Халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлакый тәрбия бирүдә мәкальләрнең роле
Тезислар
Собханкул урта мәктәбенең
I категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Калкаманова Гөлназ Фәнил
кызының эше
Тема: Халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлакый тәрбия бирүдә мәкальләрнең роле.
Актуаллек. Бүгенге көндә төп бурычларыбызның берсе – һәрьяктан камил булган зыялы шәхес тәрбияләү.Ә ул,үз чиратында, туган телебезне яратучы, үз халкының мәдәниятын, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, тарихын хөрмәт итүче булырга тиеш. Яңа буын дәүләт стандартларында белем һәм тәрбия бирүне, милли традицияләргә таянып, халык педагогикасы нигезендә алып бару тәү чираттагы максатлар дип танылды.
Борынгы грек фәлсәфәчесе Сенека “Гыйлемлелектә алга китеп тә,әхлаклылыкта артта калган кеше алга китүдә иң артта калган кеше,”-дигән.
Татар халык авыз иҗаты элек-электән халык тарафыннан киң кулланылган һәм яшь буынны тәрбияләүгә юнәлтелгән. Үз телен онытып, руслашкан баланы яңадан үз асылына кайтару искиткеч авыр эш. Шуңа күрә мин үземнең дәресләремдә халык авыз ижаты урнәкләре булган мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, әкиятләр, тизәйткечләр кулланам. Әхлак тәрбиясе бирүдә иң мөһим һәм нәтиҗәле эш төрләренең берсе итеп тел һәм әдәбият дәресләрендә мәкальләр куллануны күрәм.
Өйрәнеү объекты: татар халык мәкальләре
Максат: Әхлак тәрбиясе бирүдә, тел һәм әдәбият дәресләренә кызыксыну уятуда мәкальләр куллануның иң мөһим һәм нәтиҗәле эш төрләренең берсе булуын исбатлау, методик папкалар әзерләү.
Бурычлар:
1. Мәкальләрнең тематик яктан бүленешен өйрәнү;
2. Укыту эшчәнлеге нәтиҗәләренә куелган таләпләргә туры килгән төрле эш алымнарын билгеләү;
3. Мәкальләрнең зур тәрбия чыганагы икәнлеген мисаллар ярдәмендә күрсәтү;
4. Укучыларда мәкальләр туплау эшчәнлегенә кызыксыну уяту.
Гипотеза: Дәресләрдә мәкальләр куллану укучыларның татар теле һәм әдәбияты дәресләренә карата кызыксынуын арттыра; фикерләү сәләтен , сөйләм телен баета.
Автор: Калкаманова Гульназ Фаниловна