"Милли бәйрәмнәребез, йолаларыбыз"
Максат: укучыларны милли рухта тәрбияләү, үткәннәрне
онытмаска, ихтирам итәргә өйрәтү, уйлау,
фикерләү сәләтләрен үстерү, милли бәйрәм һәм
йолаларны белүләренә ирешү.
“Үз тарихын, үз тамырларын барларга,
белергә омтылган халык- сәламәт халык ул!”
I Актуальләштеру: Милли гореф-гадәтләр турында әңгәмә кору.
Укытучы: Укучылар сез нинди милли бәйрәмнәр беләсез?
Укучылар: Сабан туе, Карга боткасы, Нәүрүз...
Укытучы: Бик дөрес укучылар. Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре булган кебек татар халкының да үз бәйрәмнәре, милли традицияләре, үзенә генә хас үзенчәлекләре бар.Бүгенге дәрестә без сезнең белән менә шул гадәти булмаган үзенчәлекләрне күзәтербез, әби-бабаларыбызның бай мирасын барларбыз.
Халык йолаларын фәндә икегә бүлеп өйрәнү кабул ителгән: гаилә йолалары һәм ел фасылларына караган йолалар. Гаилә йолаларына туй, бала туу, үлгән кешене күмү, искә алу йолалары керә, ә язгы чәчү, сабан йолалары, нардуган, раштуа, кызыл йомырка бәйрәме, аулак өйләр, кич утырулар, өмәләр, корбан чалу, яңгыр сорау, түгәрәк уеннар һ.б.ел фасылларына караган йолаларга керәләр.
- Бәйрәмнәр ни өчен кирәк?(Ял итү, аралашу,берләшү өчен.)
- Халкыбыз ял итә белгәнме соң?
- Халкыбызның йолаларын саклауга без өлеш кертә алабызмы?
II Төп өлеш.
-Халык йолалары кешеләрнең күңелен били, тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә, бер-берләренә якынайта, дуслаштыра. Шуңа күрә милли йолалар һәм бәйрәмнәр милли хисләр формалашуда, милли горурлык тәрбияләүдә әһәмиятле урын тота.
Халкыбызның гореф-гадәтләре, йола-бәйрәмнәре турында сез ниләр беләсез?(укучылар чыгышы)
Илназ: Мин сезгә безнең борынгы әби- бабаларыбызның иң яратып уздыра торган милли бәйрәме “Сабан туе” турында сөйләргә телим.
“Татар халкының сагынып көтеп алына торган Сабантуй бәйрәме - борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме. Бәйрәм атамасы борынгы төрки “сабан” һәм “туй” сүзләреннән килеп чыккан. Элегрәк Сабантуй карлар эреп беткәч, язгы кыр эшләренә 2-3 атна кала үткәрелгән, хәзер аны кыр эшләре тәмамлаганнан соң бәйрәм итәләр.
Сабантуй тамырлары белән ерак гасырларга барып тоташа. Бу бәйрәм турында 921 нче елда ук Багдад хәлифеннән Болгарга илче булып килгән атаклы Ибн Фадлан үзенең бөтендөньяга танылган хезмәтләрендә язып калдырган.
Бәйрәм үткәреләчәк урынны табигатьнең иң матур җирендә алдан ук сайлап куялар, матур итеп бизиләр
Сабантуйда иң кызык уеннар
Көрәш - мәйдан күрке. Көрәш яшьләр күңелен дә тыныч калдырмый, картларныкын да дәртләндерә. Сабан туйлары гөрли. Әлеге бәйрәмнең чикләвек төше булып көрәш санала. Элек-электән ир-егетләр мал өчен түгел, дан өчен көрәшкән.
Барлык тамашачыларның көтеп алган бәйгесе - ат чабышлары - олысын да, кечесен дә битараф калдырмый. Халыкта: «Ат булса, мәйдан табыла, ат булмаса - ябыла», - дигән әйтем бар. Көн искиткеч кызу булуына карамастан, оста җайдаклар тарафыннан иярләнгән акыллы малкайлар, старт бирелүгә, җан-фәрманга алга ыргылалар.
Менә шундый ул җырга-моңга, уеннарга бай, халыкның йөзек кашы булган, милли бәйрәм -Сабантуй. Шуңа һәркемнең йөрәк түрендә яши дә ул.»
