Хуш сөекле, бакчабыз.
Сценарий: “Хуш сөекле, бакчабыз!”
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен.
Кадерле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар! Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да, моңсу да бәйрәм көне килеп җитте. Бүген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларны мәктәпкә белем алырга озатабыз.
Кадерле балалар! Менә мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттегез. Бакчага килгән беренче көнегезне хәтерегезгә төшерегез әле. Сөйләшә дә белмәгән, әле яңа тәпи киткән балалар инде мәктәп яшенә җиткәннәр. Әлеге бакчада шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак булды. Бергә көлдек, бергә уйнадык, шаярдык. Бүген безгә бик моңсу. Шуклыклары белән безне сагайткан, уңышлары, шат авазлары белән сөендергән нәни дусларыбыз бездән китә. Алар безгә күпме күңелле мизгелләр бүләк иттеләр, зур ярдәмчеләребез булдылар. Ләкин барыбер күңелебез сөенә. Карагыз, алар барысы да нинди матурлар, исән-саулар, эш дигәндә мин-мин, дип, ял иткәндә җырлыйм-биим дип торалар, күзләре кызыксынудан янып тора. Балалар! Киләсе тормышыгызда да матур истәлекле вакыйгалар күп булсын. Бүгенге бәйрәм көне дә күңелегездә мәңге саклансын иде. Мәктәптә дә тырыш, тәртипле булыгыз. Ак юл сезгә.
Беренче өлеш. Урман мәктәбе. (әкият)
Залга Саескан булып киенгән бала йөгереп керә.
---Тыңлагыз, тыңлагыз! Урманда кошлар һәм җәнлекләр өчен “Урман мәктәбе” ачылды. Тизрәк язылыргакилегез! Кем әйтте дисәгез, мин – күп күрүче,күп белүче – Саескан – такылдык әйтте диярсез! Ә-ә-әнә укытучы үзе дә килә.
Саескан чыгып китә.кулына журнал тотып, укытучы Гөлчәчәк керә.
Гөлчәчәк. Әүзләре Урманда нинди матур! Җырчы кошлар сайрыйлар. Куян, Аю, Төлкеләр Ашамлыклар сайлыйлар. Ә үзләре берсе дә Укый – яза белмиләр. Мин мәктәп ачсам, Алар укырга килер идем.
Куян керә.
Куян (як-ягына карана) Нәрсә эшләргә дә белмим, Бик куркаммин, калтырыйм. Урманда мәктәп ачыла , диләр, Барыйммы? Әллә качыйм?
Гөлчәчәк: (куян янына килеп).
Куркаклык бит беләбез,Начар гадәт икәнен.Языйммы соңмәктәпкә? Бармы укырга теләгең?
Куян: Ярар, яз инде әйдә, Укырмын мин дә җәйдә!
Гөлчәчәк яза. Куян сикерә-сикерә чыгып китә. Музыка тавышы.Төлке һәм Аю керәләр.
Төлке: (Аюга күрсәтеп).
Әгәр шушы ялкауны көтмәсәм, Урман буйлап эзләп йөрмәсәм, Әллә кайчан язылырга килер идем, Барысыннан да беренче булыр идем.
Аю: Юк, минем укыйсым, мәктәпкә барасым килми. Мин бармак кына суырып йөрим.
Гөлчәчәк: Аю дускай, матуркай, начар гадәтең ташла. Әйдә, әктәпкә языл. Кил бирегәрәк, атла!
Төлке дә, аюда мәктәпкә язылалар.
Бергә: Икебез дә мәктәптә укырга без бик риза. (Китәләр)
Салмак музыка яңгырый. Бүре йөгереп керә.
Бүре:Мәктәпкә мин дә барам. Башкалардан һичтә калмам... Яхшы костюмым кидем юындым Укырга телим бик тә, ялкауланмам һич тә.
Гөлчәчәк: Ярар, Бүрекәй. Язам сине дә.
Урман мәктәбе күренеше.Уртада - кара такта, аның янында – саескан.Такта каршында агач бүкәннәр парталар кебек тезелеп куелган. Анда җәнлекләр утырып торалар. Укытучы Гөлчәчәк керә. Кулында журнал, күрсәткеч таяк (указка). Звонок тавышы. Гөлчәчәк укучыларны барлый:
Саескан! - мин.
Куркаккай! -мин.
Хәйләкәрбикә! - мин.
Буре! - мин.
Аюкай! (дәшүче юк)
Аюкай!
Музыка тавышы, Әкрен генә аю керә.
Аю. Зинһар, мине гафу итегез. Бер генә юлга кичерә күрегез!
Агач төбендә йоклапкиткәнмен. Сизми дә калганмын вакыт үткәнен.
