Доклад на тему "Великому драматургу татарского народа Галиаскару Камалу 135 лет"
Сикертән ил язмышында үз эзләрен калдырган тарихи шәхесләре, атаклы кешеләре, истәлекле вакыйгалары белән данлыклы.
Әйе, егерменче йөз башы әдәбияты һәм мәдәнияте өлкә-сендә күренекле урын алган атаклы драматург, сүз остасы, журналист, җәмәгать эшлеклесе, татар театрына нигез са-лучы, ялкынлы публицист, Г. Камал – туган ягыбыз горур-лыгы.
2003 нче елга кадәр бөтен чыганакларда да әдипнең туган җире дип Казан шәһәре күрсәтелде. Республика милли ар-хивында Гарифуллин Дамир Хәйрулла улы тарафыннан Сикертән авылы метрикасы табылды Һәм әлегә атаклы шә-хеснең шушы авылда 1879 нчы елның 30 гыйнварында туганлыгы, 6 яшькә кадәр яшәгәнлеге ачыкланды. Әлеге мәгълүмат “Мәдәни җомга” газетасының 2004 нче елның
30 гыйнвар санында яктыртылды. Бу газетта Сикертән авы-лында 1879 нчы елда тутырылган метрика дәфтәренең бер бите бирелгән. Язуларның өченче юлында Галиәсгарның искечә 17 гыйнварда тууы, атасының иген игүче Галиәкбәр Камалетдин улы икәнлеге язылган.
Галиәкбәр Камалетдинов аз сүзле, коры табигатьле, үз сү-зендә нык торучы кеше була.Үзенең бер хәреф тә яза бел-мәвеннән туйган булганлыктан, Галиәсгарне, бар көчен куеп, зур гыйлемле кеше булганга кадәр укытырга карар бирә.
Галиәсгар тулы йөзле, кечкенәлегенә карамастан, җитди карашлы бер бала булып үсә. Ата-анасының иртә таңнан кара төнгә кадәр эш өстендә утырулары, Галиәсгаргә иркә-ләнергә мөмкинлек булмый.
Җәй көннәрендә Галиәсгарне анасының туган авылы Мас-рага - әбисе, анасы белән бертуган апалары-абыйлары яны-на кайтарып куя торган булганнар. Яшь баланы авылга җибәрүнең сәбәбе кечкенә: җәй башлану белән Казан татар кустарьлары Мәкәрҗә ярминкәсенә көн-төн хәзерлек алып барганнар. Масра авылы Галиәсгар өчен курорт булып хез-мәт иткән. Бабасы Хәбибулла гаиләсендә ашау-эчү мул бу-ла. Болар бар да Галиәсгарнең сәламәтлеге өчен уңай йо-гынты ясый.
Галиәкбәр Камалетдиновның бер кызык табигате булган. Ул бер квартирда бер елдан артык тора алмаган, гел күчеп йөргән, шунлыктан Галиәсгаргә “Госмания”, “Халидия”, Галләм хәзрәт, Әҗимов, “Мөхәммәдия” мәдрәсәләрендә укырга туры килә. Казанга кайткач, әдип бөтен күңелен
театр эшенә бирә.
Белгәнебезчә, үзенең тормышын зур эшчәнлек, нәтиҗәле хезмәт белән уздырган. Г. Камалның таланты бик күп тар-макларда чәчәк атты, татар культура тарихында онытыл-маслык үрнәкләр калдырды. Г. Камалның тормышы һәм иҗаты татарның иҗтимагый фикер үсеше тарихында якты сәхифә булып тора.
“ Г.Камал мирасы” дигәндә иң әүвәл аның “Беренче театр”, “Безнең шәһәрнең серләре”, “Банкрот”, комедия-ләрен, “Бәхетсез егет”, драмасын күз алдында тотабыз. Аларны классик үрнәк әсәрләр дип атыйбыз. Әлбәттә, Г.Камалның башка иҗат җәүһәрләрен дә (ә ул барлыгы 30дан артык пьеса һәм инсценировкалар, шигырьләр, мә-каләләр, бәяләмәләр язган, тәрҗемәләр ясаган) югары бәялибез. Татар әдәбияты хәзинәсенә зур өлеш кертүе, армый- талмый җәмәгать эше алып баруы белән Г.Камал халыкның мәхәббәтенә лаек булды, олы абруй казанды. 1923 нче елда аңа мактаулы “Хезмәт Герое” исеме би-релсә, 1926нчы елда Г.Камалга рәсми төстә “Татар халык драматургы-әдибе” исеме бирелә һәм ул – “татар драма әдәбиятының зур хезмәтчесе, атасы һәм татар артист-ларының якын ярдәмчесе” дип бәяләнә.
Укучыларыбыз ““Төбәгебезнең күренекле шәхесләре эзе” буйлап мәгълүмат туплыйлар, каләм тибрәтеп, иҗади көчләрен сынап карыйлар. Г.Камалның оныклары Диләрә ханым Даут кызының, Фидакарь ага Камалетдин улының истәлекләрен өйрәнәләр. Камаллар нәселе бик зур. Диләрә ханымның 12 оныгы бар. Әдипнең энесе Габ-драхманның улы Искәндәр Камалов бүген архивлардан кайтып керми. Ул нәселләренең шәҗәрәсен ясаган.
Галиәсгар Камалның шәхси әйберләренең бер өлеше Камал театрында саклана. Тукай музеена исә, әле яңарак кына Галиәсгар Камалның Коръәнен китергәннәр.
Милли музейда Камалның гаризалары да саклана. Ул аларны Казанда мөселман китаплары белән сәүдә итү теләге тугач губернаторга язган була.
Бүген татар сәхнә сәнгатенең әйдәп баручысы булган Татар дәүләт академия театры Галиәсгар Камал исемен йөртә.
Арча районы тормышын яктырткан, кешеләре белән таныштырган "Бөек Тукай Ватаны син – Арча!" җыентыгында хакимият башлыгы Алмас Назировның мондый сүзләре бар: "...үзеңнең туган җиреңнең тарихын, үткәнен өйрәнми-белми торып, яхшы киләчәк төзеп булмый". Бу гыйбарә Арча халкына бүген дә бик туры килеп тора. Галиәсгар Камал урау юллар аша кайта туган ягына.
Бөек Тукайның "Тик фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт миндә бар..." дигән сүзләрен бүген сикертәнлеләргә, гомумән, Арча халкына атап әйтелсә, бик тә урынлы булыр. Арча үзәгендә язучылар аллеясы бар, анда Габдулла Тукай, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев һәм бөек әдибебез Галиәсгар Камалга бюстлар куелган.
Автор: Нагимова Равиля Рафкатовна