Татар теленнән тестлар.
Бәйләгеч сүз төркемнәре.
II вариант
I. 1. Бәйләгеч сүз төркемнәре ничәү?
А. 2; б. 3; в. 4.
2. Бәйлекләр нәрсәләрне бәйли?
А. сүзләрне; Б. җөмләләрне; В. сүзләрне һәм җөмләләрне.
3. Баш килешне сораучы бәйлекләрне билгеләгез:
А. таба, шикелле, кебек, сыман;
Б. белән, кебек, сыман, шикелле;
В. элек, соң, таба, хәтле.
4. Бәйлек сүзләрне билгеләгез:
А. белән, кебек, сыман, шикелле;
Б. янында, тирәсендә, кырында, буенда;
В. кем, шул, нәрсә, шундый.
5. Теркәгечләр җөмләдә нәрсәләрне бәйли?
А. сүзләрне; Б. җөмләләрне; В. сүзләрне һәм җөмләләрне.
6. Каршы куючы теркәгечләрне билгеләгез:
А. ә, ләкин, әмма, тик;
Б. өчен, чөнки, ләкин, гәрчә;
В. белән, кебек, сыман, шикелле.
7. Бүлүче теркәгечләрне билгеләгез:
А. я, яки, яисә;
Б. әмма, тик, ләкин;
В. белән, кебек, сыман.
8. Җыючы теркәгечләрне билгеләгез:
А. һәм,вә, янә, тагы;
Б. өчен, чөнки, ләкин, гәрчә;
В. белән, кебек, сыман, шикелле.
9. Ияртүче теркәгечләрне билгеләгез:
А. өчен, чөнки, ләкин, гәрчә;
Б. белән, кебек, сыман, шикелле;
В. чөнки, гүя, ки, әгәр.
10. Теркәгеч сүзләрне билгеләгез:
А. белән, кебек, сыман, шикелле;
Б. янында, тирәсендә, кырында, буенда;
В. аннары, кем –шул, шунлыктан, нинди –шундый.
II. 1. Бирелгән сүзләрне бәйлек һәм теркәгечләргә бүлеп язарга.
Кебек, сыман, гүя, яки, белән, чөнки, тик, һәм, хәтле, тикле, тагын, вә, элек, соң, янында, әмма, башка, да-дә, әгәр, саен, әллә, әле-әле, я, яисә, шикелле, белән, таба.
2. Түбәндәге җөмләләрне, җәяләрен ачып, күчереп язарга.
Кара төн (дә) (дә) ул, томан (да) (да)
Йолдыз кебек балкый юлың (да);
Өмет – синең йомшак мендәрең (дә).
Икмәгең (дә), эчкән суың (да)... (Ә.Ерикәй)
3.Төшеп калган хәрефләрне өстәп, текстны күчереп яз, теркәгеч һәм бәйлекләрне билгелә.
Туфанның г..мерендә бер тапкыр тукталып ял иткән урыны – Ак..ош күле. Ерак сәфәрләрдән соң арып килгән урыны, дачасы һәм бакчасы шул. Тургай чәчәге белән р..машкалардан башлап, бөт..н чәчәкләр дә бар анда. Көз җитү белән, алардан букет ясап, Тукай ..әйкәленә илтә. Балалар – мәктәпкә, ә Туфан – Тукайга. Һәр елны шулай, бер үк вакытта. Авыл карты кичтән әзерләнеп, иртән изгеләр к..беренә барган кебек бара һәм басып тора. Шунда аның рухы Тукай рухына кушыла сыман... (С.Хәким)
4. Тексттан алып, үзегез теләгән бер бәйлеккә һәм теркәгечкә морфологик анализ ясагыз.
Бәйләгеч сүз төркемнәре.
I вариант
I. 1. Бәйләгеч сүз төркемнәре ничәү?
А. 2; Б. 3; В. 4.
2. Бәйлекләр нәрсәләрне бәйли?
А. сүзләрне; б. җөмләләрне; в. сүзләрне һәм җөмләләрне.
3. Баш килешне сораучы бәйлекләрне билгеләгез:
А. таба, шикелле, кебек, сыман;
Б. белән, кебек, сыман, шикелле;
В. элек, соң, таба, хәтле.
