Катнаш төркемдә “Чыршы бәйрәме”.
Әкият: “Батыр егет.”
Борын – борын заманда , безнең көннәрдә яшәгән ди, Батыр атлы малай. Беркөнне Батыр Яңа елга чыршы алып кайтырга урманга киткән. ( Бу вакыт Батыр булып киенгән бер бала чыршылар арасында – урманда йөри, бер чыршы янына килеп туктый.)
Мин - Батыр атлы малай.
Ефәк билбау билемдә,
Көмеш балта кулымда,
Зифа буйлы бер чыршы,
Үсеп утыра юлыма
Урманда эчендә йөрим, үземә чыршы эзлим. – Бу чыршыны кисәм дип селкенүе булган, чыршы төбеннән Куяннар килеп чыккан.
Куяннар: Минем яраткан агачны
Зинһар өчен кисмә син,
Мин бит шушы урманда
Чыршы төбендә яшим.
Батыр: Ярый, ярый, Куянкайлар, кисмим сезнең чыршыгызны.
Алып баручы: Куяннар бик шатланганнар. Сөенеченнән үзенең балалары белән бии башлаганнар.
Батыр юлын дәвам иткән.
Батыр: Ефәк билбау билемдә
Зифа буйлы бер чыршы,
Үсеп утыра юлымда.
Балта белән селенүе булган, агач төбеннән Төлке килеп чыккан.
Төлке: Ашыкмачы ,әй Батыр,
Бу чыршыны кисми тор
Бу чыршы матур түгел,
Әнә тегесе матур .
Батыр: Ярый, Төлкебикә, ямьсез чыршы миңа кирәк түгел.
Алып баручы: Төлке бик шатланган, сөенеченнән бии башлаган.
Батыр икенче чыршы янына барып кисмәкче булган. Чыршы төбеннән Аю килеп чыккан да үкереп җибәргән. Шулай йөри торгач, Батыр урмандагы йорт янына килеп җиткән.
Батыр: Нинди матур йорт. Кем яши икән монда? (ишек шакый, өйдән кар кызы чыга)
Кар кызы: Син кем?
Батыр: Мин – Батыр атлы малай. Урман эчендә йөрим, үземә чыршы эзлим. Ә син кем?
Кар кызы: Мин – Кар кызы. Мин балалар бакчасына барырга җыенам, анда Яңа ел бәйрәме. Аларның чыршылары да бар. Әгәр теләсәң сине дә алып барам.
Батыр: Бик барыр идем дә, аягымда итекләр, кулымда балта, балалар миннән куркырлар бит.
Кар кызы: Борчылма Батыр малай. Мин сине татар егете итеп киендерәм.
Кар кызы: Менә Батыр дә әзер. Киттек балалар бакчасына.
Җәнлекләр: Безне дә алыгыз бәйрәмгә.
Кар кызы: Әйдәгез, дусларым, әйдәгез.
Барысы бергә чыгып китәләр.
Алып баручы: Хәерле кич, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.
Дәлия: Без бүген чыршы янында
Әйлән-бәйлән уйнарбыз.
Кыш бабайны каршыларбыз
Матур җырлар җырларбыз.
Нинди матур безнең чыршы,
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен
Бергә: Котлы булсын Яңа ел!
Алып баручы: Балалар карагыз әле, бүген безнең бәйрәмебезгә нинди матур итеп киенеп, ясанып, бизәнеп ямь-яшел мәһабәт чыршы килгән. Без яңа ел бәйрәмен яратабыз һәм чыршының безгә кунакка килүенә бик сөенәбез.
Нишләптер чыршының утлары кабынмаган, әйдәгез без аңа ярдәм итик.
(Балалар чыршыга карап өрәләр, чыршыда утлар кабына.)
Алып баручы: Менә ничек күңелле булып китте. (Балалар кул чабалар).
