Главная / Старшие классы / Технология

КВН по технологии

Скачать
2.36 МБ, 906884.rar Автор: Гайнутдинова Гульназ Салихзяновна, 1 Апр 2015

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

« Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе

“Кыю кызлар, кыю малайлар”

(бәйге)

Төзеде: технология укытучысы

Гайнетдинова Гөлназ Салихзяновна

2012-13 уку елы

Максат: - Укучыларның фән буенча белемнәрен тикшерү;

- җитезлекне, зирәклекне сынау;

- уен­нар ярдәмендә күңел күтәренкелеге бул­дыру;

- бер-беренә булышу, ярдәм итү теләге уяту.

- укучыларга һөнәр сайлауга юнәлеш бирү

ҖИҺАЗЛАУ: Презентация, сүз язылган А4 форматы, ручка, бәрәңге, пычак, кадак, чүкеч

Бәйге барышы:

1 алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар !

“ Кыю кызлар, кыю малайлар “ дип исемләнгән бәйгебезне башлыйбыз.

Бүген бәйге, менә без дә

Килдек көч сынашырга.

Кызармас өчен йөзебез

Кирәк нык тырышырга.

2 алып баручы: Хөрмәтле дуслар! Һәр очрашу танышудан башлана. Менә шул дулкынландыргыч минутлар да килеп җитте. Иң элек без бүгенге бәйгене бәяләячәк жюри әгъзалары белән танышып китик. (Җюри әгъзалары белән таныштыру). Жюриның гадел булуын, тамашачыларның алкышларын жәлләмәүләрен телибез.

1 алып баручы:

Саф – пакь күңел, шат йөз белән

Бу бәйгегә килдек без.

Әйдә, бүген дуслык җиңсен,

Без тик шуны телибез.

2 алып баручы:

Уңыш сезгә, уңыш сезгә

Елмаеп, көлеп торсын.

Шушы бәйге ике арада

Дуслык нигезен корсын!

1нче бәйге - командалар белән танышу (Алып баручылар башларына кызыл һәм зәңгәр йөрәктән ясаган таҗ кияләр)

2 алып баручы:

Мин кызыл йөрәк катнашучы укучыларның нәрсәяратканы турында әйтеп үтәрмен.

1 алып баручы: Мин зәңгәр йөрәк катнашучыларның нәрсәләр яратмавын җиткерермен.

Малайлар

Гайнетдинов Зөлфәт

Ярата - Баллы ризыклар ашарга, велосипедта йөрергә, урамда төрле уеннар уйнарга, кыш һәм җәй

айларын.

Яратмый - Көз, яз айларын, сарымсаклы ризыкларны

Нигъмәтҗанов Илдар

Ярата – Бал кортларын, бал ашарга, мунча керергә, төрле спорт төрләре белән шөгыльләнергә

Яратмый – Велосипедта йөрергә, җиләк җыярга.

Сабиров Рөстәм

Ярата – Велосипедта йөрергә, урамда уйнарга, телевизордан күңелле тапшырулар карарга

Яратмый – Үрмәкүчләрне, кызларның чыркылдавын, мәктәп формасын

Фәйзрахманов Рәнис

Ярата – Аш ашарга, көрәшергә, футбол уйнарга, мотоциклда йөрергә

Яратмый – Ялган сөйләүчеләрне, көз айларын, икра ашарга

Кызлар

Гайнетдинова Алсу

Ярата – Мантый ашарга, кыш айларын, конькида шуарга, матур киенергә, чисталыкны

Яратмый – Икейөзлелекне, тычканнарны

Латыпова Динә

Ярата – Тәмле ашарга, чалбар киеп йөрергә

Яратмый – Ялган сөйләүчеләрне, күлмәк, юбка кияргә, чәч үрергә

Сәфәрова Илфинә

Ярата – Мороженое, торт, конфет ашарга, музыка тыңларга, дусты Гүзәлне

Яратмый – Мәктәп формасы кияргә, икейөзлелекне

Хәсбиева Гүзәл

Ярата – Матур киенергә, көз айларын, конфет ашарга, чәч үрергә

Яратмый – Ялган сөйләүчеләрне, юбка кияргә

1 алып баручы:

Хәзер, дуслар, көч сынашыйк, Белемлеләр алга чыксын. Һәр уенчы бу ярышта Осталыгын, Зирәклеген, Тырышлыгын күрсәтсен.

