Рабочая программа по тат.языку и лит-ре 2 класс
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
“6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе”
КАРАЛДЫ: КИЛЕШЕНДЕ: РАСЛАНДЫ:
МБ утырышы беркетмәсе Директор урынбасары Мәктәп директоры
№ 1 26 август 2013 ел _____________ Камалиева Л.Ю. _________Кузнецов С.А.
МБ җитәкчесе
Романова Г.Н. 27 август 2013 № 225 номерлы боерык белән
гамәлгә кертелде 29 август 2013 ел
2 нче “В” сыйныфының татар төркемендә укучы балалар өчен татар теле буенча эш программасы
Төзүче: 1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Нәҗметдинова Миләүшә Әнәс кызы
КАБУЛ ИТЕЛДЕ:
Педагогик совет беркетмәсе
№ 28 август 2013
2013-2014 нче уку елы
Аңлатма язу.
Эш программасы статусы.
Эш программасы структурасы.
Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.
Эш программасының эчтәлеге.
Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.
Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укучы татар балалары өчен төзелгән татар теле программасы түбәндәге максат һәм бурычларны үз эченә ала:
1.Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләүкебек уңай сыйфатлар булдыру.
2.Балаларда татар теле буенча мәгълүматлылык булдыру.
а) фонетика, лексика, сүз ясалышы, грамматика, стилистикага караган башлангыч мәгълүмат бирү;
б) телебезнең орфоэпиясе, лексикасы, грамматикасы, пунктуациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау. Хәрефләрдән иҗекләр һәм сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү.
3. Укучыларда аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылык булдыру. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча әйткәнне аңларга, аңлаганны тыңлаучыга җиткерергә, дөрес һәм матур итеп укырга, укыганның эчтәлеген сөйләргә, аерым темалар буенча әңгәмәләр кора белергә, аралашканда тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.
4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.
5. Укучыларда татар этнокультурасы буенча мәгълүматлылыкны үстерү.
Татар теленнән 2 нче сыйныфта белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы
Коммуникатив компетенция
Сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләм) буенча укучыларда күнекмәләр булдырыла. Беренче баскычта укучылар укылган яки тыңланган текстның эчтәлегенә төшенә, темасын билгели ала, текст буенча әңгәмә үткәрә ала, гади план төзеп, телнең орфографик һәм орфоэпик нормаларын саклап, телдән яки язмача эчтәлеген җиткерә, тексттагы җөмләләрне синтагмаларга бүлеп, сөйләм яңалыгын белдергән кисәкләргә логик басым ясап, сәнгатьле итеп укый белә, текстка үз мөнәсәбәтен белдерә һәм аны дәлилли. Тәкъдим ителгән темалар (үзе турында, гаилә, туган тел, туган ил, табигать, хезмәт, балалар тормышы, сәламәтлек, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр) буенча диалогик һәм монологик сөйләм оештырырга сәләтле. Дөрес һәм матур язу күнекмәләрен үзләштерә. Төрле типтагы язма эшләр (диктант, изложение, сочинение) башкара. Көндәлек аралашуга бәйле сөйләм этикеты үрнәкләрен дөрес файдалана.
Лингвистик компетенция.
Татар теленең тармаклары буенча үзләштерергә тиешле төп теоретик мәгълүматлар:
Хәреф һәм аваз турында төшенчә, татар теленең авазлары, аларның язуда бирелеше, каллиграфик язылышы, татар алфавиты. Татар сингармонизм законы. Иҗек, сүз басымы, хикәя, сорау, боеру җөмләләрнең интонациясе.
Мөстәкыйль сүз төркемнәре (исем, сыйфат, фигыль), аларның төркемчәләре, төрләнеше һәм сөйләмдә кулланылышлары).
Сүзтезмә һәм җөмлә, җөмләдә сүз тәртибе. Гади җөмлә төрләре. Җөмләнең баш кисәкләре.
