Главная /
Старшие классы /
Разное
Автор: Тинбакова Римма Варисовна
Иҗатка сәләтле балалар белән эш
Скачать
108 КБ, 853265.doc Автор: Тинбакова Римма Варисовна, 1 Апр 2015
Шаулап үскән агачта күпме яфрак бар ?! Яфракларны бер-берсе белән чагыштырып карасак, ике бертөрле яфрак таба алырбызмы? Алар бер-берсеннән формасы, зурлыгы, төсе һәм башка бик күп сыйфатлары белән аерылып торалар. Бер агачта бертөрле ике яфрак таба алмаган кебек, җир шарында ике бертөрле кеше дә таба алмабыз. Хәтта тышкы кыяфәтләре белән бик охшаш игезәкләр дә бер-берсеннән күптөрле сыйфатлары белән аерылып торалар. Әлеге мисаллардагыча, балаларның да акыл үсеше, фикерләү дәрәҗәсе, рухи дөньясы, психик һәм физиологик халәте, эчке кичерешләре, теге чки бу эшкә сәләте дә бер үк дәрәҗәдә түгел, һәр кешенең үз кимчелекләре һәм үз өстенлекләре бар, һәр шәхес үзенчәлекле һәм кабатланмас.
Автор: Тинбакова Римма Варисовна
Похожие материалы