2 нче бәйге - Технология фәне буенча белемнәрен тикшерү. Экранга чыккан сорауларга җавап бирергә кирәк. 1 һәм 3 нче рәтләрдә сораулар малайлар өчен, ә 2, 4 рәтләрдә кызлар өчен. Уңышлар сезгә! (Презентация буенча эш)

Кызлар өчен сораулар:

1. Тукыма үзлекләрен санагыз. (физик-механик, технологик, гигиеник)

2. Беренче тегү машинасы проектын кайчан һәм кем тәкъдим итә? (XV гасыр ахырында атаклы итальян рәссамы, скульптор, галим, инженер Леонардо да

Винчи)

3. Машина дөрес эшләсен өчен, иң кирәкле шартларның берсе нәрсә? (Энәне дөрес урнаштыру.)

4. Нинди җеп төрләрен беләсез? (бәйләү, чигү, тегү җепләре)

5. Композиция нәрсә ул? (сурәт элементларын бер форма һәм эчтәлеккә ия сәнгать әсәренә берләштерү)

6. Хроматик һәм ахроматик төсләрне санап чык. (хроматик- кызыл, кызгылт, сары, яшел, күк, зәңгәр һәм шәмәхә төсләр; ахроматик – ак, кара һәм соры)

7. Консервлау алдыннан яшелчәләрне беренчел эшкәртү кирәкме? Ул ничек башкарыла? (Кирәк. Зурлыклары буенча сортларга аерыла, әйбәтләп юыла, артык өлешләре кисеп алына)

8. Камырны күпертә торган әйберләрдән нәрсәләрне беләсез? (Аш содасы, чүпрә, йомырка агы, әчегән сөт, кефир)

Малайлар өчен сораулар:

1) Агачлар нинди төркемнәргә бүленәләр? (ылыслы һәм яфраклы)

2) Агачлар нинди төп өлешләрдән торалар? (тамыр, кәүсә, ябалдаш)

3) Каты һәм йомшак агач төрләренә мисаллар китер. (Каты- имән,каен, алмагач; Йомшак – юкә, усак, тополь, чыршы)

4) Шпон белән фанера бер-берсеннән ничек аерылалар? (Фанера берничә кат шпонны аркылы – торкылы ябыштырып эшләнә)

5) Технологик машина нинди төп өлешләрдән тора? (двигатель, хәрәкәт тапшыргыч механизм, эш башкаручы механизм)

6) Агач материалын үлчәү һәм билгеләү коралларына нәрсәләр керә? (линейка, рулетка, рейсмус, карандаш, угольник)

7) Штангенциркуль ярдәмендә нинди размерлар үлчәп була? ( эчке һәм тышкы диаметр, тирәнлек)

8) Детальнең сызымы һәм эскизы бер-береннән ничек аерылалар? ( Сызымда сурәт кагыйдәләргә буйсынып кораллар ярдәмендә башкарыла, эскизда кагыйдәләргә буйсынып кул ярдәмендә башкарыла)

2 алып баручы:

Тапкырларга, зирәкләргә

Бездә урын түрдән.

Кайда? Нәрсә? Кайчан була?

Әйтсен шуны белгән.

3 нче бәйге - Рәсемнәрнең мәгънәләрен аңлату. 1 турдагы тәртип белән җавап бирәсез

Кызлар өчен сораулар:

1. Машина энәсе нинди өлешләрдән тора? (Колба, стержень, озын улакчык, кыска улакчык, энә күзе, энә очы)

2. Бу нинди җөй? Аны кая кулланабыз? (Хач җөе. Канвада кулланабыз)

3. Бу итәкнең конструкциясен ата. ( клинлы)

4. Тукымадагы дефектны ата. (Сурәт төшми калган урыннар)

5. Бу эш коралын таныйсызмы? Аны кайчан кулланалар (Уймак. Калын киемнәрне теккәндә кулланалар)

6. Рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? Аны кайда һәм нәрсә өчен кулланалар? ( маникен. Текән вакытта киемне кидереп карау өчен)

7. Бу нинди тамга? Мәгънәсен аңлат. (кул белән генә юарга; ышкырга, сыгарга ярамый)

8. Кайсы рәсемдә хата бар? Аңлат (1 рәсемдә. Эшләгәндә кайчыны ачык килеш һәм кисә торган ягын үзеңә каратып куярга ярамый)

Малайлар өчен сораулар:

1. Станокның исеме ничек? (тишү станогы).

