Күңелле стартлар уены.
Укучылар мәктәпнең спорт залына җыела. Мәктәп директоры, әлеге чараны уздыруда җаваплы физкультура укытучысы котлау сүзе белән чыгыш ясый. Спорт киемнәре кигән 2 егет 2 һәм 2 кыз шигырь юллары аша балаларны спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвешен сайларга өнди.
Укучылар җаваплы укытучылар җитәкчелегендә мәктәп каршындагы мәйданчыкта тезелә. Монда билгеләнгән маршрут буенча 1 – 3 км га йөгерүгә старт бирелә. Финиш – бәйрәм уздырыласы урында. Балалар җыелгач, йөгерү буенча ярышның нәтиҗәсе игълан ителә.
Чираттагы конкурслар мондый тәртиптә уздырылырга мөмкин.
I класс укучыларына тәкъдим ителергә мөмкин булган уен – ярышлар.
Конкурслар нәниләр яратып укый торган әкият геройлары катнашында үткәрелә . уенны башлар алдыннан, әкиятнең эчтәлеген искә төшерү мөһим.
2.”Барон Мюнхаузен ядрәсе”. Ядрә урынына кабартылган шар алына. Уенда катнашучылар,шарга “атланып”,билгеләнгән урынга кадәр сикергәләп бара ,кире әйләнеп кайта һәм “ядрәне” чираттагы уенчыга тапшыра.Уен шул рәвешле дәвам итә. Кайсы команданың җитезрәк икәнлеге билгеләнә. Шуны да онытмаска кирәк: “ядрәнең” шартлау иһтималы бар.
3. “Итекле мәче” Старт сызыгына зур үлчәмле читекләр куела. Сигнал бирелгәч, һәр команданың беренче уенчылары читекне кия үәм финишка омтыла. Аяк киеме зур һәм авыр булганлыктан, йөгерү ансат түгел.Кабат үз урынына кайткач, уенчы читекне чиратагы “мәчегә”салып бирә.Эстафетаны катлауландырырга була. Йөгеру юлына берничә кегли тезелеп куела. Алар турысына җиткәч, “мәче” баш иеп мияуларга тиеш.
4. “Алисә исемле төлке һәм Базилио исемле мәче”. Эстафетада “төлке” һәм “мәчедән” торган парлар катнаша. Алисә булып уйнаучы бала, бер аягын тездән бөгеп, аны кулы белән тота. Базилионың күзләре яулык белән бәйләнә. Алисә икенче кулы белән Базилионың җилкәсенә тотына. Шул рәвешле алар билгеләнгән араны үтәргә тиеш. Уенчылар үз урыннарына әйләнеп кайткач, эстафета чираттагы парга тапшырыла.
5. “Сәяхәтче бака”.Ике иң көчле бала(Өлкән сыйныфлар булырга мөмкин)гимнастика таягын җилкәләренә куя. Уенчы, таякка ике кулы белән тотынып, аякларын җиргә тидермичә, билгеләнгән араны узарга тиеш. Финишта аны икенче уенчы алыштыра.
6. “Аҗдаһа”. 3 уенчы, янәшә басып, кулларын бер – берсенең җилкәсенә куя. Уртада басып торучының аяклары як - якта басып торучыларның аягына бәйләп куела. Сигнал булгач, “аҗдаһа” финишка таба хәрәкәт итә башлый. Як – яктагы балалар буш кулларын канат сыман җилпеп бара. Финишта эстафета чираттагы “аҗдаһа”га бирә. Уенчыларның аягын эстафета башланганчы бәйләп куйсаң яхшырак була.
7.”Убырлы карчык”.Киле (ступа) урынына – чиләк, себерке урынына озын саплы идән щеткасы файдаланырга була.
Уенчы бер аягы белән чиләк эченә баса, икенчесе белән җирдән атлый. Бер кулы белән- чиләкне, икенчесе белән щетканы тота. Шул рәвешле билгеләнгән дистанцияне үткәч, чиләк белән щетка чираттагы уенчыга тапшырыла.
8.”Золушка”. Эстафета уздыру өчен һәр командага чиләк, себерке, соскыч һәм 5 әр шакмак кирәк Командалар икегә бүленеп,бер-берсеннән билгеләнгән ераклыкта ара калдырып, кара-каршы баса. Бер яктагылар-Золушка, икенче яктагылар үги ана була.”Золушка” чиләк, себерке һәм соскыч тота. Старттан финишка кадәр шакмаклар тратыла.Сигнал булгач, уенчы алга омтыла, шакмак янына килеп җиткәч, аны себерке ярдәмендә соскычка, соскычтан чиләккә сала. Шул рәвешле “чүпне” җыеп бетерә һәм эш коралларын “үги анага” тапшыра. “Үги ана” исә”чүпне” яңадан тарата һәм эш коралларын чираттагы уенчыга бирә.
