Мөхәммәт Мәһдиевнең "Бәхилләшү" повестенда автор образы"
Язучы прозаик буларак Мөхәммәт Мәһдиевнең исеме матбугатта алтмышынчы елларның ахырларыннан күренә башлый. 60 нчы елларда татар әдәбиятына бер төркем сәләтле язучылар килә. Алар илгә азмы-күпме демократия, азатлык килгән чорда әдәбиятка керделәр. Аларны рус әдәбиятында – шестидесятники, язганнарын исә “Деревенская проза” дип атадылар. Үзәк тема – авыл һәм табигатне саклау, ахыр чиктә кешелекне катастрофадан коткарып калу. Мөхәммәт Мәһдиев үзенең әдәбиятка алып кергән авыл темасына тугрыклы калды, монда аның берничә юнәлеше бар:
1. 40 нчы еллар уртасы һәм ахыры кешеләрнең күңел матурлыгы, яшәү рәвеше, өмет-хыяллары (“Без 41 нче ел балалары”, “Фронтовиклар”).
2. Сугыштан соңгы авыл кешеләренең дөньяга мөнәсәбәте, үзләре саклап алып килгән әхлак-әдәп, күңел матурлыгы (“Торналар төшкән җирдә”, “Исәнме, Кәшфи абый”).
3. Чор, аның үзенчәлекле яклары, кешеләре, аларның рухи җаны, әлеге чор белән саубуллашу(“Бәхилләшү”).
Мөхәммәт Мәһдиевнең прозада беркемне дә кабатламый торган үз стиле, үзенең язу манерасы бар. Ул – әсәр өчен материал сайлауда, аңа якын килү һәм аны сәнгатьле сурәтләү алымнарында гаять үзенчәлекле язучы. Аның күпчелек әсәрләрендә башыннан ахырына кадәр үтәли сузылып бара торган сюжет сызыгын очратмыйсың. Автор бер вакыйгадан икенчесенә, бер урыннан икенче урынга, бер дәвердән икенче дәвергә, күперләр салып тормыйча, җиңел күчеп йөри. Шуңа бәйле рәвештә аның язу стиленең характеры да үзгәрә: кырыс реализм, юмор, сатира, лиризм үзара бер-берсе белән гел аралашып, чиратлашып бара. Гомумән, нечкә юмор, ирония, халыкчан тапкырлык – язучы стиленә хас төп сыйфатлардан санала. Менә “Бәхилләшү” повесте дә, басылып чыгу белән, бәхәс уятты.
Автор: Халитова Лилия Азатовна