Главная / По типу материала / Сценарии праздников: дошкольные, начальные, старшие классы

Я люблю осень (на татарском языке)

Скачать
232.86 КБ, 1349870.jpg Автор: Мияссарова Лена Наилевна, 16 Дек 2015
Скачать
328.8 КБ, 1349873.jpg Автор: Мияссарова Лена Наилевна, 16 Дек 2015

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Балалар җиңел көйгә залга керәләр, урыннарына утыралар.

Тәрбияче: Менә көз килеп җитте. Урманда агач – куаклар сары – кызыл яфракка төренде. Басу – кырларда урып – җыю эшләре төгәлләнде. Зәңгәр күктә, бөтерелә – бөтерелә, күчмә кошлар озын юлга киттеләр. Көз алтын да, салкын да, яңгырлы да. Кайчагында җылы да була. Ә шулайда без көзне бик яратабыз. Шуңа күрә бүген сезнең белән «МИН КӨЗЛӘРНЕ ЯРАТАМ» дигән – зур бәйрәмгә җыелдык.

Җыр «Мин көзләрне яратам» Г.Гәрәева көе Ф.Зиннәтуллина сүз.

Җиңел көй ишетелә. Залга Альфия апа керә, идәнне себерә дә олы кабак өстенә барып утыра.

Альфия апа: – Уф, арыдым. Көн буе эшләдем, ә эш һаман әзәймәде. ( Бер почмактан Золушка дигән китапны чыгара. Китапны ачып рәсемнәрен карый башлый)..

Тәрбияче: Син кем, безнең кунагыбыз?

Альфия апа: – Мин Альфия, Альфиюшечка – миңа эштә кызлар шулай дип эндәшәләр.

Тәрбияче: Ә нигә синең каефең юк?

Альфия апа: – Бүген мине бер бәйрәмгә чакырганнар иде, ә минем әле эшләрем эшләнеп бетмәде. Шуңа мин шундый моңсу. Бәйрәмгә элгереп булмас пожалуй.

Тәрбияче: Син каефеңне төшермә. Ә җырыбызны тыңла.

ҖырЯфрак бәйрәмеЛ.Лерон сүз. Р.Еникеева муз.

Тәрбияче: Нинди эшләр, сөйлә, бәлки сиңа булышып булыр. Балалар, булышабыз мы Альфия апагызга?

Балалар: Әйе!

Альфия апа: – Минем ишек алдында яфраклар бик күп коелган. Шуларны җыярга кирәк иде.

Тәрбияче: Карап тор әле, безнең балалар ул яфракларны бик тиз җыеп алалар. Әйдәгез әле, балалар, бер, ике, өч яфракларны җыябыз!

Яфрак җыю уены. (Сары яфракларны – бер агачка, кызыл яфракларны - икенче агачка ябыштырырга кирәк)

Альфия апа: – Ишек алдында нинди тәртип! Ә агачлар нинди матур! Бик зур рәхмәт, сезгә!

Тәрбияче: Син Альфия апа утырып тор, ә безнең балалар сиңа шигырьләр сөйләп күрсәтерләр.

Балалар көз турында татар телендә шигырьләр сөйлиләр.

Альфия апа: Бик күп шигырьләр өйрәнгәнсез. Молодцы. Ә минем шигырь ятларга хәтерем дә юк, вакытым да юк, ә эш күп!

Тәрбияче: Тагын нинди эш инде?Альфия апа: (Өй артыннан капчык сүрәп чыгара, андагы яшелчәләрне зал уртасына бушата) менә! Шушы яшелчәләрне аралап җыярга кирәк иде. Кишерне – бер чиләккә, бәрәңгене – икенче чиләккә. Ничек өлгерергә?

Тәрбияче: Балалар, без бу эшне башкарып чыгабызмы?

Балалар: Әйе!

Яшелчә җыюуены (Бәләкәй чиләккә бершәр яшелчә салып зур чиләккә тутырырга. Кем тизерәк шул җиңүче)

Альфия апа: (шатланып) Бик зур рәхмәт, ничек тиз эшләдегез. Мин кичкә кадәр утырган булыр идем.

Тәрбияче: Безнең балалар бик җитез, бик уңганнар. Алар әле бик матур итеп җырлыйлар да, бииләр дә! Утыр Альфия апа, тыңла!

Җырлы-биюОсень Золотаяслова Ю.Ильиной муз. И.Кошминой

Альфия апа: Бигрәк күңелле, бик матур җырладыгыз, биедегез.