- Рәхмәт сиңа, чыршыбыз, без сиңа багышлап үзебезнең шигырьләребезне сөйләп, җырларыбызны җырлап күрсәтербез.
О.Лилия: Бүлмәдә чыршы агачы,
Ул яшелдән киенгән
Чыршы да урманнан безгә
Бәйрәм итәргә килгән.
Азалия: На праздник елка долго собиралась
Ее мы с нетерпеньем ждали все!
Потом тихонько в зале наряжалась,
И вот она теперь по – всей красе!
Зәринә: Урманнан безгә бәйрәмгә
Ямь – яшел чыршы килгән,
Яңа елны каршыларга
Матур күлмәген кигән.
Алисә: Исәнме, чыршы, исәнме!
Яңа ел килеп җитте
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
Ш.Лилия: Әй, чыршыкай-чыршыкай
Үзең бигрәк купшыкай.
Яшел күлмәк кигәнсең
Күп бизәкләр элгәнсең.
София: У ребяток наших,
Елочка большая.
Огоньки на елке
Весело сверкают.
Огоньки сверкают
Красный, голубой.
Хорошо нам елка
Весело с тобой.
Я.Алиса: Давайте возле елочки,
Устроим хоровод!
Пусть каңдый веселиться
И каждый пусть поет!
Алып баручы: Балаларның шушы матур шигырьләреннән соң чыршыны мактап җыр да җырлап үтик.
В лесу родилась елочка” җыры.
Маленькой елочке Сколько на елочке Встанем под елочкой
Холодно зимой. Шариков цветных, В дружный хоровод,
Из лесу елочку Розовых пряников, Весело, весело
Взяли мы домой. Шишек золотых! Встретим Новый год!
Из лесу елочку Розовых пряников, Весело, весело
Взяли мы домой. Шишек золотых! Встретим Новый год!
Нәфисә: Яшел чыршы тирәсендә
Үткәрәбез зур бәйрәм
Җырлыйбыз да биибез,
Уйныйбыз әйлән - бәйлән
Азалия: Когда бенгальские огни сияют,
Когда хлопушек раздается гром –
Всех с Новым годом,
С новым счастьем поздравлябют
И мы на празднике про елочку споем!
О.Лилия: Үсте чыршыбыз урманда,
Шаулап торды ул анда.
Җәен дә, кышын да зифа,
Матур ул һаман да.
Зәринә: Кунак булып яшел чыршы
Килгән безгә
Ул ямь өстәп тора
Безнең бүлмәбезгә
Ильназ: Көтеп тора безнең
Биеп җырлаганны
Тирәсендә әйлән
бәйлән уйнаганны.
Алисә: Әйдә чыршы түрдән уз,
Туңгансыңдыр, тиз җылын
Җырла безгә быелгы
Дәртле Яңа ел җырын.
Ш.Лилия: Мы елочкой любуемся сегодня,
Она нам дарит хвойный аромат,
И самый лучший праздник – новогодний
Приходит вместе с нею в детский сад!
София: Кто в нарядной, теплой шубе
С длинной белой бородой
В Новый год приходит в гости
И румяный, и седой?
Он играет с нами, пляшет,
С ним и праздник веселей!
-Дед Мороз на елке нашей
Самый главный из гостей!
Дәлия: Син килдең бүген сөенеп,
Бизәнеп, матурланып.
Безгә, нәни дусларыңа
Күңелле җырлар алып.
Җыр: “Чыршы янында” (С.Урайский шигыре, И. Шәмсетдинов көе) гармунга.
Чыршы, чыршы без сине
Сагынып көттек ел буе.
Син тагын да матурырак
Бизәлгәнсең бу юлы.
Энҗе карлар явып үткән
Яшел ылысларыңа.
Күп бүләкләр китергәнсең
Без нәни дусларыңа.
Без уйныйбыз, җырлыйбыз
Шатланабыз, көләбез.
