"Озын толым! конкурсы
А.Б. Исәнмесез,хәерле көн, хөрмәтле тамашачылар. Без бүген бу залга “Озын толым” бәйгесенә җыелдык. Татар кызлары элек – электән чибәрлекләре, тыйнак, уңган, озын толымлы булулары белән дан тотканнар. Хатын-кызларның матурлыгы озын чәч толымнары белән үлчәнгән. Безнең көннәрдә озын чәчле кызларны табу кыенрак.
Нинди генә шигырьләр сөйләнмәгән дә, нинди генә җырлар җырланмаган озын толымлы кызлар турында. Кызлар үзләре дә озын чәчләре белән горурлана, кирәк чакта матурлыгын күрсәтә белгәннәр.
Чәчләрңне шаян җилләр
Уйнап сүтәләр,
Тын дулкыннар йөрәгеңне
Назлап үтәләр.
Озын чәчле кызлар элек тә, хәзер дә игътибарга һәм ихтирамга лаек. Андый кызлар безнең мәктәптә дә күп икән.
Ә хәзер, әйдәгез озын толымлы кызларыбызны бирегә чакырыйк. (Көй астында кызлар берәм-берәм сәхнәгә үтә.
Автор: Закирова Светлана Искандаровна