Этнокультура өлкәсенә караган компетенция
Дәреслекләрдә һәм өстәмә дидактик материалларда татар халкының милли гореф-гадәтләре, тарихы, мәдәнияте чагылган материаллар урын ала. Татар халык авыз иҗаты ядкарьләреннән табышмак, мәкаль-әйтемнәр, әкият, җыр, мәзәкләр белән таныштырыла.
милли рухи һәм мәдәни мирас буларак, шәхес формалашуда ролен билгеләп, белем бирүгә таләпләр башлангыч, төп һәм урта (тулы) белем бирү баскычларына аерылып бирелде.
Татар теленнән 2 нче сыйныфта укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:
Татар теленнән 2 нче сыйныфта укучылар өчен формалашырга тиешле күнекмәләр:
Татар теленнән 2 нче сыйныфта укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар:
Татар теленнән 2 нче сыйныфта предметара эшчәнлек:
Татар теленнән 2 нче сыйныфта укучыларның шәхси үсеш-үзгәреше:
Этнокультура өлкәсенә караган компетенция.
Татар халкының милли гореф-гадәтләре, тарихы, мәдәнияте .Татар халкының мәкаль-әйтемнәре, табышмаклары.Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре, матур әдәбият әсәрләреннән милли үзенчәлекне чагылдырган лексик берәмлекләр. Көндәлек аралашуга бәйле татар сөйләм этикеты нормалары.
2 нче сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр
Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә
Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итү
Тыңлап аңлау
Фикерләү белән бәйле күнекмәләр
Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше
1. Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.
2. Эшне планлаштырырга өйрәнү.
3. Эшнең дөреслеген тикшерү.
4. Эш сыйфатына бәя бирә белү.
1. Дәреслек белән эш итә белү.
2. Хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку.
3. Балалар өчен нәшер ителгән китаплар, газета-журналларны, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек һәм аңлап уку.
4. Этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку.
5. Текста очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.
6. Текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.
1. Укытучының (сыйныфташның) өйрәнгән материалга нигезләнгән сөйләмен тыңлап аңлау.
2. Текстны тыңлаганнан соң, төп фикерне башкаларыннан аера белү.
3. Татарча сөйләмне тыңлап, сүз һәм җөмлә чикләрен билгеләү.
4. Ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.
1.Уку мәсьәләсен куярга өйрәнү.
2. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.
3, Төшенчә, термин, кагыйдә,закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен булдыру.
4. Грамматик анализ төрләрен үзләштерә башлау:
Сүз төзелешенә анализ;
- сүз төркемнәренә морфологик анализ;
- гади җөмләгә анализ;
5. Тикшеренү ысуллары:
- модельләштерү;
-охшатып эшләү.
1. Телдән сөйләм:
-Кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;
-Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе;
-Тәрҗемә итү күнекмәсе..
2. Язма сөйләм:
-күчереп язу;
-татар этнокультурасына караган сүзләр кертеп, җөмләләр язу;
-үзең, гаилә, мәктәп турында кечкенә хикәяләр яки котлау язу;
-сүзлек диктанты – 4
(7 -10 сүз)
-контроль диктант- 2
(20-25 сүз);
Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары
Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:
Телдән сөйләү белән бергә, башлангыч сыйныфларда язу күнекмәләре дә формалаштырыла. Моның өчен түбәндәге язма эшләр башкарыла:
Матур язуга караган кимчелекләрне төзәтү дә язк күнегүләренә керә. , 2 нче сыйныфта кайбер укучыларның дәфтәрләренә аерым хәрефләрне язу үрнәкләре бирелә.
Матур язуның күләме: 2 нче сыйныфта 2 юл. Бу эш һәр дәрестә алып барыла.
Тикшерү характерындагы язма эшләр күләме:
Сыйныфлар
Эш төрләре
Сүзлек диктанты
Контроль диктант
Диктант
Сочинение
Изложение
2
4
2
5
1
1
Күчереп язу өчен сүз һәм җөмләләр күләме:
Сыйныфлар
Эш төрләре
Сүзләр
Җөмләләр
2
8-13
4-5
Күчереп язуны бәяләү:
1. Эш пөхтә башкарылса, орфографик хаталары булмаган, ләкин 1-2 җирдә хәрефләрнең урыны алышынган булса, эшкә “5” ле куела.