Безгә рәхәт тормыш биргән
Илебезне сөябез.
Чыршы тавышы: Исәнмесез, минем нәни дусларым. Яңа ел белән Сезне!
Бу бит мин, сезнең якын дустыгыз, яңа ел чыршысы. Сезгә бик зур рәхмәт әйтергә телим. Сез мине ничек матур итеп бизәдегез, бизәндердегез, минем турыда нинди матур шигырьләр сөйләдегез. Рәхмәт сезгә! Балалар ә кайда соң кыш бабай? Әллә ул килеп җитмәдеме?
Алып баручы: Чынлап та, балалар ә кайда соң кыш бабай? Әйдәгез әле “Суык бабай” җырын җырлап кыш бабайны чакырып карыйк.
Җыр: “Суык бабай”
Суык бабай, кил безгә Уенчыклар, бүләкләр
Яңа ел бәйрәменә. Безгә тагын алып кил.
Чыршы әйләнәсендә Соңга калма, бабакай
Җыр җырлап әйләнергә. Атлап түгел чабып кил!
Алып баручы: Кыш бабай ишетмәде, ахры, һаман килми. Әйдәгез, бергәләп чакырыйк Кыш бабайны,
БАРЫСЫ БЕРГӘ: Кыш бабай, кыш бабай, кыш бабай !!!
КЫШ БАБАЙ: А – а – у –у. Мин монда. Сезнең бакчаны бик озак эзләдем, сезнең тавышны ишетем килдем.
Исәнмесез, балалар
Исәнмесез әниләр
Исәнмесез әбиләр
Бишектәге бәбиләр.
Тирән карларны ерып,
Борынымны өшетеп
Озын юллар үттем мин,
Сезгә килеп җиттем мин.
һай чыршыгыз бигерәк матур
Елык - елык яна ул,
Бәхетле һәм сау булыгыз
Котлы булсын яңа ел.
Кар кызы.
Исәнмесез, балалар
Исәнмесез кунаклар.
Яңа ел белән сезне
Яңа бәхетләр белән.
Яңа елда зур үсегез
Көн дә артсын көчегез
Ел үсәсен ай үсегез.
Илгә хезмәт итегез
Яңа елда уңышлар
Телим сезгә мин , дуслар.
Алып баручы: Әй кыш бабай, кыш бабай
Безнең сөйгән кунак син.
Ямьле үтсен кичәбез
Безне көлдер , уйнат син.
КЫШ БАБАЙ: Кызым Карчәчәк кара әле, балалар ничек матур итеп киенгәннәр, ничек дәү үскәннәр.
Алып баручы: Кыш бабай, безнең балалар син килешкә бик күп шигырьләр, җырлар өйрәнделәр.Кыш бабай, Карчәчәк, тыңлап карагыз әле, сезгә ошар микән?
Балалар кыш, Яңа ел, Кыш бабай һәм Кар кызы турында шигырьләр сөйлиләр.
О.Лилия: Әй! Кыш бабай, Кыш бабай
Безгә якын дус бабай
Көтеп алдык без сине
Күңелләргә хуш бабай.
Ак туныңны кигәнсең
Безне котлап килгәнсең
Сине көтеп торганны
Әллә кайдан белгәнсең!
Нәфисә: Җилкәсенә капчык асып
Кыш бабай килеп керде
Төрле кызык сүзләр әйтеп,
Бүләк өләшеп йөрде.
Аннан, кыш бабай, тыпырдап,
Бик шәп бии башлады
Биемәскә, аягында –
Безнең апа башмагы.
Ильназ: Кыш бабай килгән
Ап – ак тун кигән
Көтә: кем генә
Чыгар, дип, өйдән
Чыксаң – чеметә,
Битне өшетә,
Менә шул аның
Бөтен эше дә.
Алисә: Яшел чыршы тирәсендә
Җыелып бертугандай
Әйлән бәйлән уйный идек
Килеп керде Кыш бабай.
