме” Хамматова Лилия Мансуровна 10 Апр 2015
документ “Чәчәкләр тормыш яме” Хамматова Лилия Мансуровна 10 Апр 2015
документ Ачык дәрес "Чәчәкләр- тормыш яме" Низамова Раушания Марселевна 18 Апр 2015
документ Әкият “Чәчәкләр” Мязитова Зульфия Саитовна 27 Окт 2015
документ "Чәчәкләр" әкияте Шафигуллина Ландыш Расиховна 1 Ноя 2015
разное Урманга сәяхәт. Хасаншина Альбина Миннулловна 31 Мар 2015
презентация Һ.Такташның "Ак чәчәкләр" шигыренә анализ Нагимова Римма Ильдусовна 20 Мар 2015
документ Һ.Такташның "Ак чәчәкләр" шигыренә анализ (А.Яхин методикасы буенча дәрес эшкәртмәсе) Зайнуллина Эльвира Тимеряновна 20 Мар 2015
документ К.Даянның “Өзелгән чәчәкләр” әсәре Демухаметова Гаухар Фаязовна 20 Мар 2015
документ Г .Ибраһимов. "Кызыл чәчәкләр" әсәре буенча дәрес эшкәртмәсе. Габдрахманова Наиля Шайнуровна 20 Мар 2015
документ Тема: «Чәчәкләр патшалыгында». Мәктәпкә әзерлек төркеме. Рәсем шөгеле. Байбулатова Раушания Галимзяновна 30 Мар 2015
документ Тема: “Чәчәкләр – тормыш яме” Хафизова Гульуса Анасовна 30 Мар 2015
документ Музыка-күңел шатлыгы, чәчәкләр- тормыш яме Салихова Гульнара Атласовна 1 Апр 2015
документ Тема. “Өзелгән чәчәкләр.” Кадыйрь Даян әсәреннән өзек. Гулумова Дилара Анасовна 25 Апр 2015
документ Танып - белү, эзләнү белем өлкәсе буенча шөгыль конспекты: «Беренче чәчәкләр». Хуснутдинова Гулия Хайдаровна 31 Окт 2015
разное Г. Тукай әкиятләре иленә сәяхәт. Забирова Гульназ Мударисовна 30 Мар 2015
документ Спортландиягә сәяхәт Гарифуллина Фарида Фаритовна 1 Апр 2015
документ ЗООПАРККА СӘЯХӘТ. Загирова Алсу Миннулловна 7 Фев 2016
разное Математика иленә сәяхәт. (ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ) Валиахметова Сирена Зинетулловна 22 Мар 2016
документ Сыйыфтан тыш чара "Кеше- җирнең гүзәл чәчәге" Саша П.          Ак чәчәкләр сыман ап-ак карлар Вероника Анатольевна Краснова 20 Мар 2015
документ Исемнәр патшалыгына сәяхәт Нигаматуллина Альфия Раисовна 20 Мар 2015
презентация Исемнәр патшалыгына сәяхәт Нигаматуллина Альфия Раисовна 20 Мар 2015
документ Антонимнар дөньясына сәяхәт Шамеева Эндже Маликовна 20 Мар 2015
документ Татарстан буенча сәяхәт Хисамеева Зульфия Анваровна 20 Мар 2015
презентация Сыйфат патшалыгына сәяхәт Шаймарданова Гузелия Асхатовна 20 Мар 2015