”Арча –һөнәрчеләр ягы” .
Зурлар төркеме.
Максат: балаларда милли киемнәргә карата кызыксыну уяту, аларның үзләренә генә хас булган нәфис бизәлешенә, уңайлылыгына соклану хисләре тәрбияләү
Халкыбызның күңел бизәкләре белән якыннан таныштыру; сөйләм телен, фикерләү сәләтен, танып белү активлыгын үстерү.
Баш киеменә татар орнаменты кулланып бизәк төшерергә өйрәтүне дәвам итү.
Күрсәтмә материаллар:
Татар халкының милли киемнәре: түбәтәй , калфак, читек.; орнамент үрнәкләре, түбәтәйләр салу өчен бизәкле тартма
Һәр бала өчен: Түбәтәй шаблоны,сәйләннәр, салфеткалар .
Әзерлек эшләре: татар халкының милли киемнәре турында сөйләшү, баш киемнәрен карау, урнәкләре белән танышу.
Эшчәнлекнең барышы:
1.Исәнләшү.
- Балалар әйдәгез әле исәнләшик. (Исәнмесез).
- Исәнмесез кадерле кунаклар.
- Буген без сезнең белән үзебезнең туган төбәгезез – Арча шәһәре турында сөйләшербез.
( Ишек шакыйлар ).
Балалар, ишектә кемдер бар. Безгә тагын бер кунак килгән ахры. (Шәвәли керә ).
- Исәнме , Шәвәли. Әйдә түрдән уз!
-
Шәвәли: Мин –Шәвәли,
Шук малай,
Үткен малай,
Ут малай!
Мин –бик уңган,
Өлгер мин,
Юк бар белән
Көлдермим !
Шәвәли: -Миңа дәүәтием белән дәү әнием читек бүләк иттеләр. Бик кызыксындым мин бу читекләр белән. Дәү әтием читекләрне Арча шәһәрендә тегәләр дип аңлатты. Шуңа да мин сезгә килергә булдым.
- Әйе, Шәвәли элек-элентән Арчада милли аяк киемнәре тегәләр. Чын күннән чигеп эшләггән аяк-киемнәре җайлы, матур һәм уңайлы.
- Балалар , әйдәгез әле без Шәвәлине милли аяк киемнәре тегү фабрикасына сәяхәткә алып барыйк. Телисеңме Шәвәли?
Шәвәли: Әйе бик теләп риза булам. Ә нәрсә белән барырбыз соң без анда?
Сәяхәткә без җигүле атка утырып барырбыз. Атка утырырга телисезме?
1 слайд- җигүле ат. Музыка –Арча гимны яңгырый.
( Балалар дуга тотып парлап басалар. Музыка астында тугәрәк әйләнеп киләләр).
2 сайд-Арча турында кадрлар.(Тимер юл вокзалы, сәнгать мәктәбе,бассейн, үзәк урам һ.б.)
3 слайд –Читек.
-Менә килеп тә җиттек. Биредә читекләр, калфак һәм түбәтәй чигәләр.
-Бу читек чигү цехы.
Читек татар халкының милли аяк киеме санала. Чөнки элек- электән татарлар күннән аяк киеме тегеп кия торган булган. Бәйрәмнәрдә генә кияр өчен аны тәсле җепләр белән чигеп бизәгәннәр. Төп бизәкләр булып: яфрак, чәчәк, дуга санала.
Шәвәли, безнең балаларыбыз читек турында шигырь дә беләләр. Тыңла әле.
Ранил : Аягымда чиккән читек.
Бизәге көлеп тора.
Төсле җепләрдән күңелгә
Җылы нур бөркеп тора.
4 слайд- түбәтәй чигү күренеше.
Ә биредә түбәтәйләр, калфаклар чигәләр. Аны бәрхет тукымага сәйләннәр тезеп, ука җепләр белән чигәләр. Түбәтәй һәм калфак күрсәтү.
5 слайд- түбәтәй рәсеме.
-Түбәтәй татар ир-атларының милли баш киеме булып сана. Аны баш түбәсесә генә кияләр, исеме дә шуннан килеп чыккан. Ләлә, пион, тукранбаш чәчәкләре чигү орнаментының төп бизәкләре.
