"Сәламәт гаилә" конкурсы
Балаларны теге яки бу физик күнегүләрне аңлы рәвештә башкарырга, үз организмнарының мөмкинлекләрен белергә өйрәтү – коллективыбызның төп бурычы булып тора. Мәктәпкәчә яшь ул – шәхеснең кеше буларак формалашуы гына түгел, ә балаларның физик үсешенә нигез, фундамент салыну чоры да. Сәламәт бала – ул күңеле дә, психикасы да, физик үсеше дә камил булган зат. Моның өчен без тиешле хәрәкәт режимы, туклану, рациональ режим, тирә – юньнең гигиеник нормативларга туры килүе, гигиена күнекмәләренә ия булуга, ата – аналар белән эшләүгә, гаиләдә сәламәт тормыш рәвешен пропогандалауга, ул эшне оештыруга һәм аны контрольдә тотуга зур игътибар бирәбез.
Максатка ирешү өчен без яңа чаралар, белем бирүнең нәтиҗәле алымнарын кулланып, балаларны сәламәт тормыш рәвешенә табигый чыныгу юлы белән өйрәтү, физик һәм рухи яктан үз үсеш юлын күрсәтү һәм өйрәтү, балалар, тәрбиячеләр, ата – аналар коллективын сәламәт яшәү рәвеше идеясе тирәсенә туплау өстендә эшлибез. Бакчада үткәрелә торган төрле бәйрәм иртәләре балада сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруда зур роль уйный. Бәйрәмнәрнең әти – әниләр катнашында үтүе дә бик нәтиҗәле, физик яктан да бик файдалы: йөгерү, сикерү ярышларында һәм төрле уеннарда балаларның теләп катнашуы күренә.
Ватанны саклаучылар көненә карата бакчада уздырылган “Әти – әни – мин – спорт гаиләсе” конкурс – кичәсендә дә балалар бик теләп катнаштылар. Кичәгә әзерлек алдан ук башланды. Гаиләләр “Без спорчылар гаиләсе” дигән темага газета чыгардылар, “Ничек авырмаска?” дигән викторина сорауларына җавап бирделәр. Ә балалар “Без спортны яратабыз” дигән темага бик тырышып рәсем ясадылар.
Кичәгә килгәндә һәр гаилә өйдә балалары белән яратып уйный торган хәрәкәтле уен әзерләп килгән иде.
Кичәнең төп өлешендә гаиләләр, командаларга бүленеп, эстафета ярышында көч сынаштылар. Әти – әниләр белән бергәләшеп балалар йөгерделәр, сикерделәр, туплар, кыршаулар белән ярыштылар.
Татар халкының “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән бик күркәм әйтеме бар. Ә бу әйтем – хәзерге заманның көн кадагы, чөнки 21 нче гасырга сәламәт һәм акыллы кешеләр кирәк.
Автор: Нигмятзянова Рузалина Рифкатовна