Конкурс межведомственных сочинений"Закон в нашей жизни"
Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Исполнительного комитета Елабужского муниципального района»
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №5» Елабужского муниципального района РТ
Республиканский межведомственный конкурс сочинений
СОЧИНЕНИЕ
ЗАКОН В НАШЕЙ ЖИЗНИ
Написала : ученица 11 а класса Хусаинова Рушана Абдуллаевна
Научный руководитель: учитель татарского языка и литературы
Хайруллина Сагира Иршатовна
Елабуга -2015
«Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе
Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Мәгълүмати- методик үзәк» муниципаль бюджет учреждениесе
Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «5 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Укучыларның республикакүләмендәге иншалар бәйгесе
ТОРМЫШЫБЫЗДА - ЗАКОН
Язды:
5 нче урта гомуми белем мәктәбенең 11а сыйныфы укучысы
Хөсәенова Рушана Абдулла кызы
Фәнни җитәкче :
5 нче урта гомуми белем мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хәйруллина Саһира Иршат кызы
Алабуга - 2015
Тормышыбызда - закон.
Халкыбызның акыл иясе Риза Фәхретдиннең зирәк фикеренә колак салыйк: "Бала чакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас", – дип кисәтә ул. Борынгы фәлсәфәчеләр: "Кеше ике тапкыр туа. Беренче тапкыр физик яктан, икенче тапкыр рухи яктан", – дигән. Икенче тапкыр туу - иң катлаулы, дәвамлы процесс. Безнең милләт үзенең аеруча әһәмиятле әхлак нормаларын аларның асылын ачуга юнәлдерелгән тәгъбирләр аша яшьләргә ирештерә. Хакыйкать һәм гаделлекне, яхшылыкны милләтебез аеруча хуплаган. Кешегә яхшылык кылу, изгелек эшләү, кешелеклелек – яшьтән үк тәрбияләнә торган күркәм әдәп-әхлак сыйфатлары. Шәхеснең камилләшүе һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен халык педагогикасы да элек-электән исбатлап, раслап килгән. Әле борынгы грек философы Сенека ук: “Гыйлемлектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артка калып яши,” - дигән.
Әхлак ул - кешенең эш-хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрдән торган сыйфат. Әхлаклылык сыйфатлары мәңгелек калып түгел, алар җәмгыятьтәге үзгәрешләр бәрабәренә үзгәреп торалар һәм шул рәвешле үзләре дә җәмгыятьне үзгәртәләр. Әхлак сыйфатлары, гадәттә, әхлакый аң, әхлакый кыйммәтләр, әхлакый хисләр кебек төшенчәләр аша билгеләнә.
Кешенең тәрбиялелеген һәм әхлагын аның тәртибенә карап бәялиләр. Ләкин тәртип ул - артык киң төшенчә һәм билгеле бер шәхес тормышының барлык якларын үз эченә ала. Гамәл - кеше тәртибендәге чагыштырмача мөстәкыйль бер күренеш, һәм шушы күренештә шәхеснең әхлагы ачык чагыла. Бу төшенчәләр кешегә кече яшьтән үк үз гаиләсендә аңлатыла, һәр гаиләнең үзенең тәрбия алымнары бар. Һәр кеше - шул үз гаиләсенең тәрбия җимеше дә.