Рүзәлия: Мин сезгә элек-электән кызлар яратып уздырган “Каз өмәсе” турында сөйлим.
“Авылларда каз өмәсе гөрли. Казлы йортта бәйрәм, анда уен, анда көлке, анда шаян сүзләр...
Яшьләр элек-электән каз өмәсен көтеп алганнар. Кызлар җәйдән үк әзерләнә башлаган. Казлы кешеләр белән дуслашып, аларга булышып, ярдәмләшеп торганнар. «Җиңги, мине каз өмәсенә чакырсаң, урагыңны бушлай урып бирер идем»,—дигәннәр. Әгәр якын-тирәдәге берәр кызны каз йолкырга чакырмасаң, ул чын-чы-нлап үпкәли. Чөнки каз өмәсенә бару дәрәҗә санала.
Атна-ун көн кала кызларга өндәү килеп төшә. «Фәлән абыстай иртәгә каз йолкыта, мин шунда чакырулы»,— дип сөенә кызлар. Иң өлгер һәм иң үткен, эшнең бөтен нечкәлекләрен белгән кыз өмә башлыгы итеп сайлана. Ул, алдан ук килеп, кирәкле савыт-сабаларны, каз мамыгын тутыру өчен мендәр тышларын, җәймәләрне барлап куя. Кызларның килгән беренә хуҗа кеше суелган каз тоттыра. Күмәкләшеп, җыр-лый-җырлый, уен-көлке сөйләшеп, казларны йолкып та бетерәләр. Эчен-башын чистарткач, каз түшкәләрен парлап-па-рлап көянтә башына элеп, чишмәгә юл тоталар. Кайда өмә — шунда яшь егетләр. Чишмә юлында кызларны гармунчы егетләр каршылый.
Әллә нинди генә сәер чак бу:
Үзе моңсу, үзе күңелле.
Каз гомере кире кайтмый торган
Яшьлек кебек кыска гомерле.
Җырлый-җырлый кызлар каз юалар.
Юл буена канат сипкәннәр...
Каз юып кайткан кызларны кайнар чәй, каз маенда пешкән коймак яисә тәбикмәк көтә. Ә кичен каз боткасына, каз ашына җыелалар. Хуҗабикә бербөтен казны пешереп тора. Ләкин аны үзе турамый, өмә башлыгына тапшыра. Аштан соң җыр-бию, күңел ачу уеннары башлана. Кичәгә егетләр килә.
Каз өмәсенең борынгылардан калган тылсымлы йолалары бар. Шуларның берсе — казлар ояда, йомырка өстендә утырганда кыр казлары тезелеп кайтканын күрсәң, аяк астыннан салам учмасы алып, каз оясына кертеп саласың. Янәсе, казлар кыр казлары кебек күп булып, тезелешеп чыгачак. Бәбкәләр чыккан йомырка кабыгын да атмаганнар, аны, бер чыбыкка тезеп, асып куйганнар.
Каз канаты, каз каурыйлары турында да кызыклы ырымнар сакланып килгән. Каз канатын үз кулың белән кешегә бирмә, югыйсә кул китә, ягъни алдагы елда каз бәбкәләрең әйбәт чыкмас, каздан уңмассың, имеш. Еракка һәм су аркылы да канат бирергә ярамый.
Каз өмәсенең икенче көнендә, кызлар, балалар бергә җыелып, каурый сыдыралар. Сыдырган каурыйларны су юлына, сукмакларга, тыкрыкларга чәчәләр. Киләсе елда да шул җирләрдән ишле бәбкәле казлар тезелеп кайтсын, дигәннәр. Мамыгын мендәргә кушканнар.
Йомшак мамык мендәрләр авыл өенә ямь биреп, хуҗаларның уңганлыгын, тырышлыгын күрсәткән. Улын өйләндерәсе яисә кызын кияүгә бирәсе кеше иң матур, иң симез казларны туй мәҗлесенә саклый. Пар каз — кода-кодагый сыйлары арасында иң мактаулы, иң күркәм ризык. Аны табынга биргәндә: «Менә, кодагыйлар күчтәнәче»,— дип мактый-мак-тый сыйлаганнар.
Каз өмәсеннән таралганда, кызларга күчтәнәчкә каз башы, каз тәпиләре биреп җибәргәннәр.