2. Эш бик пөхтә башкарылмаса, 1-2 хата җибәрелсә, хәрефләрнең урыны алышынган булса, эшкә “4” ле куела.
3. Язуда 3-5 хата җибәрелсә яки хәрефләрнең урыны алышынган булса, текст пөхтә язылмаса, төзәтүләр булса, эшкә “3” ле куела.
4. Хаталар саны 5 тән артса, төзәтүләр күп булса, “2” ле куела.
Сүзлек диктантын бәяләү:
1.Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.
2.Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.
2 нче сыйныфта диктантларны бәяләү:
Сыйныфлар
Эш төрләре
Сүзлек диктанты
Контроль диктант
Изложение
Сочинение
2
7-10 сүз
20-25 сүз
15-20 сүз
10-15 сүз
1. Хатасыз яки тупас булмаган 1 хата җибәрелгән, дөрес каллиграфия белән матур итеп язылган эшкә “5 ле куела.
2.Өчтән артык хата булмаган һәм пөхтә итеп язылган; хатасыз, ләкин төзәтүләр белән бик бик үк пөхтә язылмаган эшкә “4”ле куела.
3. Биш орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә “3” ле куела.
4. Алты орфографик, биш пунктуацион хаталы эшкә “2” ле куела.
Изложениене бәяләү:
1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5»ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)
2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.
3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә«3» ле куела.
4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарныңсаны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.
Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү
Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.
Сочинение план нигезендә языла. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме 2 нче сыйныфларда 0,5 бит.
Сочинениене бәяләү
1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5»ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)
2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4»ле куела.
3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3»ле куела.
4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2»ле куела.
Грамматик белемнәрне бәяләү:
Укучы ана телендә өйрәнелгән грамматик күренешләрне сөйләмдә дөрес кулланса, тупас булмаган 1-2 хата җибәрсә, укытучыга 1-2 өстәмә сорау бирергә туры килсә, “5” ле куела.
Төп таләпләрне үтәп тә, 2 грамматик хата ясаса, ләкин өстәмә сораулар саны 3 тән артмаса, “4” ле куела.
Грамматик форма һәм җөмләләрне сөйләмдә куллана белсә, ләкин 4-5 грамматик хата җибәрсә, “3” ле куела.
Грамматик күнекмәләр начар үзләштерелсә, грамматик кагыйдәләрне сөйләмдәә куллана алмаса, хаталар 6 дан артып китсә, “2” ле куела.
№
Төп темалар
Сәг.
Белем һәм күнекмәләр
1
1сыйныфта үткәннәрне кабатлау.
12 с.
2
Авазлар һәм хәрефләр.
46 с.
3
Сүз төркемнәре.
33 с.
4
Җөмлә.
9 с.
5
Кабатлау.
2 с.
Предмет
Сыйныф
Барлык сәгатьләр саны
Атнага сәгатьләр саны
Яңа белем
үзләштерү
Контроль
диктант саны
Өйрәтү характерындагы язма эшләр
Кабатлау, ныгыту
Б.С.Т.Ү.
Дәреслекнең авторы, елы
Татар теле
2 в
102 с.
3 с.
55 с.
2 с.
5 с.
24 с.
16 с.
Татар теле китабы, (Ф.Ф. Харисов, Ч. М. Харисова, А. К. Җәләлиева – Казан:”Мәгариф нәшрияты”, 2012 ел).
Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары
УМК
Электрон ресурслар
1. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, “Ачык дәрес” газеталары
2. Харисов Ф.Ф. “Основы методики обучения татарскому языку как неродному.” – СПб: филиал издательства «Просвещение», 2001. – 431 с.
3. Р.Р.Нигъматуллина - “Татар теле өйрәнүчеләргә кагыйдәләр һәм күнегүләр”- Казань: Мәгариф,2004.- 205 бит.