Тәрбияче: Безнең балалар рус шигырьләрен дә бик матур һәм дөрес итеп сөйлиләр.

Альфия апа: Әйдәгез, әле, тыңлыйсым килә!

Русча шигырьләр.

Альфия апа: Очень понравилось, спасибо.

Тәрбияче: Үзең рәхмәт әйтәсең, ә үзең бик моңсу.

Альфия апа: Минем бүтән бәйрәмгә китәсе дә килми инде хәзер. Сезнең белән миңа бик тә күңелле, ләкин минем күлмәгем (күлмәген күтәрә) киелмичә кала инде.

Тәрбияче: Шуңа борчыласың мени? Нишләп киелмичә кала? Күлмәгеңне бар, киеп кер!

Альфия апа күлмәген тотып чыгып китә.

Тәрбияче: Балалар, ә безнең Альфия апабыз матурланып чыкканчы, без сезнең белән әйдәгез Кем нинди яшелчә үстердеуенын уйнап алабыз.

Уен тәртибе (тәрбияче ясалма шалканны берартлы балаларның кулларына тоттыра, алар бер яшелчә исемен әйтәләр, кабатлап әйтмәскә тырышалар)

-Бик күп яшелчәләр беләсез икән. Ә хәзер яшелчәләр турында бер җырлап алабыз ( балаларгаяшел чәләр маскаларын тарата).

Җырлы-уенЕсть у нас огород(на мотив песни “Каравай”)

Балалар утырышалар.

Залга җиңел көйгә матур күлмәген киеп, Альфия апа керә.

Альфия апа: Тагын бер исәнмесез балалар, кунаклар, апалар!

Тәрбияче: Сине танырлык та түгел Альфия апа. Син нәкъ теге әкияттәге бер кыз кебек, кем әле ул?

Альфия апа: Золушкамы?(бөтерелә) Ул минем иң яраткан әкиятем.

Тәрбияче: Мондый матур күлмәк янына менә бу тәкыя гына җитми ( сары яфраклар кушып үрелгән тәкыя кигертә). Син хәзер безнең Көзсылу буласың.

ҖырКөзсылуВ.Вәлиева көе һәм сүзләре

Альфия апа: Бик зур рәхмәт сезгә мине шулай зурлаган өчен (өйгә кереп кәрзин алып чыга, алмалар белән). Менә сезгә миннән көзге уңыш – күчтәнәч. Ә тагын менә шушы шәп кабаклар да сезгә – бәлеш пешереп ашарсыз.

Тәрбияче белән балалар: Рәхмәт! Сине дә кунакка чакырырбыз!

Тәрбияче: Син Альфия апа китәргә ашыкма. Безнең балаларның “Шатлык” биюен кара инде.

Альфия апа: Ярар, бик рәхәтләнеп.

Бию-күмәкШатлык”.

Альфия апа алмаларны тарата.

Тәрбияче: Ямьле кояш, нурлар чәчеп

Елмаеп карый безгә.

Нинди тәмле күчтәнәчләр

Көз алып килгән безгә

Алтын яфраклар очалар,

Безнең башларга тиеп

Саубуллаша кыр казлары,

Язын кайтырбыз диеп.

Җырладык та, биедек тә,

Шигырьләр дә сөйләдек.

Матур гына уйнап алдык,

Бер дә читенсенмәдек.

Бүгенгә без хушлашабыз,

Бәйрәмне тәмамлыйбыз.

Күңелле дә соң бу көз!