4. Бәйлек сүзләрне билгеләгез:
А. белән, кебек, сыман, шикелле;
Б. янында, тирәсендә, кырында, буенда;
В. кем, шул, нәрсә, шундый.
5. Теркәгечләр җөмләдә нәрсәләрне бәйли?
А. сүзләрне; Б. җөмләләрне; В. сүзләрне һәм җөмләләрне.
6. Каршы куючы теркәгечләрне билгеләгез:
А. ә, ләкин, әмма, тик;
Б. өчен, чөнки, ләкин, гәрчә;
В. белән, кебек, сыман, шикелле.
7. Бүлүче теркәгечләрне билгеләгез:
А. я, яки, яисә;
Б. әмма, тик, ләкин;
В. белән, кебек, сыман.
8. Җыючы теркәгечләрне билгеләгез:
А. һәм,вә, янә, тагы;
Б. өчен, чөнки, ләкин, гәрчә;
В. белән, кебек, сыман, шикелле.
9. Ияртүче теркәгечләрне билгеләгез:
А. өчен, чөнки, ләкин, гәрчә;
Б. белән, кебек, сыман, шикелле;
В. чөнки, гүя, ки, әгәр.
10. Теркәгеч сүзләрне билгеләгез:
А. белән, кебек, сыман, шикелле;
Б. янында, тирәсендә, кырында, буенда;
В. аннары, кем –шул, шунлыктан, нинди –шундый.
II. 1. Бирелгән сүзләрне бәйлек һәм теркәгечләргә бүлеп язарга.
Таба, кебек, тагын, сыман, гүя, яки, белән, чөнки, тик, һәм, хәтле, тикле, вә, элек, соң, янында, әмма, башка, та-тә, әгәр, саен, әллә, әле-әле, я, яисә, шикелле, белән.
2. Түбәндәге җөмләләрне, җәяләрен ачып, күчереп язарга.
Бәхетлеме кеше дөнья (да)?
Ай туган (да) җиргә туса (да),
Бишеген (дә) көлеп яткан (да)
Күз тиярлек матур булса (да)... (Н.Дәүли)
3.Төшеп калган хәрефләрне өстәп, текстны күчереп яз, теркәгеч һәм бәйлекләрне билгелә.
Болар бар..сы да миңа бик таныш, бик якын. Әмм.. ләкин минем тагын нидер күрәсем килә. Ни ә..тсәң дә бер атна аерылышып торд..к ич! Ә яраткан кызыңа бер көннән соң да әзрәк сынап карыйсың инде, аның сиңа нич..грәк кара..ын белер өчен генә булса да! Ләкин юк, берни дә юк шике..ле. Шул ук Хафаза, шул ук Хәер, тик бүген ул ни өчендер әз генә боек, әз генә уйчан кебек. Нидән икән бу? Әллә миңа гына шулай күренәме? (Ә.Еники)
4. Тексттан алып, үзегез теләгән бер бәйлеккә һәм теркәгечкә морфологик анализ ясагыз.
Модаль сүз төркемнәре.
II вариант
I. Тест.
1. Модаль сүз төркемнәре ничәү?
А. 2; Б. 3; В. 4.
2. Ымлыклар нәрсәне белдерә?
А. ымлауны;
Б. хис-тойгы, ихтыярны;
В. эш кушуны, боеруны.
3. Кисәкчәләр нәрсәгә мәгънә төсмере өсти?
А. һәрвакыт сүзләргә генә;
Б. һәрвакыт җөмләләргә генә;
В. сүзләргә һәм җөмләләргә.
4. Кисәкчәләрне табыгыз.
А. икән, бит, ләкин, һәм;
Б. чөнки, гүя, әгәр, әмма;
В. ләбаса, инде, бит, генә.
5. Ымлыкларны табыгыз.
А. соң, иртә, бүген, элек;
Б. уф, урра, их, и;
В. уфылдый, хихылдый, чыркылдый, ахылдый.
6. Кисәкчәләр ничә төрле юл белән языла?