Шаян кызлар, өмәдән таралганда, болай дип җырлыйлар икән:
Ары ефәк сузаек.
Бире ефәк сузаек,
Хуҗаларга рәхмәт әйтеп
Өебезгә сызаек.”
Ислам: Ә мин “Печән өсте” турында сөйләп китәм.
“Печән өстен элек-электән котеп алганнар. Печән чабучыларны сыйлау өчен тәкә симерткәннәр, каймаклы катык, әйрән әзерләп куйганнар. Печәнгә төшәр алдыннан кызлар кичке уеннарга чыгудан туктый, болында кию өчен ак алъяпкычлар, яулыклар, бөркәнчекләр, җиңсәләр тегәләр. Ә ир-егетләр чалгы-тырмаларны барлап куя. Авылда махсус чалгы тапаучылар булган. Икенче берәү тырма ясаган. Сынса — төзәткән.
Авыл картлары болынга чыгып, печәннең җитлеккәнме, юкмы икәнен ачыклаганнар. Чәчәк орлыклары бер кат җиргә коелгач кына (янәсе, киләсе елда да печән калын булсын), печәнгә чыкканнар.
Печәнгә төшәсе көнне атларны сабан туендагы кебек матурлап бизәп, затлы дирбияләр белән җигәләр. Печән кабартучылар, җыючылар, кызлар, яшь киленнәр бер атка, ә чалгычылар икенче атка, йомшак печән салынган арбаларга тезелеп утыралар. Кызларның өсләрендә чәчәкле күлмәк, билләрендә ак алъяпкыч.
Җиңел аяклы, җиңел куллы, иң хөрмәтле, тәҗрибәле кеше, чалгысын селтәп, беренче покосны алып китә.
Печән җыю, печәнне кибәнгә кую кебек эшләргә картлар, олы кешеләр җитәкчелек иткән.
«Кибән уртасына усак агачы куеп калдырыгыз. Усак агачы печәнне кыздырмый. Каен агачы ярамый, печәнне боза»,— дигәннәр.
Яшь киленнәр, болындагы печәнчеләрне хөрмәтләп, аларга хезмәт күрсәтеп торганнар. Су китергәннәр, самовар кайнатып, чәй әзерләгәннәр, аш пешергәннәр. Чиста сөлге-тастымаллар тотып, чалгычыларны каршылаганнар. Сөлгеләр каралса — алып юганнар. Шушы ук Нократ авылында, печән җыйган вакытта, быел төшкән яшь киленнәрне болындагы күлгә яисә елга суына төртеп төшерә торган булганнар. Әлеге йола бүгенге көнгә кадәр сакланса да, халык өчен күңелле бер шаяру рәвешендә башкарыла. Ләкин суга төшерүнең тирән мәгънәсе дә бар. Ул — башка авылдан яки башка ырудан килгән яшь кызны шушы тобәкнец җир-су ияләре белән таныштыру, дуслаштыру дигән сүз. «Печән җыйганда күл буена җиттеңме — суга төшкәнеңне көт тә тор, йә төртеп төшерәләр, йә күтәреп бәрәләр»,— диләр яшь киленнәр. Яшь килен артыннан кызларны су белән «сыйлаганнар». Тизрәк кияүгә чыксын, имеш. Судан чыккач, икенче кием кигәннәр. Ә икенче елында киленнәр тыныч кына эшләп йөриләр. Чөнки бу йола яшь киленнәргә генә кагыла икән.
Печән чабу, печән җыю тиз һәм бердәм эшләнгән. Көннәр кызу, коры чагында җыеп, өеп куярга тырышканнар. Ерак болыннарда төн кунып, куыш-шалашларда йоклап, учаклар ягып, сойләшеп утырганнар. Эш төгәлләнгәндә, «болын озату» бәйрәме ясаганнар. «Иртәгә болын озату, тутырган тавык төшерәм», дигән яшь киленнең анасы, һәм ул сап-сары тутырган тавык белән печәнчеләрне кунак иткән. Уртак табынга башка сый-хөрмәт тә тезелгән.
Печән өсте — җәйнең иң матур, иң кызган чагы. Көннәрнең иң озын, төннәрнең кыска чагы. Егет-кызларның, яшь киленнәрнең эштә сыналыр чагы.”