4. Р.З. Хәйдарова- “Научно-педагогические аспекты билингвального образования В Республике Татарстан”- Мәгариф, 2006.- 200 бит.
5. Г.С.Нуриев, М.Ф.Кашапова - “Сөйли белгән морадына ирешкән”- Казан,”Школа”-2010.-204 бит.
6. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары. (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010)
7. Шәйдуллин Ф. Татар теленнән өстәмә күнегүләр. – Әлмәт, 2001. – 112 б.
8. Р.Даутов.- “Балачак әдипләре” - Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2002.- 223 бит.
9. М.Ә. Вәлиуллин, Н.Х. Саттарова “3 нче класста татар теле дәресәре”.
10. И.Ш.Хәбибуллина, Н. Ф. Шамсутдинова.
“ 1-3 нче сыйныфлар өчен татар теленнән язма эшләр җыентыгы”.
11. М. Х. Хәсәнова . “Диктантлар җыентыгы:1-4 нче сыйныфлар”.
№
Дәрес темасы
Сәгать саны
Дәрес тибы
Укучыларның эшчәнлегенә хар-ка эш төрләре
Контроль төрләре
Үзләштерелгән
материалның планлаштырылган нәтиҗәсе
Искәрмә
Дата
План буенча
Факт.
I чирек
1нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау
1.
Б. С. Ү. “Исәнме, мәктәп!”
1
Б. С. Т. Ү. дәресе
Диалог төзү
2/09
2.
Авазлар һәм хәрефләр.
1
Яңа белем үзләштерү дәресе
Сүздә хәреф һәм авазларны дөрес аера белү. Аваз белән хәреф арасындагы аерма; хәреф авазның билгесе булып йөрү. Сузык һәм тартык авазларны аера белү.
Сузык һәм тартык авазлар турында мәгълүмат бирү.
5.09
3.
Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.
1
Яңа белем үзләштерү дәресе
Сүзләрне иҗеккә бүлү. Сүздә ничә сузык аваз, шулкадәр иҗек булуын аңлау.
Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм иҗекләп юлдан юлга дөрес күчерергә өйрәтү.
7.09
4.
Кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә торган сүзләр.
1
Яңа белем үзләштерү дәресе
Кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә торган сүзләрне җөмләдә дөрес билгеләү.
Сүзлек диктанты
9.09
5.
Эшне, хәрәкәтне белдерә торган сүзләр.
1
Яңа белем үзләштерү дәресе
Эшне, хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне җөмләдә дөрес билгеләү.
Эшне, хәрәкәтне белдерә торган сүзләр белән таныштыру һәм җөмләдә билгеләргә өйрәтү.
12.09
6.
Билгене белдерә торган сүзләр.
1
Яңа белем үзләштерү дәресе
Билгене белдерә торган сүзләрне җөмләдә билгеләргә өйрәтү.
Билгене белдерә торган сүзләр белән таныштыру һәм җөмләдә билгеләргә өйрәтү.
14.09
7.
Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф.
1
Яңа белем үзләштерү дәресе
Исем һәм фамилияләрне баш хәрефтән башлап дөрес язу.
Яңа сүзләр хисабына балаларның сүзлек байлыгын арттыру.
Кеше исемнәре яздыру
Балаларга кеше исемнәрендә һәм фамилияләрдә баш хәреф турында мәгълүмәт бирү.
16.09
8.
Шәһәр, авыл, елга исемнәрендә баш хәреф.
1
Яңа белем үзләштерү дәресе
Шәһәр, авыл, елга исемнәрен баш хәрефтән башлап дөрес язу.
Шәһәр, авыл, елга исемнәре яздыру
Шәһәр, авыл, елга исемнәрен баш хәрефтән башлап дөрес язарга өйрәтү.
19.09
9.
Б. С. Ү. Рәсем буенча хикәя төзү.
“Минем мәктәбем”.
