XX гасыр башы: “Фатиха Аитова мәктәбе”
XX гасыр башы: “Фатиха Аитова мәктәбе”
“Әйдә халыкка хезмәткә,
Хезмәт эчендә йөзмәккә!”
Габдулла Тукай
Үзен хөрмәт иткән һәр халык үз халкының тарихын яхшы белергә тиеш. Татар халкында мәгърифәтчелек үсешенең тарихын өйрәнү зур әһәмияткә ия.
Халкыбызның аңын, рухи һәм матди культурасын үстерүдә мәгърифәт учаклары-мәктәп һәм мәдрәсәләр мөһим роль уйнаган.
Дәверләр үткән саен халыкның аң-белемгә омтылышы үсә барган. Мәктәп ачу, мәдрәсә тоту традицияләре гасырлар аша килгән. Әлбәттә, бу уку йортларының мәсләге дини булган. Моның шулай икәнлегенә дәлилләрне гарәп сәяхәтләре әсәрләреннән һәм фәнни хезмәтләреннән күрәбез.
Россия империясенең законнары буенча мөселман уку йортларына, мәктәп-мәдрәсәләргә дәүләт казнасыннан бер тиен дә акча бирелмәгән.
Мәгърифәтсез, томана халыкны буйсындыру, коллыкта тоту җиңелрәк бит. Мәктәпләр бары тик байлар һәм мәхәллә халкы хисабына гына яши алганнар. Халыкның аң-белемгә омтылышын күреп, татар байлары яңа мәктәп-мәдрәсә ачу өчен акча кызганмаганнар. Мәктәпләрдә дин белеменнән тыш сәүдә һәм тормыш-көнкүрешне үстерүгә ярдәм итәрлек, тормыш өчен кирәкле дөньяви фәннәрне дә (математика, физика, химия, география, тарих, чит телләр) укытканнар. Дин әһелләренең күпчелеге ихлас күңелдән халыкка хезмәт итәргә, төпле аң-белем бирергә омтылган.
Халкыбызның аң-белемгә омтылуы татарча китап басу эшенең алга китүе дә күрсәтә. Китап басу өлкәсендә Казан Россия шәһәрләре арасында иң алдынгы урынны тота. Татар мәдәниятенең бөек чоры – XX йөз башы. XX йөз башының Октябрь инкыйлабына кадәр, кыска гына вакытта, татар халкы, бай тарихи-мәдәни мирасын өлге итеп, милләт буларак өлгерде, көн тәртибендә милли мөстәкыйльлек мәсьәләсен яңадан алга куя алды.
Татар рухи мәдәниятен тәрәкъкый иттерү юлында берничә буыннар дәвамында хезмәт күрсәткән аерым шәхесләр, бөек шагыйрьләребез, язучыларыбыз, галимнәребез, тарихчылар, хәтта аерым нәселләр бар... Күпләренең иҗаты, көрәше- халкыбыз мәдәнияте, әдәбияты, сәнгатьнең алтын фонды, йөзек кашы булып тора.
Шагыйрьләр Габдулла Тукай, Сәгыйть, Закир Рәмиевлар, Мәҗит Гафури, Гафур Коләхмәтов, әдипләребез Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал, драматурглар Галиәсгар Камал, Мирхәйдәр Фәйзи һәм башкалар. Халыкны аң-белемле итүдә күренекле шәхесләребез Гаяз Исхакый, Шиһабетдин Мәрҗәни, Фәхреддиновлар нәселе, Кәримиләр, Шәрәфләр, Терегуловлар, Исмагыйль Гаспралы, Апанаевлар, Габәшиләр, Яушевлар нәселе һәм башкаларны күрсәтеп китәргә мөмкин.
Бу данлы исемнәрне кемнәр генә белми. Шулар арасында Яушевлар нәселеннән, мөселман хатын-кызларын аң-белемле итүдә зур өлешен керткән Фатиха Яушева –Аитованың хезмәтләре мәңгелек.
Автор: Хасанзянова Клара Ахметовна