Главная / Старшие классы / Родной язык и литература

Эссе "Минем педагогик осталыгым"

Скачать
33 КБ, 1325811.doc Автор: Гатиатуллина Лилия Хәмит кызы, 7 Дек 2015

«Минем педагогик осталыгым»

Эссе

Мин - Гатиатуллина Лилия Хәмит кызы.

Питрәч районының, Татарстандагы иң зур авылларның берсе булган, бик матур табигатьле Шәле авылында 1973 нче елның 21 нче мартында тудым. 1990 нчы елда Шәле урта мәктәбен тәмамладым. Мәктәптә укыган елларымда

җәмәгать эшләрендә, ярышларда актив катнаштым. Мәктәп һәм район күләмендә үткәрелгән спорт ярышларында призлы урыннар яуладым. Мин хәзер дә чаңгы шуарга, баскетбол уйнарга бик яратам.

Мәктәпне тәмамлагач, 1990 нчы елда Казан дәүләт университетының Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетына укырга кердем. Хыялым, әнием кебек,– татар теле һәм әдәбияты укытучысы булу иде. Бу хыял миңа әти-әниемнән күчкәндер дип уйлыйм. Хыялым тормышка ашты. Мин – укытучы. 1995 нче елны Питрәч районының Шихазда мәктәбендә беренче педагоглык эшчәнлегемне башлап җибәрдем. 12 ел Шихазда мәктәбендә, 8 ел Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбендә эшләдем, ә хәзерге вакытта эшчәнлегемне Питрәч икенче гомуми белем бирү мәктәбендә дәвам итәм. Рус балаларына да, татар балаларына да татар теле укытам. Үз эшемне яратам һәм нәтиҗәсен күреп куанам. Рус балалары да татар телен кызыксынып өйрәнәләр. Без укучылар белән ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар, төрле бәйгеләр, КВН нар үткәрәбез.

Укучыларым белән республика һәм район директорларына, республика һәм районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ачык дәресләр, чаралар күрсәттем. Дәресләрдә “Дәрес-экскурсия”, “Дәрес-сәяхәт”, Дәрес-уен” формалары кулланам. Бу дәрес формаларында укучылар актив катнашып, дәреснең төрле алымнарына төшенәләр, туган телне кызыксынып өйрәнәләр. Дәресләрдә, чараларда үземнең методик темамны яктыртам..

Минем методик темам: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компонентларын куллану”. Бу тема өстендә 2002 нче елдан бирле эшлим. Укучы үзе яши торган төбәкнең табигатен, аның үзенчәлекләрен, халкын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, тарихын аеруча яхшы белергә тиеш.

Мин үз дәресләремдә милли-төбәк компонентларына зур игътибар бирәм, һәр дәрестә диярлек шул тема өстендә эшлим. Укучыларымда туган төбәккә, туган җиргә, республикага мәхәббәт тәрбиялим.

Укучыларым белән сыйныфтан тыш чаралар еш үткәрәбез. Алар белән татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен, җырларын өйрәнәбез.

“Аулак өй”, “Каз өмәсе”, “Нәүрүз” бәйрәмнәрендә татар балалары гына түгел, ә рус балалары да теләп катнаша. Татар һәм рус балалары бергәләп татарча бииләр һәм җырлыйлар. Бу чаралар, бәйрәмнәр укучыларда татар телен өйрәнүгә теләк уята.

Ачык чаралар, дәресләрнең нәтиҗәсе буларак укучыларым олимпиадаларда да сынатмыйлар. Берничә ел рәттән призлы урыннар алдылар, төрле бәйгеләрдә актив катнашып киләләр.

Укучылар белән музей, театрларга да еш йөрибез. Казанның истәлекле урыннарында экскурсиядә булабыз.

Күргән мәгълүматны укучылар дәрестә файдаланалар, сөйлиләр, алган тәэсирләре белән уртаклашалар.

Мин үз эшемне яратам һәм нәтиҗәсен күреп шатланам.

Мин бик оптимист кеше. Кылган изге гамәлләремә сөенәм, тормышымнан, гаиләмнән, туган-тумачаларымнан канәгать. Нинди генә эшкә тотынсам да, җиренә җиткереп, пөхтә итеп, кешеләр канәгать булырлык итеп эшләргә тырышам.

Миңа тормышта эшчән, тырыш, кешеләрне эчкерсез ярата белә торганнар ошый. Җебеп торган, ялкау, канәгатьсез кешеләрне үз итә алмыйм.

Ел тәүлеге мин чәчәкләр үстерәм. Бүгенге көндә безнең өйдә гөлләрнең 80 нән артык төре бар. Җәй көне бөтен тирә-юньне чәчкәләргә күмәм, агачлар утыртам.

Икенче шөгылем тәмле-тәмле төрле ризыклар пешерәм. Табын бизәп, татар халкының милли ризыкларын пешереп ләззәтләнәм.

Мин кечкенәдән җырларга, биергә яратам. Бала вакыттан ук минем күңелемдә әнием өйрәткән татар халык җырлары чыңлый. Ул җырларны бөтен нечкәлекләре белән башкарырга омтылам. Әле дә безнең гаилә ансамбле бар, төрле концертларда, телевидениедән без ансамбль белән чыгыш ясыйбыз. Җыр, хезмәт яраткан кешенең күңеле көр, хисләр белән тулган була аның.

Ә укытучылык сәләте әниемнең әнисе ягыннан килгән. Әбиемнең әтисе Хәсән бабай Хәмзин Шәле авылында 40 елдан артык мулла булып торган. Бабай укытучы булу белән бергә, кешеләрне дә дәвалаган. Әнием белән әтием шулай ук укытучылар. Алар 40 елга якын Шәле урта мәктәбендә балаларга белем бирәләр. Үзем 20 ел укытучы булып эшлим. Ирем Хәлим белән ике малай үстерәбез. Үз балаларыма да, укучыларыма да ана теленә, татар теленә, мәхәббәт тәрбиялим. Олы улым Гатиатуллин Фәнил өч ел татар теленнән республика олимпиадасында призер булды. Кечкенә улыбыз Фәнис ике ел рәттән район күләмендә үткәрелгән татар әдәбияты олимпиадасында 2 урынны алып килде.Укучыларым район, республика, россия күләмендә уздырыла торган бәйгеләрдә катнашалар. Бу бит инде минем эшемнең нәтиҗәсе, педагогик осталыгымны күрсәтә.

Шулай булгач, укытучы булу минем өчен горурлык та, шатлык, бәхет китерә торган һөнәр дә.


Автор: Гатиатуллина Лилия Хәмит кызы
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован