"Урманга сәяхәт"
Җир йөзендә кешенең тормышыннан һәм сәламәтлегеннән дә кыйммәтрәк һичбер нәрсә булмавын һәркайсыбыз аңлый. Аны юкка гына дәүләтнең милли байлыгы димиләр. Халыкның сәламәтлеген саклау проблемасына яңача карарга, тырышлыкны сәламәт кешеләрнең саулыгын саклауга, физик активлыкны арттыру юлы белән авыруларны кисәтүгә юнәлдерергә кирәк. Киләчәк буынны физик яктан чыныккан, сәламәт итеп тәрбияләү чараларының берсе - уеннар. Алар күптөрле. Уеннар көчлелек, җитезлек, төгәллек, түземлелек һәм башка сыйфатлар тәрбияли һәм сәламәтлекне ныгыта. Уеннардагы йөгерү, сикерү, әйберләр күтәрү, ыргыту, көрәшү һ. б. физик хәрәкәтләр кешенең активлыгын арттыра, кәефен күтәрә. Халыкта физик чыныккан, сәламәт кеше тәрбияләү камилләшкән шәхес тәрбияләүнең төп өлеше итеп кабул ителә. Халык педагогикасында физик тәрбияне тормышка ашыруның иң мөһим һәм нәтиҗәле чарасы - халык уеннары. Уеннар физик тәрбия чарасы гына түгел, акыл, әхлак, матурлык-нәфислек тою чарасы да. Шшшу
Автор: Нигмятзянова Рузалина Рифкатовна