Исемнәрнең I,II,III затларда берлек санда тартым белән төрләнүе
Дәрес план-конспекты
Дәрес темасы: Исемнәрнең I,II,III затларда берлек санда тартым белән төрләнүе
Максатлар:
Фәнни максат (Кабатлау дәресе): Укучыларның исемнәрнең I,II,III затларда берлек санда тартым белән төрләнүе турында алган белемнәрне кабатлау, тирәнәйтү;
Коммутикатив максат: темаларын тыңлап аңлау, аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү;
Тәрбияви максат: Укучыларда бер-беренә, башка кешеләргә хөрмәт хисен, толерантлык хисен үстерү.
Дәрес бурычлары:
1)Исемнәрнең I,II,III затларда берлек санда тартым белән төрләнүе темасын кабатлау, лексик темага бәйле сүзлек запасын баету;
2) Бер-берсенә матур теләкләр теләү ярдәмендә укучыларда хөрмәт, теләктәшлек, дуслык, толерантлык хисләрен уяту, үстерү.
3)Лексик темага бәйле монологик һәм диалогик сөйләм үстерү.
Алымнар: Дәреслек белән эшләү, проектор белән эшләү, рәсемнәр белән эш.
Дәрес принциплары:иҗадилык, күрсәтмәлелек, уку-укыту һәм тәрбия берлеге, өлешчә эзләнү, ситуатив-тематик.
Методлар: кабатлау, аңлату, өлешчә эзләнү.
Дәрес төре: Кабатлау дәресе.
Җиһазлау: проектор, дәреслек, карточкалар, мультимедиа.
Автор: Сайфетдинова Динара Маратовна