Резедә: “Җәйнең иң күңелле, иң эссе вакыты — урак өсте. Урак өстенә багышлап күпме җырлар, шигырьләр, бәетләр иҗат ителгән. Җыр белән эш башлаганнар, җырлый-җырлый эштән кайтканнар.
Уракка төшкәндә, яшьләр кич чыгудан туктый, һәр кеше уракка әзерләнә. Кызлар, киленнәр алъяпкыч, җиңсә-яулык-ларын барлый. Булмаса, тегә, чигә. Ир-ат уракларны тикшерә, тешләрен үткенли. Ат дирбияләрен тәртипкә китерә.
Ашлык өлгергәнме, әллә иртәрәкме? Монысын өлкәннәр, авыл картлары хәл итә. Алар белән киңәшкәч кенә, уракка төшәләр. Уракка төшүнең беренче көне — үзенчәлекле. Беренче көнне теләсә кем эш башламый. Эчкерсез, уңган, бик җитез, «җиңел» куллы кеше урагын уйнатып алгач кына, башкалар тотына. Беренче уракчы ура-ура җыр суза:
И арышым, арышым,
синдә бәнем табышым, Синнән башка юктыр бәнем
бу доньяда тормышым. Көмеш башак, җәүһәр бортек,
ука кеби сабагын, Ботен дөньяны туйдырдың,
сиңа булсын сәламем...
Урак озакка сузылып, уракчылар кулларын киссә: «Быелгы урак бигрәк авыр булды, кулларны кисеп бетердек, авыр куллы кеше башлады, ахрысы»,— дигәннәр. Гадәттә, хатын-кыз урак урса, егетләр көлтә бәйләп, чүмәләгә куеп торган. Бала-чага йөгерә-йөгерә көлтә ташыган. Кояш бик кыздыра башлагач, чүмәлә төбенә утырып ял итеп, черем итеп алганнар. «Йокы аралаш чикерткә сайравы, бал кортлары безелдәве, кемнеңдер кырт-кырт урак урган тавышы ишетелә, һай, шул чактагы тәмле йокылар»,—дип сөйли әбиләр. Кояш баеп, эңгер-меңгер җиткәч, уракларын иңбашына салып, җырлый-җырлый кайтырга чыкканнар.
Яшел саплы урак белән
Урак урасым килә.
Әй, туганнар, сезнең белән
Бергә яшисем килә.
Урак урулары уен.
Зурат куюы кыен.
Бергә чакта берни түгел,
Аерым торуы кыен.
Ялгыз, ярдәмчесез кешеләр өмә ясаганнар. Пермь өлкәсе татарлары шундый өмәне «урак пумич» дип атыйлар. Пу-мичта ярыша-ярыша эшләгәннәр. Өмәгә дип сарык суйганнар, аш пешергәннәр. Башлап килүчегә сарык башы ашатканнар, җиңүчеләргә сарык түше биргәннәр. Тырышып, ярышып эшли торгач, бер көндә урып та бетергәннәр. Пумичтан күңелле итеп җырлап кайтканнар. «Пумич кайта, пумич»,— дип, картлар җыр тыңларга чыккан. Чакыру билгесе итеп, өмә буласы йорт колгага бик матур сөлге бәйләп элә. һәм ул, җәйге җилдә җилфердәп, яшьләрне өмәгә чакыра. Хуҗа кеше алдан ук сыра, әйрән ясый, ботка пешереп, ышык урынга зур табын әзерли.
Урак урганда «җир хакы»н бирү, «җир иясе»н, «кыр ата-сы»н ризалаштыру кебек ышанулар, йолалар яшәп килгән. «Җир атасы» өчен җир башында берникадәр ашлыкны урмый калдыру гадәте булган. Кайбер урыннарда «Җир сакалы» үреп калдырганнар. Янәсе, ул киләсе ел өчен мул уңыш теләп торачак. Җир башына җиткәч, учмадан өч төен төйнәгәннәр. Анысы — җир өлеше, җир тамгасы икән. Ул да киләчәккә бәрәкәт юраган.
Урак беткән көнне мул итеп йомырка пешергәннәр. Кабыгын җир астына күмгәннәр. Игеннәр йомырка кебек эре бөртекле була, имеш.”
