“Экологик фаҗигаләр – рухи түбәнәю нәтиҗәсе” (Гомәр Бәширов әсәрләре буенча)
Эзләнү эшебезнең темасы итеп, без олуг әдибебезнең үз вакытында ук экологик афәтне кисәтүен, “Туган ягым – яшел бишек” һәм “Җидегән чишмә” әсәрләрендә табигать өчен көрәшнең кешелек өчен көрәшкә әверелүен күрсәтүен ачыклауны алдык. Эшебезнең төп максаты –“Туган ягым – яшел бишек”тә чагылыш тапкан табигать һәм шәхес мөнәсәбәтләре темасының “Җидегән чишмә” әсәрендә югары дәрәҗәгә күтәрелүен күрсәтү, романдагы идея-проблематиканы ачыклау, авторның экологик һәлакәткә китерүче сәбәпләрне кешенең әхлакый, рухи ярлылануы белән бәйләвен, романның бүген һәм киләчәктә дә актуаль булачагын дәлилләү. Бу тема бик актуаль дип саныйбыз, чөнки, беренчедән, экология мәсьәләсе - әлегә дәүләтләр дәрәҗәсендә дә чишелеш таба алмаучы, әмма яшәешебез өчен иң зарур мәсьәләләрнең иң мөһиме.
Автор: Зайнуллина Эльвира Тимеряновна