Туфан Миңнуллин иҗатына хас үзенчәлекләр.
Бу фәнни эш халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның иҗатына хас үзенчәлекләрне ачуга багышланган.
Фәнни тикшерүнең объекты. Әдипнең беренче чор прозасы, ягъни алтмышынчы елларда язылган чәчмә әсәрләре “ Дуслык хакына “( Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1965.— 53б. ) һәм “Чишмә җыры” (Хикәяләр һәм новеллалар.— Казан: Таткитнәшр., 1968.— 44 б. ) китапларында урын алган. Без алардан “Дуслык хакына”, “Чишмә җыры” хикәяләрен фәнни анализ өчен аерып алдык.
“Мин” повесте һәм 1975 елда дөнья күргән “Кеше бул!” җыентыгы, әдип язучы буларак танылгач дөнья күргәнлектән, киләсе фәнни эзләнүләребез өчен калдырылды.
Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе.Туфан Миңнуллин – шактый сандагы кызыклы хикәяләр авторы. Аның прозасына юмористик, сатирик, җитди хикәяләр “Мин” повесте һәм “Утырып уйлар уйладым” дип аталган публицистик цикл керә. Шактый зур мирас дип бәяләргә мөмкин, әмма, драматургиясеннән аермалы буларак, алар әле аз өйрәнелгән.
Т.Миңнуллин “Дуслык хакына” китабын бастыргач, Г.Бакир “Социалистик Татарстан” газетасының 18 декабрь санында аңа шактый уңай бәя бирә. Барлас Камал да тәүге хикәя җыентыгында инде булачак язучыны күреп ала.
Әдипнең икенче китабы әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан игътибарсыз калдырыла. Хәтта өченче җыентыгы да бары Барлас Камаловның гына “Тәэсирле хикәяләр” исемле ике тәнкыйди мәкаләсендә бәяләнә һәм вакытлы матбугатта басылып чыга.
Фәнни эзләнүләрнең максаты: Туфан Миңнуллинның башлангыч чор прозасына хас үзенчәлекләрне ачу.
Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:
- башлангыч чор иҗатына караган әсәрләр белән танышу, өйрәнү объектын ачыклау;
- Т.Миңнуллинның күләмле һәм кече прозасына хас уртак һәм аермалы якларын табу;
- Т.Миңнуллинның башлангыч чор прозасына хас гомуми сыйфатлар турында нәтиҗәләр чыгару.
Хезмәтнең структурасы. Фәнни-эзләнү эше максат һәм бурычлар ачык билгеләнгән, теманың өйрәнелү дәрәҗәсе күрсәтелгән, язучы иҗатына гомумбәяләр чагылдырылган Керештән, проблема чишелгән бер бүлекле Төп өлештән һәм шул бүлектә чыгарылган нәтиҗәләрне бергә кушып биргән Йомгактан, аны язуда ярдәмче материал буларак файдаланган әдәбиятны һәм чыганакларны чагылдырган исемлектән тора.
Автор: Лейля Гимадиева