- безнең Илназыбыз түбәтәй турында бик матур шигырь белә , бергәләп тыңлыйк әле аны.
Илназ: Түбәтәем,түбәтәй,
Энҗе- мәрҗәннәр чиккән.
Чиккән түбәтәй үземә
Бигрәк килешә икән.
6 слайд- калфак рәсеме.
Ә менә монысы-калфак. Калфак- татар хатын-кызларының милли баш киеме. Формасы буенча гади, озынча калфакны хәтерләтә. Аның чуклы очын артка яки янга яткырып кияләр.калфакның төп бизәкләре: чәчәк бәйләме, бодай башагы, йолдыз һәм ярымай сурәте.
Калфак турында шигырьне Илсия дигән кызыбыз сөйләр. Әйдәгез аны тыңлыйк.
Илсия: Калфагымның матурлыгын
Һәммәсе дә күрсеннәр.
Энҗе калфак кигән кыз ул-
Татар кызы, дисеннәр.
-Шәвәли, менә күрдеңме инде читекне ничек тегүләрен?
Шәвәли: Әйе бик кызыклы эш икән. Миңа бик охшады. Кайткач дусларыма да сөйләрмен читек турында.
Балалар безгә бакчабызга кайтырга кирәк. Әйдәгез юлга кузгалыйк.
( Дуга тотып басалар, балалар җыры яңгырый).
Менә кайтып та җиттек.
-Шәвәли ә синең дусларыңның түбәтәйләре бармы соң?
Шәвәли: -Юк шул.
Балалар әйдәгез әле без Шәвәлинең дусларына түбәтәйләр чигеп бүләк итәбез.
Шәвәли: Аларның да минеке кебек матур түбәтәйләре булыр. Әй сөендерим әле дусларымны.
Иң элек бер уен уйнап алык. Уен “ Түбәтәй”. Бию көе уйнатыла. 2-3 тапкыр туктатыла , балалар татар халык бию элементы күрсәтәләр. Ә уенны башлау өчен санамыш әйтербез. Кайсыгыз санамыш әйтә?
Санамыш: Җепсез орчык,
Чәүкә, чыпчык.
Кара балчык,
Син кал, бу чык!
Эш тәртибен аңлату.
Менә бу түбәтәйләргә бизәк төшерелгән. Шул бизәккә сәйләннәр тезеп чыгарга кирәк.
Хәзер барыбыз да эшкә керешәбез. Әйдә , Шәвәли син үзең дә өйрәнерсең,
балаларга да булышырсың.
Шәвәли: -Бергәләп эшләгәч эш җиңелерәк була ул.
( Балалар өстәл янына киләләр, урыннарына утыралар).
Иң элек җиңнәрне сызганыйк, дөрес итеп утырыйк һәм эшкә керешик.
Музыка яңгырый. Балалар көй астында сөйлән тезәләр.
Физкул-ка:
Бигрәк шаян инде без,
Тик тормыйбыз бер дә без.
Кулларны күтәрәбез.
Аннары төшерәбез.
Чүгәлибез , торабыз
Башны уңга борабыз.
Аннан сулга карыйбыз.
Һәм сикерә башлыйбыз.
Шул арада иелеп
Басарга өлгерәбез.
Тирән итеп сулыйбыз
Һәм ял итеп туктыйбыз.
Эшне дәвам итәбез..
- Менә. Шәвәли дусларыңа дигән түбәтәйләребез әзер дә булды. Кара әле нинди матурлар. Рәхим итеп ал. Рәхәтләнеп кисеннәр.
( түбәтәйләрне Шәвәлигә тапшара).
Шәвәли: рәхмәт дусларым. Миңа сездә бик охшады. Бик кунакчыл, киң күңелле икән сез.
- Сау булыгыз. ( Китә)
- Сау бул. Шәвәли.
- Балалар бүген без сезнең белән ниләр эшләдек?
- Сезгә охшадымы?
Шуның белән безнең бүгенге эшчәнлегебез тәмам. Сау булыгыз.
Автор: Шавалиева Рамзия Талгатовна