Әминә: “Кулдан сугылган сөлге-тасты-маллар, ашъяулыклар, чаршау-чы-былдыклар кемнәрне генә сокландырмаган да кемнәрне генә әсир итмәгән!
Киндер сугу, сөлге-тастымаллар туку турында әби-бабаларыбыз әллә никадәр хатирәләр саклый, белем-тәҗрибәләре белән уртаклаша.
Киндер сугу эше дүшәмбе көн урын корудан, ягъни станок көйләүдән башланган. «Бүген җиңел көн, киндер урынын кертәбез»,— дигәннәр.
Киндер туку — бик борынгы һөнәр. Аның үзенә генә хас сүзләре, атамалары туа килгән. Мәсәлән, «кысалы киндер станогы», «кысасыз киндер станогы», «кереш», «көре», «кылыч», «тәбәлдерек», «соса», «калтырча», «әвернә бүкәне», «әвернә төбе», «боргыч таягы», «бавыр агачы», «киндер киштәсе», «талкы таягы», «киләп агачы» һ. б. Болар—сугу станогына караган сүзләр.
«Тәрәш», «тәрәшле», «тәрәшләнгән сүс», «сүсне тәрәштән үткәрү», «җепне көрегә бирү» кебек атамалар исә туку эшен чагылдыралар.
Киндер сукканда, кызлар язмышларын юраганнар.
«Сөлге сугам, сөлге сугам, Солге сугам аклыкка... Кызыл башлы сөлгеләрем Язсын бәхет-шатлыкка», -
дип җырлаганнар. Чүпләү калакларын тотып, урамга йөгереп чыкканнар. Кайсы якта кеше күренә яисә эт өрә—аны шул тарафка ярәшәләр, имеш.
Тагын мондый юрама: сөлге сугучы кыз, тастымал башын муенга салып, урамга йөгерә. Беренче нинди кеше очрый, кияве дә шундый була, дигәннәр. Карт икән — карт кешегә, яшь егет күренсә— яшькә бара дип юраганнар.
Кияүгә китәсе кызлар бирнә әйберләре, сөлге-тастымаллар, ашъяулыклар, чаршау-чыбылдыклар әзерләгәннәр. «Безнең якларда бик матур йола бар иде,—дип сөйли Пенза өлкәсендә яшәүче әбиләр.— Кыз бала, унбиш-егерме сөлге суккач, яшьтәшләрен, тирә-күршеләрен чакырып, чәй мәҗлесе үткәрә, үзе тукыган сөлге-тасты-малларын күрсәтә. Унике җирдән чүпләнгән ин матур сөлгене кайнанага бирә. Аннары сөлгеләрен пар-пар итеп төреп куя...»
Яз көне яңа суккан сөлгеләрне кар суында юып, яшел чирәм өстенә җәяләр. Кояшта ята-ята, киндер агара. Аннары аны җыеп тукмаклыйлар. Ниһаять, кызның бирнәсе әзер. Кияүгә киткәнче, сөлге-тастымалларны агач сандыкта саклыйлар.
Кыз бала кияүгә чыкканда, ризалык билгесе итеп, егеткә сөлге бүләк иткән. Аны «акка салу», «аклыкка бирү» дип йөрткәннәр. Кайбер төбәкләрдә «кул билгесе» дигәннәр.
Килен кеше -кияү өенең бусагасын атлап кергәч тә, бусага бирнәсе итеп, чөйгә сөлге элгән. Өйне үзе алып килгән сөлге-тастымаллар белән бизәгән. Тирә-күрше, нәсел-нәсәп килен әйберләрен күрергә килгән: «Бу кыз бик әүкатле, тырыш бала икән, кара син аның чөй сөлгесен!.. Ә чаршаулары!... Өйне курчак кебек бизәгән»,—дип бәяләгәннәр.
Илле, йөз ел элек сугылган әнә шул сөлгеләргә карыйм да хәйран калам: әбиләребез алтын куллы булган икән бит! Нинди генә үрнәкләр, нинди генә бизәкләр уйлап тапмаганнар. Бизәгенә карап исем бирелгән: алмалы сөлге, асалы сөлге, чүпләмле сөлге...”
Карина: “Нәүрүз. Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Нәүрүз көн
белән тән тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән.
“Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Нәүрүз
җиткәч, авылның иң чибәр, иң уңган кызын сайлап “ Нәүрүзбикә” дип игълан
итәләр. Укучы балалар өйдән - өйгә кереп нәүрүз әйтеп йөриләр иде. Алар
такмакны әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөриләр.
Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез,
Хәер – дога кылабыз,
Аш – сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбәрәкбад.
Таң ату белән учак кабызганнар. Шул учакта итле аш пешереп,
кешеләр бер – берсен сыйлаганнар Ә учак әйләнәсендә кызлар, егетләр
әйләнгәннәр. Бу көнне Нәүрүзбикә хөрмәтенә төрле ярышлар үткәрелгән.
Бу бәйрәм безнең кәннәрдә халык йоласы буларак яңартыла. Безнең
Мәктәбебездә дә бу бәйрәм ел саен уздырыла. Нәүрүз такмаклары Ш.
Мәрҗани, К. Насыйри тарафыннан язылып алынганнар.”
Илүзә: “.“Сөмбелә” бәйрәме көн белән төн тигезләшкәндә, дөресерәге 22 сентәберьдә бәйрәм ителгән. Ул вакытта инде бөтен урып –жыю эшлэре тәмамлана, көзге чәчү дә ахырына якынлаша. Уңыш келәтләргә, амбарларга тутырылып беткәч бәйрәм килә. Ул көнгә алдан ул мул итеп ризык әзерләнә. Камыр ашлары пешерелә. Кешеләр өйдән-өйгә йөреп күңел ачалар. Бәйрәмнең хуҗабикәсе “Сөмбелә” алтын сары толымлы булган. Кызлар аңа алтын сары башаклардан такия үреп кидерткәннэр. Ил агалары “Сөмбелә” не көлтәләр белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар. Кыскасы халык мәгънәле, матур итеп күңел ачкан. Бәйрәм иткән. Без дә мәктәптә ел саен “Сөмбелә” бәйрәмен уткәрәбез, күңел ачабыз.”
Укытучы: Рәхмәт укучылар. Милли бәйрәм дигәндә без аерым бер милләткә генә хас булган гореф-гадәтләрне, йолаларны ,уеннарны ,җыр-такмакларны,үз эченә алган күңел ачуларны,олы тантаналарны күз алдында тотабыз.Бу бәйрәмнәр олыларның кече буынга халкыбызның йола-гадәтләрен тапшыру ысулы да.Татар халкы ислам дине белән бәйле бик күп дини бәйрәмнәрне дә олылап үткәрә. Аларның иң зурлары ниндиләр?
Укучылар:”Корбан бәйрәме” , “Әләшә бәйрәме”, “Ураза бәйрәме”
Әйе,дөрес.Тик дини бәйрәмнәр әле болар белән генә чикләнми, алар бик күп төрле,сез алар белән үсә төшкәч танышырсыз.Ә бүген без менә шушы ике бәйрәмгә генә тукталырбыз
Чулпан: “Әләшә" – элек-электән үткәрелеп килгән җыеннарның бер төре. 1000 еллар элек барлыкка килгән. Уҗымнарның тишелеп чыгышына карап, сыерчык бала очырган атнаның җомга көнендә үткәрелә, июнь аеның беренче җомгасына туры килә. Сынамышлар буенча, әгәр җирдә басып торган сыерчык бодай уҗымына күмелсә, ул атнада яңгыр мул булса, иген дә мул була. Бу бәйрәм Калатау тирәсендә генә үткәрелгән. Халык бирегә җыйналып мул уңыш, елларның имин булуын сораган. Елларга карап, дини бәйрәмнең асылы үзгәрә бара, совет власте, күмәкләшү елларында ул бөтенләй тыела. Тик райондашларыбыз, әби-бабаларыбыз йолаларын онытмыйча аны саклап, буыннан-буынга тапшыра килде. Җитәкчеләребез "Әләшә"не тоташ бәйрәмгә әйләндереп, биредәге аланга табыннар әзерләтеп, өлкәннәрне автобус белән йөртүне гадәткә керттеләр. Яр астындагы "Изгеләр чишмәсе"нә менеп-төшүне җиңеләйтү максатыннан районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов матди ярдәм күрсәтте, тимердән баскычлар ясалып, янәшәсенә тотынып менәр өчен торбалар сузылды.
