Татар теленнән тестлар
1. Исем нәрсәне белдерә?
А)предметның билгесен
Б) билгенең билгесен
В) предметны
2. Кем? соравы кайсы очракта бирелә?
А)барлык җанлы әйберләргә
Б) кешеләргә
В) кешеләргә һәм хайваннарга
3 Исем нәрсәләр белән төрләнә.
А)Берни белән дә төрләнми
Б) Килеш белән
В)Тартым, килеш, сан белән
4. Ялгызлык исемнәрне тап
А) Чистай
Б) шәһәр
В) миләүшә
5. Ясагыч кушымча ялганып ясалган исем
А) кушма исем дип атала
Б) ясалма исем дип атала
В) парлы исем дип атала
6. Ике сүз кушылып ясалган исем
А) ясалма исем дип атала
Б) кушма исем дип атала
В) парлы исем дип атала
7. Аккош ясалышы буенча нинди исем?
А)тамыр
Б)ясалма
В)кушма
8. Ясалышы ягыннан болар нинди исемнәр. Эшче, Актырнак
А)ясалма, кушма
Б)тамыр
В)кушма hәм ясалма
9. Ясалма исемне тап
А)китап
Б) дәфтәрләр
В)төзүче
10. Парлы исемне тап
А) әти-әни
Б) аккош
В) ярдәмче
11. Кушма исемне тап
А) бала-чага
Б) Караборын
В)игенче
12. Берлек санның күрсәткече
А) нар/-нәр
Б) лар/-ләр
В) дөрес җавап бирелмәгән
13.Күплек санның күрсәткече
А) лар/-ләр
Б) нар/-нәр
В)ике җавапта дөрес
14.Борын авазларына беткән исемнәргә нинди кушымча ялгана?
А) лар/ләр
Б) нар/нәр
В) дөрес җавап бирелмәгән
15.Татар телендә ничә килеш бар?
А) дүрт
Б) алты
В) җиде
16.Кайсы рәттәге исемнәр чыгыш килешендә?
А) урманга, урамга
Б) китапны,каләмне
В) өйдән, урамнан
17.Кайсы килешнең кушымчасы юк?
А)төшем килеше
Б) юнәлеш килеше
В) баш килеш
18. Бу исем нәрсә белән төрләнгән?
Китабым
А) килеш
Б) тартым
В)килеш һәм тартым
19. лары/ -ләре исемнәрдә нинди кушымча?
А) Иялек килеш кушымчасы
Б) 3 зат күплек сан тартым кушымчасы
В) Баш килеш кушымчасы
20. Күп нокталар урынына тартым кушымчаларының кайсын куяр идең?
Ашаганда колаг... селкенсен ,эшләгәндә йөрәг... җилкенсен
А) – ым/ем
Б) –ың/ең
В)- ы/е
киленнәр, икенче, тантана, герой.
дулкыннар, эшчән, басуларым, тәннәренә.
көзге, өчпочмак, тирә-юнь, колын.
пароход, ямь-яшел, яфраклар, яңгырлар.
нурлар, коена, әкрен, күтәрелә.
авыл , тау , җир .
Икмәк җиргә көч бирә..
кеше, килгән, яз, бабай.
давыл, йөри, мин, озын.
Автор: Курбанова Лейсан Фаргатовна