"Карга боткасы"
Яз – табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Хәзер язның беренче ае гына . аның әле кыштан әллә ни аермасы юк. Салкын. Бураннар да уйный. Ләкин, кояш барыбер үзенекен итә,җылыта. Түбәләргә боз сөңгеләре дә элеп куя. Кояш җылырак карау белән, боз сөңгеләреннән туктаусыз тамчылар сикерә башлый. Алар кояш нурларында энҗе кебек ялтырыйлар.көннәр озыная бара.
Яз кояшы емаеп карау белән, бөтен табигать кышкы йокысыннан уяна башлый. Кояш балкый, ул өй түбәләрендәге карларны эретә. Карлар эри башлагач, җылы яклардан кошлар да кайта башлый: каргалар, сыерчыклар, торналар. Ә песнәкләр һәм чыпчыклар тагында күңеллерәк чыркылдаша башларлар. Язгы җылы җил агачтагы яшҗ бөреләрне уятыр. Тиздән алар хуш исле яшел яфраклар ярырлар. Җирдән җырлый-җырлый гөрләвекләр челтерәп агар. Бозлар кузгалыр. Кырларда беренче умырзаялар баш калкытыр.
Автор: Сабирзянова Халида Ахметзаваловна