А. 2; Б. 3; В. 4.
7. Көчәйткеч кисәкчәләрне билгеләргә.
А. гына, генә, кына, кенә;
Б. бит, ич, лабаса, лә;
В. дөм, ап-, иң, зәп-.
8. Шатлануны белдерә торган ымлыкларны билгеләргә.
А. фи, фу, иһи, ай-һай;
Б. и, о, их-ма, иһи;
В. ух, уй, ах, абау.
9. И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! (Г.Тукай) – җөмләсендә ничә ымлык бар?
А. 1; Б. 2; В. бөтенләй юк.
10. Әллә артык кызык кеше без,
Әллә бер дә кызык түгелбез. (Г.Рәхим) - җөмләсендә ничә кисәкчә бар?
А. 1; Б. 2; В. 3.
II. Текстны җәяләрне ачып күчереп язарга, биремнәрне үтәргә.
Әнә якында гына урман караеп күренә. Урман артыннан иренеп кенә ко..ш күтәрелеп килә. Тирә-юн..дә ник бер җан иясе булсын. Тып-тын, ап-ак кар дәр..ясы. Өстән карасаң, Фатих белән без, м..гаен, шул дәр..яга төшкән ком бөрт..ге кебек кенә күренәбездер. К..ңелләр каядыр ашкына. Чана табаннары эзеннән атлаган аякларыбыз да ярыша сымак: кем кемне уза. Мин уң эздән атлыйм, Фатих сул яктан. Каршы җил безне тыярга теләгәндәй итә. Бишмәт чабуларын кайтара. Аяк астында кар шыгырдый.
Уф, арыдык, җан-тиргә баттык. Әнә урманга якын гына калаган инде. Кояш та, урманның бу ягына чыгып, аксыл күк ..өзендә асылынып тора.
(Р.Хафизовадан)
1. Кисәкчәләрне тап һәм күчереп яз.
2. Ымлыкларны тап һәм күчереп яз.
3. Беренче җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшер.
III. Кисәкчә белән бер җөмлә төзе һәм шул сүзгә морфологик анализ яса.
Модаль сүз төркемнәре.
I вариант
I. Тест.
1. Модаль сүз төркемнәре ничәү?
А. 2; Б. 3; В. 4.
2. Ымлыклар нәрсәне белдерә?
А. ымлауны;
Б. хис-тойгы, ихтыярны;
В. эш кушуны, боеруны.
3.Кисәкчәләр нәрсәгә мәгънә төсмере өсти?
А. һәрвакыт сүзләргә генә;
Б. һәрвакыт җөмләләргә генә;
В. сүзләргә һәм җөмләләргә.
4. Кисәкчәләрне табыгыз.
А. икән, бит, ләкин, һәм;
Б. чөнки, гүя, әгәр, әмма;
В. ләбаса, инде, бит, генә.
5. Ымлыкларны табыгыз.
А. соң, иртә, бүген, элек;
Б. уф, урра, их, и;
В. уфылдый, хихылдый, чыркылдый, ахылдый.
6. Кисәкчәләр ничә төрле юл белән языла?
А. 2; Б. 3; В. 4.
7. Көчәйткеч кисәкчәләрне билгеләргә.
А. гына, генә, кына, кенә;
Б. бит, ич, лабаса, лә;
В. дөм, ап-, иң, зәп-.
8. Шатлануны белдерә торган ымлыкларны билгеләргә.
А. фи, фу, иһи, ай-һай;
Б. и, о, их-ма, иһи;
В. ух, уй, ах, абау.
9. И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! (Г.Тукай) – җөмләсендә ничә ымлык бар?
А. 1; Б. 2; В. бөтенләй юк.
10. Әллә артык кызык кеше без,
Әллә бер дә кызык түгелбез. (Г.Рәхим) - җөмләсендә ничә кисәкчә бар?
А. 1; Б. 2; В. 3.
11. Текстны җәяләрне ачып күчереп язарга, биремнәрне үтәргә.
Көтүчегә төрл..сен күрергә туры килә икән, әй. Төштән соң көн бик тиз үзгәреп китте, күпме генә арада күкне кап-кара болыт каплады, яшен камчылары уйнаклый башлады, тирә-юн..не дер селкетеп күк күкрәде.