Әй, Кыш бабай, Кыш бабай
Хуш киләсең, уз бире,
Шатланышып җыр белән
Каршылыйбыз без сине.
Ш.Лилия: Ах, какой хороший
Добрый Дед мороз.
Из лесу нам елку
К празднику принес.
София: Он весь из снега, изо льда
И борода его седа.
Но каждый год его мы ждем,
С ним праздник к нам приходит в дом.
Он всем подарки нам принес
Конечно это...
(барысы бергә): Дед мороз!
Я.Алиса: Дед мороз, Дед мороз,
Деткам ёлочку принес.
А на ней фонарики,
Золотые шарики.
Дәлия: Ап – ак таягың кулыңда,
Ап – ак туныңны кигәнсең,
Бөтен җирең бәсләнгән
Күп җирләр гизгән икәнсең
Әй, Кыш бабай, Кыш бабай
Хуш киләсең, үз бире,
Кунак булып килер дип,
Күптән көттек без сине.
Азалия: Дед Мороз.
Ах, какой хороший
Добрый Дед Мороз!
Елку нам на праздник
Из лесу принес.
Огоньки сверкают,
Красный, голубой,
Хорошо нам, елка,
Весело с тобой!
Зәринә: Бәйрәмебез, син килгәч,
Матурланды тагын да,
Бик күңелле уйнавы
Яшел чыршы янында
Әй, Кыш бабай, Кыш бабай
Безнең сөйгән кунак син
Ямьле үтсен кичәбез,
Безне көлдер уйнат син!
Кыш бабай турында җыр. Кыш бабай.
Яшел чыршы тирәсендә
Җыелып бертугандай,
Әйлән - бәйлән уйный идек,
Килеп керде кыш бабай.
Кушымта: Ары баса Кыш бабай
Бире баса Кыш бабай.
Шушы бию көйләренә
Өзеп баса Кыш бабай!
Бәйрәмебез син килгәч,
Матурланды тагын да.
Бик күңелле уйнавы
Яшел чыршы янында.
Җыр тәмамлангач, балалар урыннарына утыралар.
Алып баручы. Кыш бабай, сезгә безнең шигырьләребез, җырларыбыз ошадымы?
Кыш бабай. Ошады, бик ошады. Бик зур рәхмәт сезгә!
Алып баручы. Кыш бабай, ә син үзең шигырьләр беләсеңме?
Кыш бабай. Беләм,беләм. Ничек белмәскә! Хәзер сөйләп тә күрсәтәм. Балалар, мин бик карт инде, хәтерем дә начарланды. Әгәр онытып җибәрсәм, миңа ярдәм итәрсез микән?
Балалар. Итәрбез, итәрбез.
Кыш бабай (шигырь сөйли).
Салкын саф һава
Йомшак кар ... (ява).
Урамга чыксаң
Битләр ... (кызара).
Кар бөртекләре
Битеңә куна.
Үзләре ... (матур)
Һәм ... (салкын) була.
Алып баручы. Булдырдың бит, Кыш бабай! Ә уйнарга яратасыңмы соң?
Уен: «Бияләеңне тап».
Кыш бабай. Яратам. Бик яратам. Хәзер уйныйбыз, балакайларым. (Урыныннан тора. Эзләнә.) Бияләемне салып торган идем, кая китте соң? Хәзер, хәзер, сабыр итегез, бияләемне генә эзләп табыйм.
Алып баручы. Тырышыбрак эзлә, бабай, бияләеңне. Менә шулай. Менә шулай уйнарга яратабыз без.
Балалар: Биеп күрсәтсәң, бирәбез диләр.
Кыш бабай татарча бии
Кыш бабай. Уф, ардым! ( Эрим,эрим. Егыла. Тәрбияче күтәреп утырта.)Бияләен бирәләр.
Арыдым,балалар.
