Рабочая программа по татарскому языка , 9 класс.
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
Дәреслек: Әдәбият (Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар әдәбияты): Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең һәм гимназияләренең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен дәреслек / Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А. - Өченче басма. – Казан: Мәгариф, 2005.
Хрестоматия: Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен / Төзүчеләр Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А. – 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2005.
Методик ярдәмлекләр:
Хөснетдинова Л.К. 9 нчы сыйныфта әдәбият укыту: укытучылар өчен кулланма. – Яр Чаллы, 2006.
Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.
Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004.
9 нчы сыйныф өчен программада татар әдәбиятына 68 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 68 дәрес үткәрү планлаштырыла. Һәр тема программада каралган сәгать санынча өйрәнелә. Аерма бары тик “Кыйссаи Йосыф” әсәрен өйрәнү дәресләренә генә карый: ул бер дәрескә арттырылды. Аның өчен йомгаклау һәм имтиханга әзерләнү дәресләреннән бер сәгать алынды. Дәресләрдә “Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты” интерактив китабын куллану, Интернет ресурслары белән эшләү кебек эш төрләреннән дә киңрәк файдалану, компьютер технологияләрен күбрәк кертү планлаштырыла. Программа материалының күләмле булуын истә тотып, өйгә индивидуаль эшләр дә күп бирелә.
Автор: Гарипова Гузалия Хабибрахмановна