Яшелчәләр, җиләк-җимешләр.
Тема: Яшелчәләр, җиләк-җимешләр.
Максатлар:
Җиһазлау: Яшелчәләр рәсеме, техник чаралар.
Дәрес барышы
Укытучы эшчәнлеге
Укучы эшчәнлеге.
1.Кереш өлеш.
-Хәерле көн, укучылар.
Әйтегез әле, бүген ничәсе?
-Атнаның нинди көне?
-Бүген урамда көн нинди?
Җылымы әллә салкынмы?
Кар явамы? Җил исәме?
-Бүген 6 нчы октябрь.
–Бүген дүшәмбе көн.
–Бүген урамда көн болытлы, салкын.
–Юк, кар яумый. Җил исми.
2. Беренче слайд буенча эш.
-Укучылар, болар нәрсәләр?
-Бер сүз белән ничек атыйбыз?
(Слайдларда кишер, суган, чөгендер, алма, груша, бәрәңге, кәбестә, карбыз, кавын, карлыган, кыяр рәсемнәре) .
-Яшелчәләр,җиләкләр.
(Нинди рәсемдә яшелчә, нинди рәсемдә җиләк-җимешләр күрсәтелгәнен аерып әйтеп чыгалар).
3. Транскрипция өстендә эш.
–Балалар, һәрбер атаманы дөрес итеп әйтер өчен безгә транскрипция ярдәм итә.
Тикшереп карыйк әле, дөрес әйттегезме икән?
( Транскрипция белән бирелгән икенче слайдны күрсәтергә).
Укучылар сүзләрне укыйлар.
4.Яңа сүзләр белән.
Укытучы сүзләрне укып чыга.
Өченче слайдта язылган сүзләр: әче-кислый ачы-горький
баллы-сладкий
тәмле-вкусный
файдалы- полезный
зарарлы- вредный.
Укучылар сүзләрне укыйлар.
а) Башта кызлар, аннары малайлар.
б) Беренче рәт, икенче рәт һ.б.
в) Кызлар русчасын, малайлар татарчасын.
г)слайдта бирелгән яшелчәләрнең, җиләкләрнең сыйфатларын әйтәләр. Мәсәлән:
алма- файдалы, баллы, әче;суган-ачы, файдалы; карбыз-баллы, әче түгел һ.б.
5. Дәфтәрдә эш.
Балалар дәфтәрләрдә число һәм атна көнен язалар.
–Укучылар, хәзер сез яңа гына әйткән сүзтезмәләрне дәфтәрегезгә язып куясыз.
Балалар язалар һәм язган сүзтезмәләрне укыйлар.
6.Ял итү.
“Менә сиңа уң кулым” дигән уенны уйныйлар.
7.Җөмләләр төзү өстендә эш.
–Балалар, тактага карагыз әле, мин сезгә җөмләләр әзеләдем, аларны укыгыз һәм тәрҗемә итегез. Дүртенче слайд.
Я люблю кислое яблоко.
Ты любишь горький лук?
Он ест сладкую дыню.
Арбуз- полезная ягода.
Свекла красного цвета.
Укучылар тәрҗемә итәләр һәм дәфтәргә язалар.
Бер бала тактага чыгып яза.
8.Диалогик сөйләм күнекмәләрен устерү.
Укучыларга матур сүзләр язылган карточкалар таратыла.
Алар шул сүзләрне кертеп кечкенә диалог төзиләр
. ( Бир эле, зинһар; рәхмәт; исән бул; әйт әле)
Үрнәк диалог. 1)-Исәнмесез,миңа баллы алма бирегез әле .
-Хәерле көн,мә сиңа баллы алма һәм файдалы груша.
- Рәхмәт, груша бик файдалы.
2)-Әйтегез әле, кишер тәмлеме?
-Бик тәмле.
9.Табышмаклар әйтү Бишенче слайд Тәрәзәсе юк, ишеге юк,
-Эче тулы халык.
(Кыяр) Үскәндә яфрагын ашыйлар,
-Үсеп җиткәч, тамырын ашыйлар.
(Суган)
- Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм.
(Суган)
- Тәрәзәсе юк, ишеге юк,
Эче тулы халык.
(Кыяр)
- Үзе кызыл, үзе буямаган.
(Кишер)
- Эсселәгән саен,
Кат-кат тун кия.
(Кәбестә)
-Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай.
(Карбыз)
* Җир астында җиз бүкән, −
Ул ни икән?
(Бәрәңге)
10 Йомгаклау. Өй эшен бирү. –Укучылар, без бүген нинди яңа сүзләр белән таныштык?- Сезгә өй эшенә яңа сүзләрне өйрәнеп килергә һәм аларны сөйләмдә куллана белергә.
Укучылар сүзләрне әйтәләр. Өй эшен көндәлекләренә язалар.
Автор: Хузахметова Гузель Якубовна