Авторская программа "Ономастика родного края"
Аңлатма язуы.
Кешеләрнең фикерләү һәм үзара аңлашу-аралашу чарасы булган телнең иң мөһим һәм төп лингвистик берәмлеге булып сүз санала. Сүзгә ,сүзлек хәзинәсенә хас булган сыйфатларны .үзенчәлекләрне өйрәнү белән тел гыйлеменең махсус тармагын тәшкил итүче лексикология фәне шөгыльләнә. Сүз турындагы фән буларак , ономастика лексикологиянең бер тармагын тәшкил итә.Ул барлык төр ялгызлык исемнәрен ,ягъни ялгызлык исеме булып торучы сүзләргә хас булган үзенчәлекләрне тикшерә. Һәрбер исем-атама – сүз ,сүз эчендә энҗе- мәрҗән бар.Ономастика мәгълүматлары тел тарихы ,диалектология ,тарихи лексикология ,этнолингвистика ,халык тарихы .туган якны өйрәнү , археология, философия ,этика ,эстетика кебек фәннәр өчен кыйммәтле хәзинә булып торалар, бу фәннәрне үстерүдә үзләреннән шактый зур өлеш кертәләр.
“Туган ягым ономастикасы “ электив курс программасы гуманитар профиль юнәлешендә эшләүче гомуми белем бирү мәктәпләре өчен тәкъдим ителә.
Автор: Шангараева Зульфира Насиховна