Главная / По типу материала / Сценарии праздников: дошкольные, начальные, старшие классы

Әдәби – музыкаль кичә

Скачать
51.5 КБ, 890330.doc Автор: Юнусова Масгуда Масхутовна, 1 Апр 2015
Скачать
1.27 МБ, 890333.ppt Автор: Юнусова Масгуда Масхутовна, 1 Апр 2015

Әдәби – музыкаль кичә

1 нче слайд “Туган җирем - шатлык иле”

Алып баручы -1. Туган җирем минем – шатлык иле.

Туган телем – бөек Тукай теле.

Чәчләремнән назлап сыйпый мине,

Бу җирләрнең хәтта искән җиле.

Алып баручы - 2. Республикабызның башкаласы – Казан шәһәре. Казан - бай тарихлы, мәдәниятле шәһәр. Ул 10 – 11 нче гасырларда ук төзелә. Иң авыр чорларда да үз телен, динен, гореф-гадәтләрен саклап кала.. Үткәне юкның киләчәге юк, диләр. Ә безнең үткәнебез бар, киләчәгебез якты. Шуңа күрә без туган җиребезне яратабыз, үзебезнең татар баласы булуыбыз белән горурланабыз.

1. Татарстаным минем (Р. Харис шигыре) Динә 2 нче слайд “Татарстаным минем”

Син безне тудырдың, үстердең,

Тик сиңа бурычлы мәңге без.

Юк бит ул тагын бер синдәй җир –

Язың – яз! Җәең – җәй! Көзең – көз!

Көч бирдең, рух бирдең, дәрт бирдең –

Улларың, кызларың – баһадир.

Сокланмый мөмкинме соң сиңа –

Суың – су! Күгең – күк! Җирең – җир!

3 нче слайдБуа шәһәренә - 230 ел, районыбызга - 80 яшь

А. б. -1. Республикабызның көньяк – көнбатышында безнең туган җиребез – Буа районы урнашкан. Үзенең уңдырышлы туфрагы, мул игенле басу-кырлары, тирән сулы Зөя, Карлы елгалары, калын урманнары белән бай яши ул. Быел без Буа шәһәре оешуга - 230, районыбызга - 80 яшь тулуны билгеләп үтәбез.

2. Тантана (Әхмәт Рәшит) Ренат 4 нче слайд “Тантана”

Буаларның даны ерак йөри –

Үстерә ул аны елдан-ел;

Бәрәкәтле табын түрләрендә

Быел менә тагын шатлык мул.

Бүген менә сөенечле хәбәр –

Тантанада халык бары да;

Ничәмә мең тонна ашлык биргән

Татарстан амбарларына.

3. Җире дә бит гаять юмарт аның, Зәйнәп 5 нче слайд

Яңгыры да була җитәрлек;

Ә сез, якташларым, сынатмагыз –

Буа данын гел –гел күтәрик.

Такыр юлдан чаба машиналар

Иртә таңнан алып көнозын,

Раслап бәхет орлыклары белән

Буаларның изге хак сүзен.

4. Мой город (А. Мартынов, г. Буинск) Ләйсән 6 нчы слайд “Мой город”

Люблю свой город, бор сосновый,

Реку Свиягу, Карлу и поля.

Свой садик маленький вишневый.

Черемуху душистую, сирень и тополя.

Люблю простор полей и нивы,

Когда по ним гуляет ветерок.

И слушать шепот листьев ивы

На берегу Свияги в теплый вечерок.

Смотрю и удивляюсь, как мой город

Растет и хорошеет по часам.

Ему уже за двести, но он молод

И каждый год стремится выше к небесам.

5. Буа ягым (Ф. Зыятдинова) Дилә 7 нче слайд “Буа ягым”

Буа ягым минем – туган ягым,

Иркен синең басу - кырларың.

Тормышымны минем җырлы иткән,

Моңлы иткән якты хыялым.

Сайрар кошлар тулы урманнарың,

Тугайларда – чәчкә гөлләрең.

Бары синдә генә шатлык белән,

Бәхет белән үтә көннәрем.

Тыңлап үстем синдә кошлар җырын,

Чишмәләрнең бәллүр агышын.

Җанга газиз булган туган яктан

Аермасын иде язмышым.

Җыр “Безнең ил.” 8 нче слайд

Башларыма кигән эшләпәмнең

88 икән өлгесе.

Килгәннәрдән бирле карап торам

Сез икәнсез дөнья көзгесе.

Безнең ил – уйнар-көлер җирләр,

Безнең ил – сандугач сайрар җир.

9 нчы слайд “Районыбыз сугыш елларында”

А. б. - 2. Безнең тыныч тормышыбыз зур югалтулар бәрабәренә яулап алынды. Быел Җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. Җиңү көнен якынайтуда районыбыз халкы да зур өлеш кертә. Районнан 10 меңнән артык кеше сугышка озатыла. Шуларның 3082се генә исән кайта.

