Ата-аналар җыелышы
Тема. Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш
(Гаилә традицияләре һәм балага хезмәт тәрбиясе бирү)
Балалар – җәмгыятьнең булачак гражданнары
һәм бу җәмгыятьтә аларның кыйммәте хезмәттә
ни дәрәҗәдә катнаша алулары һәм бу хезмәткә
ни дәрәҗәдә әзерлекле булуларына карап
билгеләнәчәк. (А.С. Макаренко)
Бурычлар: ата-аналар белән гаиләдә балада хезмәткә карата уңай караш формалаштыру турында сөйләшү, аларга хезмәтнең әһәмияте бәяләп бетергесез зур икәнен исбатлау
Үткәрү формасы: әңгәмә
Күтәрелгән сораулар: хезмәт һәм аның бала тормышындагы роле, балада хезмәт күнекмәләре тәрбияләүдә гаилә үрнәгенең әһәмияте, баланың хезмәт эшчәнлеге һәм гаиләдә аны бәяләү.
Автор: Васильева Римма Николаевна