“Абдулла Алишның “Әни ялга киткәч” хикәясе
Тема . Абдулла Алишның “Әни ялга киткәч” хикәясе
Максат . 1. “Әни ялга киткәч” хикәясе белән таныштыру.
2. тыңлап аңлау, аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү, актив аралашуга тарту,
төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү, бердәм хәрәкәт итәргә, белем алырга
өйрәтү, өйрәнгән сүзләрне диалогик, монологик сөйләмгә кертү.
3. Әниләргә ярдәм итү, хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау:презентация, ноутбук, экран, проектор, төрле биремнәр язылган карточкалар
Материал: 6 нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова)
Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру(йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп).
Дәреснең планы
I. Оештыру өлеше.
II. Актуальләштерү.
1. Өй эшен кабатлау, искә төшерү. Карточкада язылган сорауларга җавап бир.(куиз-куиз-трейд)
2. Һәр укучыга карточкалар таратыла. Җөмләнең төшеп калган сүзләрен язып бетер.
III. Төп өлеш.
1. Презентация карау. Фикер алышу. Теманы уйлау. (төркемнәрдә фикер алышу, үз версияләрен әйтү) Әни рәсеме, әби, әти, малай, өй, идән себерү, чәй, мәктәпкә бару, аш пешерү.
Теманы укытучы әйтә.Абдулла Алишның “Әни ялга киткәч” хикәясе
2. Хикәяне эчтән укып чыгу.
3. Хикәяне төркем эчендә бер кеше кычкырып укый.
4. Аңлаганнарын тикшерү.
Мин биргән сорауга кыска җавап бир.
5. Ә хәзер без бу хикәяне кыскартабыз. Карточкада бирелгән җөмләләрне хикәянең эчтәлеге буенча урнаштырырга кирәк. Бер биттә ике кеше эшли. (Релли тейбл)
6. Берничә кешедән сорау.
7. Раунд Тейбл (бер биттә төркемдәге барлык укучылар да чиратлап язалар) кулланып эшләү. Ике раслауның кайсысы дөрес?
8. Команданың бер кешесе генә укый, тикшерәбез.
9. Ситуацияләр . Бергәләп телдән әйтү.
10. Микс пэа шэа. Балалар музыка астында йөриләр, музыка туктагач, якын кеше белән парлашалар. Релли Робин кулланып, бер-берсенә сөйлиләр.
11. Әниең кунакка киткәч өйдә нәрсәләр эшлисең? Сөйләшү.
IV. Йомгаклау. Өй эше бирү. Әниең кунакка киткәч, син өйдә нәрсәләр эшлисең? Шуның турында сөйлә.
Автор: Никитина Альбина Егоровна