Автор: Мияссарова Лена Наилевна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное Я люблю осень (на татарском языке) Мияссарова Лена Наилевна 16 Дек 2015
документ Сочинение-рассуждение "За что я люблю осень?" Бакулина Валентина Леонидовна 30 Мар 2015
презентация "Я люблю осень". Диск Мерик Татьяна Валерьевна 30 Мар 2015
документ "Люблю я Русь, за осень золотую" Ускова Елена Борисовна 8 Апр 2015
документ Разработка праздника на осетинском языке"Я люблю осетинское слово,осетинский язык" Кораева Фиолета Тареловна 18 Янв 2016
документ Праздник "Золотая осень" на татарском языке Вафина Алсу Сагидулловна 28 Фев 2016
разное Занятие в старшей группе на тему: "Я люблю тебя Байкал" Быченкова Екатерина Сергеевна 20 Апр 2015
разное "Люблю я жизнь, люблю людей". Каналиева Марфуга Максутовна 1 Апр 2015
документ Проект в средней группе на тему «Витамины я люблю - быть здоровым я хочу!»+ Смирнова Екатерина Викторовна 30 Мар 2015
документ Проект в средней группе на тему «Витамины я люблю - быть здоровым я хочу!» Николаева Марина Леонидовна 4 Мая 2015
документ Беседа на тему: "Витамины я люблю - быть здоровым я хочу" Ковалева Татьяна Николаевна 23 Янв 2016
документ Интегрированное логопедическое занятие на тему "Я люблю свой город" (подготовительная логопедическая группа с ОНР) Пулина Нина Павловна 20 Мар 2015
документ Музыкальное занятие на тему"Я люблю тебя и знаю, город мой родной!" Бондарева Галина Шевкетовна 31 Мар 2015
документ Развитие речи. Сочинение-рассуждение с опорой на схему "За что я люблю зиму". Cуетова Галина Юрьевна 1 Апр 2015
документ "Я вареники люблю, всех на свете накормлю!" Корелина Жанна Сергеевна 13 Апр 2015
разное Проект: "Больше всех на свете маму я люблю" Федорина Екатерина Валерьевна 22 Авг 2015
документ Внеклассное занятие на тему « Я люблю маму милую свою» ( 1 класс). Агафонова Светлана Владимировна 14 Сен 2015
документ Сочинение на тему : « Я люблю тебя, Россия» Подготовила ученица 8 класса Коробкова Снежана Малыхина Ирина Вячеславовна 20 Ноя 2015
документ КЛАССНЫЙ ЧАС на тему: «МАМА, МИЛАЯ МАМА, КАК ТЕБЯ Я ЛЮБЛЮ» Выходцева Людмила Ивановна 21 Дек 2015
разное Праздничный концерт на 8 марта для старших дошкольников "Очень я мамочку люблю" Матвеева Ирина Владимировна 10 Мар 2016
документ СЦЕНАРИЙ НА ДЕНЬ МАТЕРИ "Я ЛЮБЛЮ ТЕБЯ, МАМА!" ШАНГЛЫБАЕВА МАДИНА ЗАЛИМХАНОВНА 2 Мар 2016
документ Конспект организованной образовательной деятельности на тему «Я люблю маму и папу». Ланцова Вера Львовна 28 Янв 2016
разное Российский Союз молодёжи Саратовская областная организация Конкурс «Я люблю тебя, моя Россия! Я с тобой, моя страна!» НОМИНАЦИЯ Сочинение - эссе на тему: « Россия – Родина моя» Людмила Анатольевна Мельникова 8 Мая 2015
документ Я тебя люблю. Языкова Наталья Петровна 20 Мар 2015
документ Люблю отчизну я Бахтин Сергей Федорович 20 Мар 2015
разное Стихотворение " Я люблю жизнь" Карева Елена Анатольевна 30 Мар 2015
разное Викторина « Я люблю тебя Кубань!» Козырева Татьяна Владимировна 1 Апр 2015
разное "Я люблю тебя, Россия!" Симонина Анна Анатольевна 31 Мар 2015
разное "Я люблю тебя, Россия!" Симонина Анна Анатольевна 31 Мар 2015
разное Проект "Я люблю свою лошадку" Тимошкина Лариса Степановна 31 Мар 2015
разное Проект "Я люблю свою лошадку" Тимошкина Лариса Степановна 31 Мар 2015
разное Проект "Я люблю свою лошадку" Тимошкина Лариса Степановна 31 Мар 2015
презентация Я люблю Калашникова Ольга Геннадьевна 1 Апр 2015
документ Я люблю английский Дуденкова Резеда Рустамовна 31 Мар 2015
разное Я люблю тебя, мама! Адоевцева Нина Александровна 5 Ноя 2015
разное Видеоролик "Я люблю танцевать!" Тишакова Елена Александровна 5 Ноя 2015
разное Мама, я тебя люблю!!! Доценко Анна Алексеевна 5 Ноя 2015
видео Как тебя люблю я, мама! Карпушина Лидия Андреевна 28 Мая 2015
видео "Я люблю выступать." Иванчишина Юлия Геннадьевна 12 Июн 2015
Практическое занятие для родителей "Я люблю своего ребенка" Мансурова Светлана Ахатовна 20 Сен 2016