1
Б. С. Т. Ү. дәресе
Тулы һәм матур җөмләләр төзү
хикәя язу
Картинага карап хикәяләүгә өйрәтүне дәвам итү.
21.09
10.
Җөмлә.
1
Яңа белем үзләштерү дәресе
Җөмләдә сүзнең кем яки нәрсә турында баруын һәм алар турында нинди яңалык хәбәр ителүен белдерә торган кисәкләрне күрсәтү.
Аерым сүзләрдән җөмләләр төзү, сүзләр арасындагы бәйләнешне аңлату.
23.09
11.
Диктант.
“Безнең бакча”.
1
Белемнәрне тикшерү
Диктантны укучылар белән бергә җентекләп тикшерү.
диктант
М.Ә. Вәлиуллин, Н.Х. Саттарова “3 нче класста татар теле дәресәре”( 23 нче бит).
Укучыларның белемен, күнекмә һәм дөрес яза белүләрен тикшерү,
өлгерешен исәпләү.
26.09
12.
Хаталарны төзәтү өстендә эш. “1 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау” темасы буенча күнегүләр эшләү.
1
Хаталарны төзәтү өстендә эш.
Хаталарны төзәтү өстендә эшләү, кагыйдәләрне искә төшерү
Хаталарны төзәтү өстендә эш.
Хаталарны төзәтү өстендә эш.
28.09
Авазлар һәм хәрефләр.
13.
Алфавит.
1
Яңа белем үзләштерү дәресе
Беренче хәрефкә карап, дәреслектәге сүзлекчәдән алфавит тәртибендә сүзләрне табарга өйрәтү, бирелгән сүзләрне, беренче хәрефләренә карап, алфавит тәртибендә язарга өйрәтү.
Алфавитны яттан сөйләү
Алфавитны белүнең әһәмиятен аңлату, татар алфавитында хәрефләрнең аваз мәгънәләре һәм исемнәре белән таныштыру,.
30.09
14.
Алфавитны гамәли куллану күнегүләре.
Беренче хәрефкә карап, дәреслектәге сүзлекчәдән алфавит тәртибендә сүзләрне табарга өйрәтү, бирелгән сүзләрне, беренче хәрефләренә карап, алфавит тәртибендә язарга өйрәтү
Алфавитны белүнең әһәмиятен аңлату, татар алфавитында хәрефләрнең аваз мәгънәләре һәм исемнәре белән таныштыру.
3.10
15.
Сузык авазлар.
1
Яңа белем үзләштерү дәресе
Сузык авазларны аера белү.
Сузык авазларны аера белергә өйрәтү.
5.10
16.
Калын һәм нечкә сузыклар.
1
Ныгыту дәресе
Калын һәм нечкә сузыклар. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары. Татар һәм рус телләрендә бу сузыкларның әйтелеш үзенчәлекләре.
Сүзлек диктанты
7.10
17.
Б. С. Ү. Рәсем өстендә эш. “ Көзге эшләр”.
1
Б. С. Т. Ү. дәресе
Тулы һәм матур җөмләләр төзү
хикәя язу
Картинага карап хикәяләүгә өйрәтүне дәвам итү.
10.10
18.
[а] авазы. А хәрефе.
1
Яңа белем үзләштерү дәресе
А хәрефе белән таныштыру
Сүзләр язу
А, а хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү.
12.10
19.
[ә] авазы. Ә хәрефе.
1
Яңа белем үзләштерү дәресе
Ә хәрефе белән таныштыру
Сүзләр язу
Ә ә хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү.
14.10
20.
[о] авазы. О хәрефе.
1
Яңа белем үзләштерү дәресе
Дәрестә өйрәнелгән фразаларны истә калдыру эшен дәвам итү, укытучы үрнәгендә җөмләләрне кабатлап әйтә белергә өйрәтүне дәвам итү
Сүзләр язу
О о хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү.
17.10
21.
Б. С. Ү. Рәсем өстендә эш. “Көндәлек режим”.
Автор: Назмутдинова Миляуша Анасовна