1994 елдан "Әләшә" бәйрәме зурлап уздырыла башлады. Аны мәҗүсилекнең бер төре дип гаепләп тә маташтылар, тик халкым туктамады. Ерактан кайткан якташлар, кунаклар, авылдашлар шушы изге урында очрашып, Ходайның барлыгына тирәнрәк ышанып, вәгазьләр тыңлап, догалар укуларын дәвам итәләр. Соңгы елларда "Уңыш" хуҗалыгы җитәкчесе Габделәнәс Хәкимов бәйрәмгә ике корбан чалдырып, табигать кочагында Корбан ашы пешерүне гадәткә кертте. "
Лилия: Ә мин дини бәйрәмнәребезнең берсе булган Корбан бәйрәме турында турында сөйлим.
“Корбан бәйрәме элек заманнарда ничек үткәрелсә, хәзер дә шулай ук бәйрәм ителә.
Аның төп мәгънәсе: кеше каны түгелмәсен, терлек каны түгелсен. Заманча: ”теләктәшлек көне” Корбан чалу хакында пәйгамбәребезнең әйтеп калдырган хәдисләре дә күп, мәсәлән, шулардай берсе: «Адәм баласына корбан бәйрәме көнне, Аллаһка якынаю өчен корбан чалудан да сөеклерәк эш булмас». Корбан чалу йоласы тамырлары белән борынгы заманнарга, Ибраһим һәм аның улы Исмәгыйль чорларына килеп тоташа. Алламның әмере белән Ибраһим үзенең сөекле, бердәнбер баласын корбан итеп чалырга керешкәндә, Аллаһ Исмәгыйль урынына тәкә җибәрде. Итнең өчтән ике өлешен фәкыйрьләргә өләшәләр. Хуҗа бәйрәм табыны әзерли. Анда дин әһелләре һәм башка кунаклар чакырыла. Коръән укыла, изгелеккә өндәп, вәгазьләр сөйләнә. Гает көннәрендә барча мөселманнар мәчеткә намаз укырга баралар, бер-берсенең хәлен белешәләр, вафат булган ата-аналары, әби-бабайлары,туган-тумачалары рухына багышлап, дога кылалар, хәер бирәләр.”
III Уен(кроссворд чишү):
1
б
2
ә
3
й
4
р
5
ә
6
м
7
н
8. ә
9
р
1. Хаҗ кылу тәмамланганнан соң нинди бәйрәм үткәрелә? (корбан)
2. XIX гасырда Урта Идел буенда татарлар яшәгән авылларда үткәрелгән бәйрәм. Бу сүзнең мәгънәсе “яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда Яңа елны каршылау бәйрәме итеп үткәрелә.
(Нәүрүз)
3. Үзенә генә хас булган йола, атрибутларын һәм күңел ачу төрләрен үз эченә алган Казан татарлары бәйрәме.
(Сабантуй)
4. Рамазан бәйрәме. (ураза)
5. Игеннәр амбарларга кереп тулгач үткәрелә. (Сөмбелә)
6. Кызлар осталыкта сынала торган бәйрәм. (каз өмәсе)
7. Сабантуй бәйрәмендә халыктан җыела. (бирнә)
8. Июнь аеның беренче җомгасында үткәрелә торган дини бәйрәм. (әләшә)
9. 25 декабрьдән алып 5 январьга кадәрге чорда үткәрелгән бәйрәм. Бәйрәмнең төп мизгелләре түбәндәгеләр: кеше танымаслык итеп киенеп, йорттан йортка керү, йөзек салып багу, кызларның язмышы турында, кияү булачак кеше турында төрлечә багулар.
(Нардуган)
IV. Йомгаклау.
Укытучы: Халыкны тәрбия итүдә бәйрәмнәр, йолалар һәм төрле тәртип кагыйдәләре (ритуаллар) бик зур урын алып тора. Аларда тупланган тирән кешелекле идеяләр, халыкның яшәү рәвеше белән тыгыз бәйләнгәнлек кешенең рухи баюына ярдәм итә, аның рухын һәм хезмәткә дәртен күтәрә.
Һәр халыкның да рухи мәдәниятендә туган тел төп урынны алып тора. Халыкның милли йөзе, гореф-гадәтләре йолалары,туган тел,үз ана теле саклаган очракта гына саклана.
Автор: Мубаракшина Лилия Радиковна