10 нчы слайд “Герой якташларыбыз”

А. б. - 1. Петр Шафранов, Анатолий Самочкин, Михаил Гарнизовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ә Зыятдин Арысланов – Дан орденнарының тулы кавалеры. Хәзер районыбызда Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран бик аз. Без аларны хөрмәтләргә, батырлыкларын онытмаска тиешбез. Сәламәт, безгә үрнәк булып яшәсеннәр иде әле!

6. Как много лет прошло с тех пор, Илдар

Как началась война,

Но знаем мы от фронтовиков,

Какой она была.

11 нче слайд

Җыр “ Солдатлар ”( Ф. Әхмәдиев муз., Р. Әхмәтҗанов сүзләре)

Озатып вокзаллар каршында

Маңгайдан үптеләр аналар.

Тузанлы юллардан үттеләр

Дөньяны күрмәгән балалар.

Балалар керделәр утларга,

Балалар сүз бирде тупларга.

Күпләре, төренеп шинельгә,

Калдылар еракта йокларга.

“Балалар, торыгыз, балалар,

Ашыгыз суына табында...”

Ничә ел тормыйлар балалар

Иделдә һәм Дунай ярында.

Уятма, йокласын, син ана,

Айларны, елларны санап бар.

Күңелдә һаман яшь, гел бала –

Кайтмаган солдатлар, солдатлар.

7. Ватаным өчен. (Фатих Кәрим) Альмир 12 нче слайд

Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр,

Иң дәһшәтле утка керәмен,

Шулай була калса, кояшны да

Бүген соңгы тапкыр күрәмен.

Мин сугышка керсәм, дошманымның

Йөрәгенә төзәп атамын;

Үзем үлсәм, балаларым кала

Минем гомерем булып, Ватаным.

8. Кала дөнья, кала бар матурлык, Раил

Ал чәчәкләр кала болында,

Чәчәкләргә төренеп эзем кала,

Җырым кала үткән юлымда.

Үләм икән, үкенечле түгел

Бу үлемнең миңа килүе.

Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен

Сугыш кырларында үлүе. (1942)

13 нче слайд “Мы будем помнить о погибших”

9. Сколько горя и страданья Әлфия

Принесла нам всем война?!

Хоть и страшно вспомнить все,

Но забыть ничто нельзя.

Мы будем помнить о погибших,

О тех, кто Родину сберег,

И сохраним в сердцах своих

Память тех неугасших лет.

14 нче слайд

А. Б. – 2. Сугыш кырларында җиңү яулап кайткан фронтовик якташларыбыз – бүгенге бәхетле тормыш, азатлык өчен көрәшүчеләр. Алар – җиңүчеләр. Без тыныч яшәсен, төпле белем алсын, тамагыбыз тук, өстебез бөтен булсын, сәламәт яшәсен дип көрәшүчеләр алар.

А. б. – 1. Без тыныч яшәсен, төпле белем алсын, тамагыбыз тук, өстебез бөтен булсын, сәламәт яшәсен дип көрәшүчеләр алар.

10. Без бәхетле. Телисең икән, спорт белән шөгыльлән, кызыклы түгәрәкләргә йөр, төрле фәннәрне үзләштер. Рушан

11. Без бәхетле. Яныбызда кадерле әти - әниебез, яраткан укытучыларыбыз, дусларыбыз бар. Без бәхетле. Тыныч, рәхәт тормышта яшәвебез белән бәхетле без! Фәнзилә

12. Бүген дә, иртәгә дә... (Ш. Әхмәдулла) Адилә 15 нче слайд

Меңләгән йолдыз җемелди

Төнге күк гөмбәзендә.

Шулай балкысын тормыш та,

Бүген дә, иртәгә дә.

Төшмәсен рух, сүнмәсен дәрт,

Читен икән – бирешмә.

Кыюларга юллар ачык –

Бүген дә, иртәгә дә.

Җыр “Бәхетле булыгыз!” (Р. Әхъярова муз., Р. Миңнуллин сүзләре) 16 нчы слайд

Әгәр сез ир-егет икән,

Эш тотсын кулыгыз.

Кулыгыздан килгән кадәр

Игелек кылыгыз.

Куш.: Һәммәгез дә минем

Теләктән уңыгыз:

Бәхетле булыгыз!

Бәхетле булыгыз!

Торган саен хикмәтлерәк

Көнебез, елыбыз.

Шатлыкларга, мәхәббәткә,

Бәхеткә - юлыбыз. Куш.:


Автор: Юнусова Масгуда Масхутовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә Хасаншина Лейсан Илдусовна 20 Мар 2015
разное Кояш гомере телим мин, әнием сиңа! (Әниләр көненә багышланган әдәби – музыкаль кичә) Юнусова Масгуда Масхутовна 20 Мар 2015
презентация, документ Әдәби – музыкаль кичә Юнусова Масгуда Масхутовна 1 Апр 2015
документ Музыкаль әдәби кичә : “Су – яшәү чыганагы” Шарифуллина Энджекай Юнусовна 7 Дек 2015
документ Әдәби-музыкаль кичә. "Тукай – сүнмәс йолдыз ул." Хайруллина Миляуша Закариевна 10 Фев 2016
разное Летние посиделки ("Җәй көне урамда кич утыру". Әдәби- музыкаль кичә) Гайсина Каусария Газизулловна 31 Мар 2015
разное Летние посиделки ("Җәй көне урамда кич утыру". Әдәби- музыкаль кичә) Гайсина Каусария Газизулловна 31 Мар 2015
документ "Әти-әни һәм мин !"(әдәби музыкаль кичә) Шигапова Наджия Наиловна 1 Апр 2015
документ Әдәби-музыкаль кичә “Укытучым” Хайбуллина Фания Фаридовна 1 Апр 2015
документ Яшисе килә. Әдәби - музыкаль кичә. Асадуллина Гульфина Габделфартовна 1 Апр 2015
документ "Без бәйрәмгә барабыз..."(әдәби-музыкаль кичә ) Шарифуллина Гулия Азгатовна 20 Мар 2015
документ «Озак еллар онытып торган өчен кичер безне ,кичер ,Исхакый.” Әдәби музыкаль кичә. Мингазетдинова Розалия Файзрахмановна 20 Мар 2015
документ Әдәби-музыкаль кичә "Якты, зур талант" Мингазетдинова Розалия Файзрахмановна 20 Мар 2015
документ Тарихларда укып ятларлык Муса Җәлилнең тууына106 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә. Хайруллина Рамзия Миргазияновна 20 Мар 2015
разное "Мамадыш - гүзәл төбәк" темасына әдәби-музыкаль кичә Саматова Зульфира Рифхатовна 20 Мар 2015
документ Әдәби-музыкаль кичә "Фәнис Яруллинны искә алу" Сираева Гульнафис Наиловна 20 Мар 2015
документ Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә . Салихова Рамзия Равиловна 20 Мар 2015
документ Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә . Салихова Рамзия Равиловна 20 Мар 2015
документ Әдәби музыкаль кичә. "Жизнь моя как песня прозвучала" Гареева Ландыш Мухаметрахимовна 20 Мар 2015
документ “Шигърият бәйрәме” (әдәби музыкаль кичә) Хисамова Нурсия Муллануровна 20 Мар 2015
презентация Риза Фәхреддин иҗаты буенча әдәби-музыкаль кичә Замалиева Лилия Ильгизовна 20 Мар 2015
документ Г. Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә. Султанова Гульнара Сереновна 20 Мар 2015
документ «Язлар белән Тукай килә!» (әдәби-музыкаль кичә) Валиева Раиля Марсовна 30 Мар 2015
документ Әдәби-музыкаль кичә ГАИЛӘ - ТӘРБИЯ УЧАГЫ Гайнемова Гульсима Бизановна 31 Мар 2015
документ Әдәби-музыкаль кичә. Әлифба бәйрәме. Халитова Гелшат Нургалиевна 31 Мар 2015
документ Әдәби- музыкаль кичә "Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә" Кучербаева Зинфира Анасовна 31 Мар 2015
документ Шәүкәт Галиевнең 85 еллык юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә Ашрапова Альмера Гарифулловна 1 Апр 2015
документ Кәрим Тинчуринның туган көнен билгеләп үтү өчен әдәби-музыкаль кичә сценарие Зайнуллина Эльвира Тимеряновна 1 Апр 2015
разное Иң кадерле әнием (Әниләр көненә багышланган әдәби- музыкаль кичә) Гатауллина Резеда Гайсовна 1 Апр 2015
документ “Сүзләр иле”ндә кунакта (Шәүкәт Галиев иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә) Маликова Айгуль Фанитовна 19 Окт 2015
документ "Шушы яктан, шушы туфрактан без..." (әдәби-музыкаль кичә) Гимазова Флера Гилмразиевна 2 Мар 2016
документ "Бөек Җиңүгә багышлана" музыкаль әдәби кичә. Мусина Рамзия Рафиковна 18 Янв 2016
документ "Яңа Чишмә-тыныч төбәгем"әдәби музыкаль кичә. Мусина Рамзия Рафиковна 19 Янв 2016
документ "Җиңү юлы буйлап..." (әдәби-музыкаль кичә). Шарифуллина Гулия Азгатовна 13 Дек 2015
документ Әбием истәлекләре.(Татар әдәбиятыннан әдәби-музыкаль кичә) Гараева Айгуль Рашитовна 11 Дек 2015
документ "Кояш гомере телим,әнием сиңа" музыкаль әдәби кичә эшкәртмәсе. Мусина Рамзия Рафиковна 18 Янв 2016
документ Х. Туфанның тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә “Кулыңдагы китабымда, чордаш, Шигырьләрдә минем йөрәгем”. Зарипова Аниса Газизулловна 20 Мар 2015
документ "Күңелләрдә син, Тукай" (Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтү өчен әдәби-музыкаль кичә сценарие) Зайнуллина Эльвира Тимеряновна 1 Апр 2015
документ "Батыр да, шагыйрь дә" әдәби- музыкаль кичә Чистай муниципаль районы “ 1 нче гимназия” бюджет белем бирү учреждениесе Шайхутдинова Роза Маратовна 7 Дек 2015
документ музыкаль кичә Х.Халиков Хадиева Гульназ Масхтовна 22 Апр 2015