2. Инструментның исеме ничек? (штангенциркуль ШЦ-1).

3. Бу прибор нәрсә өчен кулланыла? (материалның катылыгын билгеләү өчен кулланыла)

4. Мондый тешле ножовкаларның аермасы нәрсәдә? (материалны аркылы һәм буйга кисү өчен кулланылуында).

5. Бу сурәт нәрсәне аңлата? (агач материалының бизәге, текстурасы).

6. Бу нинди җайланма һәм аның ярдәмендә нәрсә эшлиләр? (агач материалына тамга салалар).

7. Бу билге нәрсәне аңлата? (схемада лампаның шартлы билгесе).

8. Бу нинди җайланма һәм ул нәрсә өчен кулланыла? (тиски, материалларны кыстырып эшкәртү өчен).

1 алып баручы:

Мәкаль башлыйм, син төгәллә,

Әгәр тапсаң сүзләрен.

Я, әйдәгез, кемнәр тапкыр,

Күрсәтсеннәр үзләрен.

4 нче бәйге - “Мин башлыйм, син дәвам ит.” дип атала. Чиратлап мәкальне әйтеп барабыз, ә сез дәвам итегез. Беренче мәкаль кызларга

1. Агачны яфрак бизәсә, кеше­не... (хезмәт бизи.)

2. Һөнәрле үлмәс,...(һөнәрсез көн күрмәс.)

3. Кошның матурлыгы төсе белән, ... (кешенең матурлыгы эше белән.)

4. Данның төбе - хөрмәт, ... (хөрмәтнең төбе - хезмәт.)

5. Эшләмәсәң эш көне, ... (ни ашарсың кыш көне.)

6. Эш сөйгәнне - ... (ил сөяр.)

7. Эш кешене төзәтә, ... (ялкаулык боза.)

8. Калган эшкә ...(кар ява.)

9. Егет кешегә ...(җитмеш төрле һөнәр дә аз.)

10. Ялкаулык – хурлык, ...(тырышлык зурлык.)

2 алып баручы:

Бу бәйгедә тәүге тапкыр Чыктыгыз сез каршыга, Уңганмы сез, тырышмы сез, Сыналырсыз ярышта.

6 нче бәйге – Без тормышка әзерме? (Бәрәңге әрчү, кадак кагу)

1 алып баручы:

Якын дуслар җыелганнар,

Шул уңай белән бүген.

Җырның иң матурын гына

Җырламый мөмкин түгел.

Самигуллин Рәзил башкаруында җыр “Шома бас”

7 нче бәйге – Сүзләр төзү( Алкышлар ) Алкышлар сүзендә ничә сүз яшеренгән икән? Әйдәгез сүзләр төзеп карагыз.

2 алып баручы:

Хушлашырга вакыт җитте

Тәмамланды бәйгебез.

Илнең, җирнең, тыныч көннең

Кадерләрен белеп,

Шатлык белән генә яшәгез.

1 алып баручы:

Сәламәтлек – юлдашыгыз,

Матур, тату тормышыгыз,

Күңел сөйгән хезмәтегез -

Һәр барчасы булсын мулдан!

Сезнең өчен җырлый Ләйсән Хисамиева

Бәйгеге нәтиҗә ясаү өчен сүзне жюрига бирәбез.

Катнашуыгыз өчен барыгызга да бик зур рәхмәт. Алкышлар сезгә!

