Г. Тукай премиясе иясе,Әлмәт шәһәре шагыйрәсе Клара Булатова белән очрашу кичәсе.
29 нчы ноябрь көнне лицеебызда татар әдәбиятының йөзек кашы булган, шигърияттә якты йолдыз булып балкыган, үзенең киң кырлы иҗаты белән меңнәрчә китап сөючеләрнең күңелен яулаган Клара Гариф кызы Булатова белән очрашу булды. Бик күптән күрешеп сөйләшәсе килә иде Клара апа белән. Үзе бер буын, үзе бер шигъри ачыш, үзе бер иҗади утрау булган шәхесне үз күзләрең белән күрү, рәхәтләнеп сөйләшеп утырудан да бәһалерәк ни була ала! Бу очрашуга 4, 5 һәм 10 нчы сыйныф укучылары алдан ук әзерләнделәр: шигырьләрен ятладылар, җырларын өйрәнделәр. Шагыйрә белән очрашу шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Клара апа үзенең укытучылык һөнәре турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Укучылар да үзләрен кызыксындырган сорауларына тулы җаваплар алдылар. Соңыннан Клара Булатова укучыларыбызга: “Рус мәктәбе булуга карамастан, сез үз туган телегездә саф, матур итеп сөйләшәсез. Укытучы өчен моннан да олырак бәхет бармы икән? ” -дип, үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бу очрашу укучылар күңелендә озак сакланыр дип уйлыйм. Клара апабыз да бит :”Мондый укучыларым белән тагын очрашырга язсын ”,- дигән теләген белдереп китте .
Автор: Шамсиева Ильгиза Альбертовна