Милләтнең йөзе , милләтнең таянычы - гаилә. Һәр гаиләнең үз законы бар. Гаилә - ул кечкенә бер дәүләт. Һәм анда һәр кешенең үз урыны, үзенең бурычлары, бер- берсенә карата вазифалары бар. Гаилә нигездә, өч буынны эченә ала : әби-бабай, ата-ана, бала - чага. Мәсәлән, бабай - гаилә башлыгы, соңгы сүзне ул әйткән, аның әйткәнен, улы да, килене дә, балалар да беркарусыз тыңлаганнар. Шулай булмыйча, бабай кеше дөрес хөкемдар да, кирәк чакта ачуланган да, бераз куркытып та торган. Бабай өйдәгеләргә әзрәк кенә коры да булган, шуңа күрә “талканы коры”, ачуын китермәгез ,дип әби дә өстәп торган. Әбигә ак әби , кендек әбисе вазифаларын үтәргә туры килгән. Ул балалар тәрбияләгән, ата-ана - гаилә тоткасы, балаларга һөнәр бирү, аларны мөстәкыйль тормышка әзерләү, тискәре йогынтылардан саклау, рухи һәм физик сәламәтлекләре турында кайгырту өчен җаваплы булган. Шушы мохитта тәрбияләнеп үскән баланың әби-бабасына, ата-анасына карата вазифалары : ярдәм итү, сүз тыңлау, усаллык кылмау, үскәч, ата-анасын карау, туганнарына карата миһербанлы булу. Ата - ана үлсә, гаилә башлыгы булып абый кеше кала. Әбинең әйткән сүзе бар иде: “ Абый кеше, сеңлесенең капка төбеннән узганда, чыбыркысын шартлатып китәргә тиеш”. Бусүзләрдә уйлап карасаң, хаклык бар, чөнки ир туганнар ата-ана алдындагы бурычларын үтәп, кыз кардәшләренең хәлләрен белеп яшәргә тиеш булганнар түгелме соң? Бу мәкаль халык акылының чагылышы,гаилә законына бер мисал булып тора. Шуңа күрә гаиләдә тынычлык, тәртип булган. Гаилә – кечкенә бер дәүләт булгач, илебез - дәүләтебезнең ныклыгы да үзебездән тора, гаилә законнарын саклау һәм үтәү - ул дәүләт алдында торган вазифаларны да үтәү.
Мин татар гаиләсендә туып үстем, үземнең гаилә мисалында әйтә алам: бездә дә гасырлар буе килгән гадәтләр саклана.
Минем бабам һәм әбием - татарлар, алар әтине дөрес итеп тәрбияләгәннәр, безгә акыллы киңәшләрен биреп торалар. Бабай мине аерата ярата, син минем яраткан кызым , дип кенә тора.
Ул миңа : “ Әбиеңнең яшьлеге син, күзләреңнең зәңгәрлеге әбиеңнән килә “ - ,ди. Миңа бабайның сүзләре бик ошый. Әбием дә әле җилдән җитез, җәй көнендә ,урманга барганда ,таулардан минем арттан сыптыртып йөгереп менә, башка сеңелкәшләр артта кала. Шулай бергә күңелле итеп җәй көннәрен үткәрәбез. Шәһәр җирендә үссәк тә, без үз өебез белән яшибез, апам белән иртә торып ,әниебезгә булышабыз, чөнки аңа авырга туры килә, әтиебез белән бергә сыер, тавык- кошларны карыйбыз, җәй көне печән чабу, җыю, бакчада эшләү кебек эшләрне башкарабыз. Иртән торып, таң атканда сыер савып, иртәнге һавада йөгереп кайту ул мине чыныктыра гына. Чөнки минем максатым бар: мин хәрби булачакмын, Надежда Дурова кебек, кыю да, куркусыз да, чөнки хәрби кеше һәр авырлыкка бирешмәскә тиеш. Тагын тхэквандо белән шөгыльләнәм. Төрле мәртәбәле ярышларда җиңәм. Шул ук вакытта тырышып укыйм да. Уку - бик авыр хезмәт , киләчәк тормышыбызда ул безгә кирәк булачак. Хәзерге вакытта яшьләр авылда да, шәһәрдә дә ата- анасын тыңламыйлар, авыр сүзләр әйтәләр, тәртипсезләр. Укыйсылары да, эшлиселәре дә килми. Тик урамда максатсыз йөрүдән тәм табалар. Моның сәбәбе, минем уйлавымча, гаиләдә тиешле тәрбия бирелмәүдә, тормыш законнарын үтәмәүдә, гаиләдә ата-ананың законнарын балаларының танымавында. Бөтен ил, дәүләт күләмендә уйласаң, үз гаиләсенең законнарын тыңламаганнар ничек итеп дәүләт законнарын тыңласыннар инде? Минемчә, һәр кешенең бурычы - тәртипле, тәрбияле булу. Тирә- ягыбызда яшәгән олылардан, исән калган ветераннардан үрнәк алып, алар өйрәткәнне тыңлап яшәсәң, тормышыбыз да яхшырыр.
Автор: Хайруллина Сагира Иршатовна