11 класс программа
Гомуми белем мәктәбендә укучыларга татар теленең фонетик, интонацион-просодик, лексик, грамматик катламнары турында төп мәгълүмат бирелә.
Фонетик күнекмәләр булдыру өчен, түбәндәгеләргә игътибар итү мөһим:
Лексик күнекмәләрен үстерү өчен, сүзләрнең әйтелешен, язылышын, мәгънәсен, ясалышын, башка сүзләр белән бәйләнешен, сөйләмдә кулланылышын үзләштерү шарт. Моның белән беррәттән, татар һәм рус сүзләренең мәгънә ягыннан аермаларын күрсәтеп бару да (пешерергә - варить, юарга – стирать, мыть һ. б.), рус телендә эквивалентлары булмаган сүзләрне аңлатып бирү дә сорала. Бу очракта укучыларның сөйләмендәге лексик-семантик хаталарны киметү мөмкинлекләре күбәя. Татар телендә күпмәгънәлелек (полисемия) күренешенең аеруча киң таралуын истә тотып, укытучы сүзнең тиешле мәгънәсен контексттан чыгып сайлап алу күнекмәләрен камилләштерүгә аерым игътибар бирергә тиеш.
Грамматик күнекмәләрен үстерү – төрле сүз төркемнәренең морфологик формалары, ясалышлары белән таныштыру, сүзләрнең җөмләдә үзара бәйләнеш чараларын үзләштерү һәм кагыйдәләрен белү дигән сүз. Татар телен икенче тел буларак укытканда, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү принцибына таянып эш итү кирәк, чөнки сүзләр башка сүзләр белән бәйләнештә булганда гына, җөмлә, гомумән, сөйләм барлыкка килә. Димәк, бу төр күнекмәләр җөмләнең, диалогик яки монологик хәбәрләмәнең, бәйләнешлә текстның грамматик дөреслеген һәм төгүллеген тәэмин итәргә тиешләр.
Автор: Хамидуллина Резида Рахимзяновна