"Урдэк бэбкэлэре"
Тема: «ҮРДӘК БӘБКӘЛӘРЕ»
(Ясле төркемендә үткәрелгән ачык шөгыльнең план- конспекты).
2012 ел.
Максат:Балаларда уен дәресләрендә катнашуга җанлылык һәм теләк уяту. Көйне ишетеп төркемләп йөрү турындагы белемнәрен арттыруны дәвам итү. Гимнастик скамейкага капланып ятып тартылуын, алга күчү күнекмәләрен ныгыту.
Җихазлау:Зал күл буе шикелле итеп җихазлана; губкалы кабартылган юл, балалр санынча таякчыклар; үрдәк(физ. җит.), төлке(тәрбияче), үрдәк бәбкәләре (балалар), киемнәр һәм битлекләр.
Шогыль барышы:Физкультура җитәкчесе – әнкә үрдәк, балалар үрдәк бәбкәләре булып атлап керәләр.
Физкультура җитәкчесе:Балалар кунак апалар белән исәнләшик әле. (Балалар баш иеп исәнләшәләр) Ә хәзер бик тырышып мине тыңлагыз, нәниләрем. Сез бүген нәни үрдәк бәбкәре булырсыз. Ә мин сезнен әниегез, зур үрдәк булырмын. Ягез әле, үзебезне күзәтик без нинди йомшаклар, матурлар, канатларыбыз, матур башкаебыз бар (көзгегә карап) куанышалар.
(Көй яңгырый)
- Ягез әле минем йомшакларым су буена ял итәргә барып килик әле. Әниегез артыннан гына атларга тырышыгыз, төз матур нык итеп атлагыз. (атлап йөрү) Менә су буена да килеп җиттек (кинәт шомлы көй ишетелә башлый). Нәни бәбкәләрем, безгә куркыныч яный түгелме соң? Төлке килә түгелме? Әйдәгез качабыз, йөгерәбез. (таралышып йөгерү) Әнкәгездән ерак китмәгез, минем тирәгә җыелыгыз, монда йөгерегез.
(Төлке керә, идәнгә утыра, кәефсез)
Төлке:И-и, нәни үрдәк бәбкәләре, нигә йөгерешәсез? Нигә миннән качасыз? Мин сезнең янга начарлык белән килмәдем. Авырыйм әле бәбкәләр, колакларым, борыннарым, аякларым, билләрем, кулларым сызлый.
Физкультура җитәкчесе:Минем йомшакларым әйдәгез әле, төлке апаның һәлен белик. Ул яхшы, акыллы төлке икән. (Төлке янына киләләр; кулларын яраталар; колак, болыннарын иркәлиләр).
Бик нык авыргансың төлке апа. Ә без сиңа, үрдәк бәбкәләре белән ярдәм итәргә телибез. Син хәзер нәни бәбкәләр ни эшләсәләр шуны эшлә, ни кылансалар шуны кылан. Аңладынмы? Башладыкмы?
Төлке: Аңладым. Башладык.
Төп өлеш.
Физкультура җитәкчесе:Мин сезгә тылсымлы таякчыклар өләшәм, ә аннан соң күнегүләр эшлибез.
О.Р.У. (кечкенә таякчыклар белән)
1. Башлангыч торыш-төп торыш таякчыклар уң кулда. Матур, туры, төз итеп бастык. Таякчыкларны кулга тотабыз, уч төпләрендә әвәлибез. 3-4 тапкыр.
2. Башлангыч торыш-төп торыш (матур, төз итеп бастык) Таякчыкларны артка качырдык. 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.
3. Башлангыч торыш-төп торыш таякчыклар кулда. Бәбкәләр иелеп су эчәләр. (Алга иелү – куллар артка китә) 3-4 тапкыр кабатлау.
4. Башлангыч торыш-төп торыш Идәндә табан асты белән таякчыкларны әйләндерү (башта уң аяк белән аннары сул). 3-4 тапкыр.
5. Башлангыч торыш-төп торыш шул ук. Сикерәбез. Атлап китү.
Төп күнегүләр.
Йомгак өлеш.
Уен «Кояш һәм яңгыр».
Физкультура җитәкчесе:Менә күрәсеңме инде төлке апа, безнең нәни бәбкәләр нинди акыллылар, булдыклылыр, таза, сәламәт һәм матурлар. Син моның сәбәбен аңладыңмы?
Төлке:Әйе, аңладым, нәни дусларым, сәламәт булыр өчен күнегүләр эшләргә, йөгерергә, сикерергә, чыныгырга кирәк икән. Сез миңа бик булыштыгыз кәефем дә күтәрелем китте. Сызлануларым да басылды. Зур рәхмәт сезгә.
Физкультура җитәкчесе:Йомшакларым, бик булдырдыгыз, акыллы тыңлаучан булдыгыз. Рәхмәт, әйдәгез, апалар белән саубуллашыйк.
Автор: Габдрахманова Гульсу Галлямовна
