Кайбыч районы топонимнарының килеп чыгышын, аталу тарихын, җирле сөйләм үзенчәлекләрен өйрәнү.
Кайбыч районында 13 татар авылы бар. Ләкин аларның барысын да тиз арада өйрәнеп бетерү мөмкин түгел, шуңа мин өчесенә генә тукталдым. Авыллар тарихы, географик берәмлек атамалары хакындагы мәгълүматларны мин шул авылларда яшәүче сыйныфташларымнан, авыл картларыннан, зыялы кешеләрдән сорашып, шулай ук академик Гомәр Саттаровның “Туган җирем, туган авылым”, “Атамалар дөньясына сәяхәт”, профессор Фирдәүс Гарипованың “Авылларны сөям җаным-тәнем белән”, “Авыллар һәм калалар тарихыннан” дигән китапларыннан татар авылларының килеп чыгу тарихлары, ономастика турында бай һәм кызыклы мәгълүмат тупладым. Эш барышында авылларның тарихы, географик атамалар, аларның килеп чыгу сәбәпләре, безнең якка хас булган җирле сөйләм үзенчәлеклре турында күп мәгълүмат тупладым, кызыклы шәхесләр белән аралаштым.
Йомгаклап, шуны әйтәсе килә, без, яшь буын, туган ягыбызның киләчәге өчен җаваплы кешеләр. Туган төбәгебезнең тарихын җентекләп өйрәнеп, эш-гамәлләребезне аның табигатенә зыян китермәслек итеп оештырырга тиешбез. Шулай булганда гына без сәламәт һәм бәхетле кешеләр булырбыз, бездән соң килгән буынга бай табигый мирас калдырырбыз.
Автор: Хамидуллина Алсу Фаритовна