Поурочная разработка по теме "Бердәй тәэсир итүче көч"
Тема: Бердәй тәэсир итүче көч..
Максат: көч, вектор зурлык буларак, алган белемнәрне ныгыту; бердәй тәэсир итүче көч төшенчәсен аңлату, бер туры буенча юнәлгән бердәй тәэсир итүче көчне табу ысулларын аңлату;
укучыларның мәсьәләр чишү күнекмәләрен ныгыту.
Дәрес тибы: яңа материалны аңлату;
Җиһазлау: динамометрлар; герләр җыелмасы, компьютер, проектр;
Дәрес барышы.
I. Актуальләштерү.
Көч турында алган белемнәрне кабатлау.
1. Нәрсә ул көч?
2. Көчнең төрләре, мисаллар белән аңлатыгыз.
3. Авырлык көчен исәпләү формуласы?
4. Көчнең үлчәү берәмлеге, нинди прибор ярдәмендә үлчиләр?
5. Җисемнең авырлыгы белән авырлак көче кайчан тигез була?
6. Көч нинди зурлык?
7. Рәсемдә нинди көчләргә мисаллар китерелгән? (слайд 2)
II. Яңа материалны аңлату.
Слайд3.1. Динамометрдагы герләргә нинди көчләр тәэсир итә?
2. Диңгездә йөзүче корабльгә нинди көчләр тәэсир итә?
Һәр очракта да шушы көчләрнең тәэсирен бары тик бер генә көч тәэсир итүенә алыштырырга мөмкин
Җисемгә берничә көчнең бер үк вакытта ясаган тәэсире кебек үк тәэсир итә торган көч бердәй тәэсир итүче көч дип атала.
Көчләр бер туры буенча һәм капма – каршы юнәлгән булырга мөмкин.
А.) бер туры буенча юнәлгән көчләр. Дәреслектән 70 нче рәсем буенча тәҗрибә күрсәтелә һәм 4 слайдтан аңлатыла.
Б) капма – каршы юнәлгән көчләргә 72 нче рәсем буенча – тәҗрибә, 5 слайд аңлатыла.
Бердәй тәэсир итүче көчнең 0 гә тигезлеге 6 слайдта аңлатыла.
III. Ныгыту.
1.Ике малай чананы 10 Н һәм 20 Н көч белән тарталар. Бу көчләрне сызымда күрсәтегез.
- Көчләр бер якка юнәлгән.
- Көчләр капма – каршы якка юнәлгән очраклар карала.
2. 178 биттәге №36
Өстәл өстендә 4 кг массалы кирпеч ята. Кирпечкә тәэсир итүче авырлык көчен исәпләп чыгарыгыз. Масштабны 1см – 10 Н итеп алып, кирпечнең авырлык көчен, авырлыгын һәм өстәлнең эластиклык көчен графикта сурәтләгез. Әгәр кирпечкә кул белән бассаң, бу өч көчнең кайсы үзгәрә?
3. №37
Автомобильнең тарту көче 1000Н, аның хәрәкәтенә каршылык көче 700 Н. Бу көчләрнең бердәй тәэсир итүчесен табыгыз.
4. №38
70 кг массалы эшче 40 кг массалы йөк күтәргән. Ул җиргә нинди көч белән баса? Бу көчне графикта сурәтләгез.
IV. Йомгаклау.
1.Көчләр бер үк юнәлештә булса, бердәй тәэсир итүче көчне ничек табабыз? Юнәлешен ничек белеп була?
2. .Көчләр төрле юнәлештә булса, бердәй тәэсир итүче көчне ничек табабыз? Юнәлешен ничек белеп була?
V. Өй эше.
§29, 19 күнегү (1,2)
Автор: Шамсетдинова Фарида Фанисовна