Алып баручы. Ярый алайса, бабакай, утырып тор, ял итеп ал. Ә без, Карчәчәк белән бергәләшеп, әйлән-бәйлән уйнап алыйк.
Кар бөртекләре биюе.
Кыш бабай: Хәзер мин сезгә кар-бураннарымны җибәрәм, кулларыгызны өшетәм. Саклап кала алырсыз микән кулларыгызны суыктан. Яле, кулларыгызны сузыгыз әле, ә мин килгәндә, яшерегез! Ыыз-ыыз итәм.
Уен: «Өшетәм».
О.Лилия: Мин дусларым белән “Матрешка” җырын җырлап күрсәтәм.
1 .Без матрешкалар 2. .Без матрешкалар
Матур курчаклар Матур курчаклар
Менэ шундый, менэ шундый Менэ шундый, менэ шундый
Чип чиста куллар Кызыл иреннэр.
Менэ шундый, менэ шундый
Чип чиста куллар.
Кызыл иреннэр.
Менэ шундый, менэ шундый
Кызыл иреннэр.
3. Без матрешкалар
Матур курчаклар
Топ-топ итеп, без биебез
Шат кунелелэр.
Топ-топ итеп, без биебез
Шат кунелелэр
Алисә: “Барбарики” биюен биибез.
Дәлия: “Чунга – чанга” биюен биибез.
Кыш бабай. Ай-һай, сез бик җитез, батыр, матур балалар икәнсез. Минем дә оныгым бик уңган, җитез. Әйдәле кызым балалар җыенганда син дә үзеңнең һөнәреңне күрсәтеп ал. Бер җырла әле.
Кар чәчәк башкаруында җыр: “Кар кызы Аксылукай” Бәйрәм киче саф һава,
1. Тәңкә-тәңкә кар ява. 2. Күктә ай, күктә ай. 3.Урманнан безгә килгән.
Мамыктай җиргә ята, Шул саран ай яктысында Таккан ул ак сәдәпләр,
Кыш бабай кар ярата. Җем-җем итә чыршыкай. Кадаган кар чәчәкләр.
Бер күренә, бер күмелә Яшелдән күлмәк кигән, Җәен уйчан,кышын җырчан
4.Чыршыкай,чыршыкай.
Чыршы янына чакыра
Кар кызы – ак сылукай.
Карчәчәк. Балалар, минем кулымда серле сандык. Ә сандыгым буш түгел. (Сандыкны ачып кар бөртекләре алып сибә.) Карагыз әле, нинди матур кар бөртекләре! Күзләрне камаштырып җемелдиләр. Ә бит алар гади генә түгел, серле кар бөртекләре. Һәрберсендә табышмаклар яшеренгән. Тыңлагыз игътибар белән. (Кар бөртекләренә язылган табышмакларны укый.)
1. Ак ашъяулык таптым,
Җир өстенә яптым. (кар)
2.Кемнең кигән киемнәре –
Энҗе кар бөртекләре,
Кемнең көмештәй сакалы,
Чәчләре, керфекләре? (Кыш бабай.)
3.Тылсымлы көмеш бөртекләр,
Гамәлне төшкәч гизеп,
Минем учымда эриләр,
Йөрәк җылысын сизеп!
Алар йрмшак, алар назлы –
Җиҗгә мамыктай тула.
Язны сагынган көннәрдә
Уҗымга юрган була. ( Кар )
4.Тирә – юньдә ак бию:
Күзгә күренми урам.
Ак падишаһ туй итә,
Чөнки башланган..... ( Буран )
5.Тәңкә карлар сипкән,
Җирне ап – ак иткән.
Чыршы , каен, имән
Кардан чикмән кигән.
Бу кайчан икән? ( Кыш )
6.Акыра да бакыра,
Бөтен җирне тутыра. ( Буран )
7.Кулсыз, күзсез, буяусыз
Ясый ул төрле бизәк.
