"Һөнәрләр" ( "Профессии") Разработка урока татарского языка в 4 классе.
Тема:Һөнәрләр.
Максат:1.Укучыларны төрле һөнәр исемнәре белән таныштыру.
2.Һөнәр исемнәрен сөйләмдәактивлаштыру.Милли-төбәк компонентлары кулланып,балаларның белем Дәрәҗәсен,кызыксынучанлыкларын үстерү.
3.Укучыларның әти-әниләренең хезмәтенә,башка хезмәт ияләренә хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау:дәреслек,дәфтәр,магнитофон,карточкалар,тест битләре,компьютер.
Дәрес барышы:
I.Оештыру өлеше.
1.Исәнләшү.
2.Дежур укучы белән әңгәмә.
II.Өй эшен тикшерү.
III.Актуальләштерү.
1.-Укучылар,сез хәзер язмада шигырьләр тыңларсыз.Безнеңбүгенге дәресебез нәрсәтурында булыр икән? Нинди һөнәрләр ишетерсез?Игътибар белән тыңлап утырыгыз.
Әткәм минем тракторчы.
Әткәм эшен ярата.
Яҗа сөргән җирнеңисе
Аңкый һәрбер тарафтан.(Ф.Сафин)
Минем әти-йорт төзүче.
Ул сала биек йортлар.
Ул салган яңа йортларда
Балкып яналар утлар.(Ә.Ерикәй)
Минем –әнием-тегүче,
Үз эшен бик нык сөя:
Ул теккән җылы киемне
Бик күп кешеләр кия.(Ф.Яруллин)
Ә менәминем апа
Конфет-прәннек сата.
һәммәсе мактап китә.
Апамны хөрмәт итә.(М.Садри)
Ә минем апам Һава
Фермада сыер сава.
Беркөн барап карадык,
Сыерларын санадык.(М.Садри)
Дәү әтисе белән Каюм
Көн дәбара урманга.
“Дәү әтисе кем?” дисезме?,
Умартачы ул анда.(Ә.Габиди)
(Укучыларның җаваплары )
IV.Төп өлеш.
1.Дәреслектәге 1нче күнегүдәге сүзләрне барыбыз бергә дөрес итеп әйтеп чыгабыз.
һөнәр-һһөнәрләр,эш-эшләр,оешма –оешмалар,завод-заводлар,фирма-фирмалар.
2.-Без бүген һөнәр исемнәре белән танышабыз.Ә нәрсә соң ул –һөнәр?
(слайд)Ожеговның аңлатмалы сүзлегендә һөнәр сүзенең аңлатмасы шулай язылган:
Профессия-это у людей основной род занятий,трудовой деятельности.Димәк,һөнәр-ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең төп төре.(дәфтәргә язалар)
Кайбер һөнәр исемнәре тамыр яки ясалма нигезгә сүз ясагыч кушымчалар:-чы,-че,-учы,-уче кушымчалары ялганып ясалалар(рәсемнәр күрсәтелә)
3.–Ә хәзер,балалар,экранга карагыз әле.Бу кем?(балалар ребус чишәләр:табиб,сыер,савучы,тәрбияче,сатучы,очучы).
4.-Балалар,карагыз әле.Агрономнар,тракторчылар,комбайнчылар нишлиләр?(алар икмәк үстерә).
-Ә терлекче нишли?(терлекче терлек карый).
-Ә сыер савучы нишли?(ул сыер сава).
- Көтүче нишли?(көтүче көтү көтә).
-Димәк,авылда кемнәр яши?(балалар санап,әйтеп китәләр).
-Укучылар,уйлап карагыз әле.Укытучы авылда яши,ә укытучы шәһәрдә яши аламы?(әйе,яши ала).
-Балалар,шәһәрдә дә,авылда да тагы кемнәр яши?(сатучы ,тегүче,табиб,төзүче).
5.Димәк,шул ук кешеләр авылда да,шәһәрдә дә яшиләр.Хәзер экранга карагыз әле.Беренче баганада кем?,икенче баганада –кайда эшли? Соравына җавап бирәторган сүзләр язылган.Кемнәр дөрес җөмләләр төзеп әйтә ала?
КЕМ?
НәРСә?
Укытучы
Фабрикада эшли
Сатучы
Мәктәптә эшли
Тегүче
Төзелештә эшли
Аш пешерүче
Хастаханәдә эшли
Табиб
Кибеттә эшли
Төзүче
Ашханәдә эшли
Сыер савучы
Фермада эшли
6.Физминутка.”Миңлебай” көенә.
Күрсәт әле,үскәнем
Ничек сыер савалар?
Менә шулай,менә шулай
Шулай сыер савалар.(Ничек печән чабалар,ничек машина йөртәләр).
7.-Мин җөмләләр төзедем.Әгәр дөрес булмаса дөресләп тйзергәкирәк.(Балаларга ялгыш язылган җөмләләр бирелә.Фигыльләр өстәлгәтаратыла.Укучылар үзләренең җөмләләренә туры килүче сүзләрне эзләп табалар.)
Аш пешерүче пешерә.Сатучы сата.Табиб дәвалый.Төзүче төзи.Укытучы укыта.Сыер савучы сыер сава.Тегүче тегә.Көтүче көтү көтә.Умартачы бал җыя.Рәссам рәсем ясый.Балыкчы балык тота.Тәрбияче балалар тәрбияли.
V.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1.Тест биремнәре:
1)Тәрбияче кайда эшли?
А)төзелештә
Б)фабрикада
В)балалар бакчасында
2)Төзүче нишли?
А)балалар тәрбияли
Б)күлмәкләр тегә
В)биналар төзи
3)Тегүчегәнинди предметлар кирәк?
А)кайчы,энә,җеп,линейка
Б)дәфтәр,ручка,бетергеч
В)градусник,мамык ,бинт,укол
2.Лото уены.Гаиләелы эмблемасы ясала.Икенче ягына төрле һөнәр ияләренә кирәкле предметлар ясала.”Бу предметлар кемгәкирәк?” соравына җавап бирәләр.
3.Парларда эшләү.
-Нинди рәсем килеп чыкты?
-Ә хәзер парлап эшлибез.Бер-берегездән сорагыз,әти-әниләрегез кайда эшлиләр?
4.Әсез үзегез үскәч кем булырга телисез?Менәминем кулымда тылсымлы тартма.Үзегезнең теләкләрегезне язып салыгыз.Мәктәпне тәмамлагач,сыйныф җитәкчегез белән бергәалып укырсыз.Хыялларыгыз тормышка ашар микән.
5.Безнең Минзәлә районына балта осталары,телекчеләр,тракторчылар һ.б. авыл хуҗалыгы эшчеләре кирәк.Тырышып эшләгән кешене зурлыйлар,хөрмәт итәләр.Безнеңрайонда да тырыш,уңган кешеләр бик күп.Мәсәлән:Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы Илгизәр Гыйззәтуллин,экономика фәннәре кандидаты Илшат Янгиров,язучылар-Рәшит Гәрәй,Марс Шабаев һ.б.
VI.Йомгаклау.Укучыларның җавапларын бәяләү.
-Балалар,сез ничек уйлыйсыз:һөнәрнең кайсысы кирәклерәк,әйбәтрәк?(Балаларның җаваплары).
-Димәк,бөтен эшләр дә кирәкле,барысы да яхшы.
-Сез бүген нәрсәләр белдегез?
-Нәрсәләрне истә калдырырга кирәк дип уйлыйсыз?
VII.Өй эше.Әти-әниләрегезнең һөнәрләре турында хикәя төзеп килергә.
Автор: Салимова Гульшат Инсафовна