ФГОС шартларында татар әдәбияты дәресләрдә мәкаль жанрын куллану
Аналитик эш ярдәмендә укучыга әдәби әсрне тикшерү юлларын күрсәтү, әдәби әсәр мәгънәсенеӊ чикләрен тоярга ярдәм итү- бүгенге көн таләбе. Әдәбиятны метапредмет технологиясе белән укыту баланың дөньяны кузаллавын формалаштыра. Мондый дәресләрдә алган белемнәр- универсаль. Алар теория категориясеннән практикага күчәләр. Метапредмет дәресләргә нигезләнеп укытуныӊ максаты- әдәби әсәрне анализ ярдәмендә тикшереп, аныӊ мәгънәсен тулы аӊлау сәләте формалаштыру гына түгел, ә баланы уйларга, үз фикерен дәлилләргә өйрәтеп, туган нәтиҗәне үз тормыш тәҗрибәсе итеп алуда да . Нинди кыйммәтләрне сайларга? Кемгә ышанырга? Боларның барысы алдында бала югалып кала. Әсәр үзенчәлекләрен традицион анализлау гына әлеге проблемаларны чишми. Минемчә, татар теле һәм әдәбияты дәресләренә дә халык авыз иҗатыннан мәкаль жанрын кертеп җибәрү бик отышлы. Чөнки нәкъ менә мәкальләрдә халык педагогикасының күп кенә мөһим нигезләре чагылыш тапкан. Бала алар аша тормышның төрле тарафларын, үткәннең дә, үзебез тудырган хәзерге көннең дә әһәмиятен тирәнрәк аңлый.
Автор: Умнова Лилия Ивановна