Беркем аны өйрәтми,
Ул үзе шундый зирәк. ( Суык )
Карчәчәк. Бу юлы да сынатмадыгыз, балалар.
Иске ел: Менә минем елда ничек матур итеп җырларга, биергә өйрәнделәр.
Яңа ел: Яңа елда да шулай җырларсызмы, биерсезме?
Алып баручы. Тагын да матуррак итеп җырларга, биергә тырышырбыз,
Яңа ел :
Мин яңа ел -, өр яңа ел
Бу ел миннән башлана
Яңа ел белән сезне
Минем ел котлы булсын
Кырларда иген уңсын
Табыннар мул булсын
Яңа ел белән , яңа бәхетләр белән!
Кыш бабай.
Күңелле булды бәйрәм,
Уйнадык әйлән-бәйлән.
Матур җырлар җырладык,
Кунак булып туймадык.
Тик китәр вакыт җитте.
Көтә безне янә юл.
Рәхмәт сезгә, балакайлар,
Котлы булсын Яңа ел!
Бер бала.
Рәхмәт, бабай, сүзләреңә,
Бик матур теләкләрең.
Алып килдем, дигән идең,
Кайда соң бүләкләрең?
Икенче бала:
Рәхмәт, рәхмәт, күп бүләкләр
Китергәнсең безгә син
Без нәни дусларыңны
Сөендерим дигәнсең.
Кыш бабай: Ай,кызым,оятлы була яздык бит. Ә минем бүләкләремне УБЫРЛЫ белән ШҮРӘЛЕ алып киләм дигән иде, ә алар һаман күренмиләр,
Карчәчәк елый.
Бабакай, хәзер нишлик, Бүләкне кайдан эзлик?
Кыш бабай: Кызым, Карчәчәк бердә кайгырма, алар миңа вәгъдә бирделәр, бүләкләрне алып киләбез дип. Чакырыйм әле үзләрен шушы серле таягым белән. ( 3 тапкыр таякны идәнгә сугып: Әфсен – төфсен УБЫРЛЫ белән ШҮРӘЛЕ монда булсын )
Убырлы белән Шүрәле бүләкләрне тартып керәлә. Без бабакай бик арыдык, сез безне калдырып киттегез, ( Елыйлар) Безне кәҗә дә сөзде , без адаштык, юлны таба алмадык.
Яңа ел: Мин сезне хәзер тагын сөзәм.
Алып баручы: Ярар инде тимә үзләренә.
Убыр һәм шүрәле. Безнең дә бит бәйрәмдә катнашасы килде, җырлыйсы биисе. Әле ярый үзегез чакырдыгыз.Безгә балалар бер җырлап, биеп күрсәтсәләр без бүләкләрне тапшырабыз.
Алып баручы: Әйдәгез кунаклар түрдән узыгыз безнең бәйрәм әле тәмамланмаган.Әйдәгез барыбыз бергә “Чыршы янында” җырын җырлыйк.
Ямь – яшел ылыслары, Сиңа килгән кунаклар -
Балкып тора утлары. Аюлар һәм куяннар.
Чыршыкай, чыршыкай, Чыршыкай, чыршыкай,
Бигрәк матур чыршыкай. Бигрәк матур чыршыкай.
Әйлән бәйлән уйныйбыз
Биибез дә җырлыйбыз.
Чыршыкай, чыршыкай,
Бигрәк матур чыршыкай.
Кызлар башкаруында рус халык биюе “Кадрель” ( Шүрәле һәм Убырлы бергә бииләр)
УБЫРЛЫ ШҮРӘЛЕ БЕРГӘ: Менә ничек күңелле булды рәхмәт күңел ачтык бергәләп.
Менә, дусларым, сезгә
Яңа ел бүләкләре
Матур рәхәт яшәгез –
Шул безнең теләкләребез.