9.”Бүре белән җиде кәҗә бәтие”.Волейбол мәйданчыгының һәр яртысы- ике командадагы “кәҗә бәтиләренең” өе. Уенда җидешәр кеше һәм берәр “бүре” катнаша.”Кәҗә бәтиләре” үз өйләренә кача. Сигнал булгач, “бүреләр” каршы яктагы “өй”гә кереп “бәтиләрне” аулый башлыйлар.”Бүре” булып уйнаучы бала кемгә кагыла, шул уеннан чыгып тора. “Бәтиләр” “өй” эчендә генә йөгереп йөри.
2 класс укучыларына тәкъдим ителергә момкин булган уеннар.”Хайваннар дөньясында” конкурсы.
1.”Капчыклы көнгерә”.Уенчының биленә капчык бәйләп куела. Аның эченә туп салына. Көнгерә кебек сикерә-сикерә, билгеләнгән араны йөгереп узарга кирәк.Сумкага кул белән кагылырга ярамый.
2.”Пингвин”. Ике аяк арасына(тез яки тубык арасына) туп кыстырып, як-якка янтаеп, тиешле араны узарга .Йөгеү, сикерү тыела. “Бала” да төшеп калмасын.
3.”Сәяхәтче ташбака”. Уенчы җиргә тезләнә, аның аркасына төбен аска каратып ләгән куела.”Панцирны” төшереп калдырмыйча, билгеләнгән дистанцияне узарга кирәк.
4.”Кысла”Уенчы, командага йөз белән борылып,”дүрт аякланып” баса. Шул рәвешле билгеләнгән урынга кадәр барырга һәм кире кайтырга тиеш.
5.”Җитез маймыллар”. Җиргә озын юан бау сузыла.Бауга аяк белән басып һәм кул белән тотынып, тиешле араны үтәргә кирәк.
3 нче сыйныф укучылары өчен эстафета.
“Иң матур песи”.Эстафетада 4әр уенчы катнаша.Һәр командага бер кисәк акбур бирелә. Уенчыларның бурычы- йөгереп барып, чиратлап, песинең башын, колакларын, гәүдәсен һәм аяклакрын, койрыгын ясау.
4 нче сыйныф укучылары “Күмәкләп сикерү” ярышында катнаша ала.Уенда һәр командада 5 малай, 5 кыз көч сынаша.Беренче уенчы старт сызыгыннан ераклыкка сикерә(сикерү төрен укытучы билгели).Аның үкчәсе тигән җиргә сызык сызыла. Икенче уенчы(кыз бала) аяк очларын әлеге сызыкка тидереп баса һәм шулай ук ераклыкка сикерә.Уен шул рәвешле дәвам итә. Команданың гомуми сикерү ераклыгы үлчәнә.
5 нче сыйныф өчен “Кырыгаяк” эстафетасын тәкъдим итәргә мөмкин. Ярышта һәр командадан 10-15 бала катнаша. Алар,бер кулын алга сузып, икенчесен аяк арасыннан үткәреп, кулга- кул тотынышып баса. Чылбырны өзмичә, 100 м араны йөгереп узарга тиеш.
6 нчы сыйныф өчен “Флагчыклар” дигән ярыш оештырырга мөмкин. Мәйданчыкның 4 почмагына 4 укытучы баса. Алар үч төпләренә төрле төстәге (әйтик, кызыл, зәңгәр, яшел, сары) флагчыклар яшерә. Һәр команда дүрт төснең берсен сайлый. Мәйданда бию көе яңгырый. Барлык катнашучылар, түгәрәккә басып, бию хәрәкәтләре ясый башлый. Көй туктауга, һәр сыйныф үзе сайлаган төстәге флагчык тоткан укытучы янына тезелеп басарга тиеш.
7 нче сыйныф өчен “Йөгерешчеләр эстафетасы”. Эстафетада 6 укучы 6 этапта көч сынаша. Һәр этапта биремнәр үзгәртелә: янган шәм тотып, чүгәләп, арка белән алга таба, капчык киеп, “түмгәкләр” өстеннән, бер аякта сикереп йөгерергә тәкъдим ителә.
9 нчы сыфныф өчен “Тартмачыклар очрашуы”. Ярыш буш шырпы тартмалары кулланып үткәрелә. Җиңүчеләр һәр этапта һәи уен ахырында билгеләнә. Уенчыларның бурычы – шырпы тартмасын тәкъдим ителгән ысул белән каршы якта басып торучы үз командаң уенчысына илтеп тапшыру. Тартманы алып бару ысуллары: баш түбәсенә, җилкәгә, йодрыкланган кул аркасына, билгә куеп, ияк белән муенга кысып һ.б.
10, 11 сыйныф укучылары бау тартышуда көч сынаша.
Автор: Галиева Рафида Ахуновна