Главная /
Старшие классы /
Разное
монитордагы LR (Low Radiation) билгесе аңа нурланышны киметә торган фильтр куелганны аңлата; компьютерны урнаштырганда, аның арткы һәм ян-як өлешендә нурланыш тәэсире көчлерәк булуын искә алырга кирәк; кактус гөле генә электромагнитлы нурланыш алу ихтималын киметми; сәламәтлекнең акчадан кыйммәтлерәк булуын истә тотып, күпмедер вакыт файдаланмый торганда, компьютерны сүндереп тору мәслихәт, гәрчә бу аның безгә хезмәт итү вакытын киметергә мөмкин булса да; монитор өлкән кешенең алга сузылган кул ераклыгына куелырга тиеш; уеннар белән бик мавыгырга ярамый: онытылып китеп, озак вакыт дәвамында экранга артык якын утыруыгыз бар; компьютерда эшләгәннән соң телевизор каршында ял итү зыянлы; иң мөһиме – эшләгәндә дөрес итеп утыру. Умыртка баганасының төз булып калуы утырган урындыкка бәйле. уртача буйлы кешеләр өчен өстәл биеклеге 75 – 85 см булырга тиеш. Урындык биеклеген шуны истә тотып көйләргә кирәк. кулларны клавиатурага куйгач, терсәкләр 90 лы почмак ясап бөгелеп торсын, ул чакта җилкә иркен хәлдә була. кулларны урындык терсәгенә куярга, башны аз гына алга иеп утырырга кирәк. кайбер клавиатуралар биек итеп эшләнгән була, бу очракта кул астына куела торган махсус келәм сатып алырга кирәк: кул чуклары тиешле югарылыкта күтәрелер һәм алар өстәл кырыена да тиеп тормас. “тычкан” артык зур да, кечкенә дә булмасын, уч төбендә уңайлы булырга тиеш. бераз эшләгәннән соң ( кимендә һәр 2 сәгать саен), кулларга һәм аркага 4- 5 минутлык физик күнегүләр ясап алыгыз.
Автор: Юнусова Масгуда Масхутовна
Компьютер и здоровье
Скачать
27.5 КБ, 358983.doc Автор: Юнусова Масгуда Масхутовна, 20 Мар 2015
Компьютерда яңа гына эшли башлаучыларга белгечләр тәкъдим иткән кайбер мәгълүматлар:
Белгеч киңәшләре:
Автор: Юнусова Масгуда Масхутовна
Похожие материалы