(бүләкләрне бабайга бирәләр)
Яңа бәхет, зур уңышлар
Алып килсен яңа ел.
Шатлык белән үтсен һәр көне
Котлы булсын яңа ел.
Кыш бабай, Кар кызы бүләкләр өләшәләр.
Кар кызы :
Яңа елда исән - мул тормышка
Аяк бассак иде йә Рабби!
Кил, яңа ел , изгелегең белән,
Явызлыкны беркем яратмый.
Кыш бабай:
Рәхмәт сезгә. Безгә китәргә кирәк, сау булыгыз, исән -имин тагын очрашырга язсын.
Яңа еллар килсен бәхет алып.
Яңа еллар килсен елмаеп
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын.
Яшәмәгез дуслар, моңаеп
Уңышлар юлдаш булсын.
Кыш бабай Кар кызы: Сау булыгыз, дуслар.Яңа еллар котлы булсын!
Әйдәгез, дусларым безне Норлат балалар бакчасында көтәләр!
Балалар: Сау бул,Кыш бабай! Сау бул, Кар кызы!
Алып баручы: Күкләр аяз, дөньялар имин булсын,
Авырлыклар ишек какмасын.
Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта
Шатлык чәчеп кайгы тапмасын!
Яңа еллар котлы булсын
Дөньялар тыныч торсын
Нәниләр туып торсын
Табыннар тулып торсын!
Иңнәрендә тормыш авырлыгын
Күтәрмәсен ялгыз аналар.
Ата-ана тигезлеге белән
Пар канатлы үссен балалар
Хөрмәтле дуслар, кунаклар. Бүгенге бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезгә исәнлек, саулык, бәхет-шатлык телибез. Еллар имин, дөньялар тыныч булсын. Сау булыгыз!
Проект: Яңа ел.
Максат:
“Нардуган” бәйрәме турында төшенчә бирү, татар халкының элек “Яңа ел”ны шулай атап бәйрәм итүләрен аңлату.
Бурычлар:
Халкыбызның йола һәм бәйрәмнәренә хөрмәт тәрбияләү.
Сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.
Яңа ел шигырьләренә кызыксыну уяту, ятлый белү теләге тудыру эчтәлеге тулаем яки аерым кыек сүзләрне аңларга өйрәтү
Проект белән таныштыру:
1. Яңа ел турында татарча һәм русча шигырьләр өйрәнү. ( К.В.Закирова “Балачак аланы”)
2. Яңа ел, Кыш бабай, Кар кызы, чыршы турында җырлар өйрәнү.
3. “Без Яңа ел бәйрәмен каршыларга без ничек әзерләнәбез” – әңгәмә.
4. “Чыршы бәйрәмендә” картинасы буенча эш (УМК Күрсәтмә материал)
5. Участокта әти-әниләр белән берлектә тау ясау.
6. Кыш бабайга хат язу. (“Туган телдә сөйләшәбез” – мет. кулланма)
7. Кышын үсемлекләр дөньясы (тәҗрибә)
8. Яңа елга кардан сыннар ясау, буяу – бизәк.(әти-әниләр белән берлектә)
9. Яңа елга биюләр өйрәнү.
10. Төркемне бизәү.
11. “Кечкенә һәм зур чыршылар” рәсем.
12. “Балалар чыршы бәйрәмендә уйныйлар” – рәсем.
13. “Бәсле агачлар” – рәсем.
14. “Яңа ел бәйрәмендә ошаган әйбер” – рәсем.
15. “Кар кызы” – әвәләү.
16. “Яңа ел белән котлау открыткасы” – кисеп ябыштыру.
17. Яңа елга костюмнар. Конкурс (әти – әниләр белән берлектә)
18. “Кар патшалыгында кунакта – экскурсия (сыннар карау)
19. Таудан чана шуу.
20. “Кыш бабайда кунакта” – залда бәйрәм.
Автор: Нигматуллина Фарида Гусмановна