Кулланылган әдәбият:

1. Технология 6 кл. В.Д. Симоненко

2. Технологиядән тестлар. Мәгариф журналы 2002 ел

3. “Бәйрәмнәр бәйләме” В.Г. Гомәрова, Ф.Я. Зарипова

4. “Бәйрәмнәр, туйлар өчен” Сәмига Сәүбанова


Автор: Гайнутдинова Гульназ Салихзяновна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное КВН по технологии Гайнутдинова Гульназ Салихзяновна 1 Апр 2015
документ Внеклассное мероприятие по технологии КВН Ромах Александра Ивановна 1 Апр 2015
презентация КВН по технологии "В стране мастериц" Матутина Ольга Петровна 1 Апр 2015
документ КВН по технологии и искусству Змеева Надежда Петровна 1 Апр 2015
документ БЛИН-КВН. Внеклассное мероприятие по технологии Соломатникова Светлана Владимировна 15 Дек 2015
документ Конспект проведения совместной деятельности педагога с детьми подготовительной к школе группы по теме «Математический КВН» с использованием технологии «Обучение через игровую деятельность» Зубкова Ольга Михайловна 31 Мар 2015
видео КВН по математике Данилова Светлана Ивановна 1 Апр 2015
разное КВН по математике Шапирова Фания Хайдяровна 15 Окт 2015
разное КВН по математике Шапирова Фания Хайдяровна 15 Окт 2015
документ Внеклассное мероприятие "Математический КВН" КВН по математике. Ерастова Галина Анатольевна 7 Апр 2016
презентация Разработка математического КВН Овчинникова Татьяна Сергеевна 20 Мар 2015
документ Сценарий КВН для учителей и обучающихся. Теплова Галина Валерьевна 20 Мар 2015
документ Интегрированное занятие "Занимательный КВН" Фузайлова Натэлла Уриэльевна 11 Апр 2015
презентация КВН " Знатоки технологии" Куль Кристина Васильевна 6 Июн 2015
документ игровые технологии на уроках географии КВН по сказке А.С. Пушкина "Сказка о царе Салтане, о сыне его славном и могучем богатыре князе Гвидоне Салтановиче и о прекрасной царевне Лебеди" Людмила Николаевна Гайдамакина. 21 Мар 2015
документ КВН по математике Саблина Татьяна Алексеевна 20 Мар 2015
разное Лингвистический КВН по русскому языку, 6 класс Волобуева Любовь Александровна 20 Мар 2015
разное Урок-КВН по теме "Лексика" Тихонова Анна Анатольевна 20 Мар 2015
разное КВН по математике. Мирских Елена Вениаминовна 20 Мар 2015
документ КВН по биологии Булганина Марина Владимировна 21 Мар 2015
презентация, документ КВН по ПДД Калистратова Татьяна Павловна 21 Мар 2015
документ КВН по географии Мухамедьянов Талгат Аксанович 21 Мар 2015
разное КВН по химии "Эрудит" Петрова Надежда Анатольевна 21 Мар 2015
документ КВН по физике Капранова Марина Викторовна 21 Мар 2015
документ КВН по физике Капранова Марина Викторовна 21 Мар 2015
документ КВН по сказкам. Резанова Любовь Сергеевна 20 Мар 2015
документ КВН по математике Зуева Лидия Владимировна 30 Мар 2015
документ квн по математике Першина Елена Анатольевна 30 Мар 2015
документ КВН по математике Косармыгина Лариса Юрьевна 30 Мар 2015
документ КВН по математике Акентьева Людмила Петровна 30 Мар 2015
документ КВН по математике Курилова Елена Владимировна 30 Мар 2015
документ КВН по математике Сомова Наталия Григорьевна 30 Мар 2015
документ КВН по математике Митина Ольга Григорьевна 30 Мар 2015
документ КВН по математике Козик Людмила Владимировна 30 Мар 2015
документ КВН по сказкам Давыдова Светлана Владимировна 30 Мар 2015
разное КВН по теме "Продукты" Хадаковская Татьяна Дмитриевна 30 Мар 2015
документ КВН по математике Копаева Лада Валерьевна 30 Мар 2015
документ квн по математике Тайбарей Валентина Степановна 30 Мар 2015
документ КВН по математике Аликова Ирина Германовна 30 Мар 2015
документ КВН по математике. Бушевская Ирина Леонидовна 30 Мар 2015