Аңа җавап итеп, Мәҗит тә кыл кушып үргән чыбыркысын болгады.
- Я, кайсыбызныкы каты шартлый? Синең чыбыркыңнан ут чыкмый шул. Электрлы түгел ич, - ди Мәҗит.
Шулай да уйлап торыр чак түгел бу. Әллә нишләп бик куркам шул яшеннән. Әнә бит, ничәмә тармакларга бүленеп, ерак-еракларга ыргыла. Я ул, утлы сызык булып, туп-туры җир өстенә сузыла. Шунда туры килсәң – беттең бит инде. Их, хәзер шушында җир асты юлы булса, бөт..н көтүне алып кереп кенә китәр идек.
(Г. Нәбиуллиннан)
1. Кисәкчәләрне тап һәм күчереп яз.
2. Ымлыкларны тап һәм күчереп яз.
3. Икенче җөмләдәге ия белән хәбәрләрнең астына сыз.
12. Ымлык белән бер җөмлә төзе һәм шул сүзгә морфологик анализ яса.
Фигыль сүз төркемен кабатлау
Мөстәкыйль эш Тест
1) Фигыль нинди сүз төркеме?
а) мөстәкыйль сүз төркеме;
ә) бәйләгеч сүз төркеме;
б) модаль сүз төркеме.
2) Фигыль нәрсәне белдерә?
а) предметны;
ә) эш – хәлне, хәрәкәтне;
б) билгене.
3) Фигыль нәрсә белән төрләнә?
а) зат – сан, заман;
ә) килеш, тартым;
б) дәрәҗә.
4) Казыйм, чүплим, буйыйм фигыльләре нәрсәне белдерә?
а) эш;
ә) хәрәкәт;
б) хәл.
5) Йоклый, шатлана, авырый фигыльләре нәрсәне белдерә?
а) хәрәкәт;
ә) хәл;
б) эш.
6) Йөгерә, сикерә, или фигыльләре нәрсәне белдерә?
а) эш;
ә) хәл;
б) хәрәкәт.
7) Кайсы фигыльләр башлангыч формада килгән?
а) сал, көл, көт;
ә) уку, сөйләү, эшләү;
б) атарга, сайларга, уйларга.
8) Фигыль күбрәк нинди җөмлә кисәге булып килә?
а) аергыч;
ә) ия;
б) хәбәр.
9) Юклык формасы нинди кушымча ярдәмендә ясала?
а) -ма, -мә;
ә) -а, -ә;
б) -ый, -и.
10) Кайсы фигыльләр затланышлы фигыльләр дип атала?
а) исем фигыль, сыйфат фигыль;
ә) хикәя фигыль, боерык фигыль, шарт фигыль;
б) хәл фигыль, инфинитив.
2. Бирелгән фигыльләрнең төркемчәләрен билгеләгез. Укучы (бала), сайлау, еларга, яз, уйласа, сикерер, ятмый, тотмаска, эшли, борыла – борыла, кайткач, җитте.
3. Перфокарта белән эш.
Перфокартада җавапны нокта белән билгеләргә, нокталарны тоташтырырга.
Юнәлешләр
Фигыльләр
Төп юнәлеш
Кайтым юнәлеше
Төшем юнәлеше
Уртаклык юнәлеше
Йөкләтү юнәлеше
Ачылу
Йөрешү
Юыну
Яздыру
Бизәү
4. Затланышсыз фигыльләрнең һәр төркемчәсенә берәр җөмлә уйлап языгыз. Фигыльләрнең астына сызыгыз.
5. Затланышлы фигыльләргә морфологик анализ ясарга:
Кайда ул Мәхәббәт Гөле?
Күңелдә шыткан иде!
Икәүләп саклый алмагач,
Юкка да чыккан иде...
Син дә инде бәргәләнмә,
Көндез шәмнәр кабызып.
Мин дә күним. Икебезгә дә
Тигән өлеш – ялгызлык.
(Равил Фәйзуллин)
Автор: Сабирова Халида Гарифзяновна