Гөлчәчәк:Бериюлга кичерәбез, шулайда кисәтәбез: Соңга калма дәрескә. Өлгер бул һәрбер эштә.
Аю авырлык белән бүкәнгә килеп утыра. Дәрес башлана.
Гөлчәчәк: Берне бергә кушыйк без, барыбыз да уйлыйк без: Йә ничә була инде, кем сөендерер мине?
Хәйләкәр: Мин беләм, күрегез мине, ул ике була! Белдегез ме инде.?
Гөлчәчәк: Ә хәрефе янына куйыйк бу хәрефне. Нинди сүз барлыкка килде, берәрегез беләме?
Аю: Ул –әни! Әни!
Гөлчәчәк: Булдырдың.
Бер тапкыр атлап , ике сикерсәң, Ничә хәрәкәт ясыйсың икән?
Куян: Мин беләм. Мин, ми-и-и...(калтырый. Әйтә алмый)
Гөлчәчәк: Өйрәнербез без укырга, язарга. Барлык сорауларга җавап табарга.
Күрдегезме. Балалар безнең урмандагы дусларыбыз да мәктәпкә барарга җыенганнар, анда укыр өченбик нык әзерләнгәннәр. Без дә биттөрле һөнәрләргә өйрәндек: бии беләбез. Җырлыйбыз, шигырьләр сөйлибез. Әйдәгез бездә өнәрләребезне күрсәтик.
Икенче өлеш.
“Сөмбелә” диеп атала,
Безнең гүзәл бакчабыз.
Истәлекле көн бүген,
Бакча белән хушлашабыз.
Нинди матур иртә бүген,
Кояш чыккан яктырып.
Кошлар сайрый ян бакчада,
Берсен-берсе уздырып.
Бездә бәйрәм!Бездә бәйрәм!
Менә шуңа күрә без.
Шатланабыз, сөенәбез,
Елмаябыз, көләбез.
Гади бәйрәм түгел бүген,
Ул гомергә бер килә.
Бүген менә бакчабызга,
Дуслар, туганнар килә.
Олы бәйрәм бүген бездә,
Зурлар инде күбебез.
Бакча белән хушлашабыз,
Бүген соңгы көнебез.
Баш өстендә ак болытлар
Талгын гына җил исә.
Бакчада узган көннәрем,
Күңелемнән китмәс һич тә.
Кызлар биюе,”Сөлге биюе”
Без җилдә чыныгып,
Кояшта янганбыз.
Зур булып үскәнне
Сизми дә калганбыз.
Бигрәк нәни идек бит без
Бу бакчага килгәндә.
Карагыз ничек зур үстек.
Китәр вакыт җиткәндә.
Тәрбияче:
Әни бит ул – изге кеше,
Изгеләрнең изгесе.
Аннан башка тормыш бармый,
Әни – тормыш көзгесе.
Әниләр җир йөзендә иң кадерле кешеләребез. Аларга әйтер сүз һәрчак табыла. Безнең балаларның да 6 ел буе әниләренә әйтер сүзләре җыелган.
Ø Мине үстергән өчен
Ø Тыныч көнем һәм төнем өчен
Ø Яхшы киңәшләрең өчен
Ø Җылы сүзләрең өчен
Ø Иркә-назларың өчен
Ø Бәхетле балачагым өчен
Ø Тәмле ашларың өчен
Ø Дуслар табарга ярдәм иткәнең өчен
Барысы бергә – РӘХМӘТ СИҢА, ӘНИЕМ!
Яшәвебез монда булды,
Ашавыбыз да монда.
Көннәр буе без мәш килдек,
Балалар бакчасында.
Күңелле дә, куңелсез дә.
Хәлемне белмиләр шул.
Китмәс идем, олы кызлар
Бакчага йөрмиләр шул.
Бакчада без өйрәндек,
Бик күп төрле һөнәргә.
Матур рәсемнәр ясарга,
Җырларга һәм биергә.
Егетләр биюе “ Моряк”
Бакчада без иң зурлар,
Их, шатланып туймыйбыз.
Яраткан җырларыбызны
Яңгыратып җырлыйбыз.
Җыр “Мин үсәм”
Мин үсәм , үсәм
Кояш нурын яратам.
Кояшта мине сөя
Юлларыма нур сибә.
Мин барам , барам, барам,
Мәктәптә белем алам.
Мәктәбем мине сөя,
Кояштай якты бирә.
Мин җырлыйм, җырлыйм, җырлыйм,
Туган телемне зурлыйм.
Туган җиремне зурлыйм,
Туган илемне зурлыйм.
Телеграмма һәм посылка кертәләр. Телеграмма укыла. Посылка ачыла.
1) Табышмаклар тартмасы(Табышмаклар укыла),
2) Бию ( Чунга – чанга биюе)
3) Уен саннар белән.
Тәрбияче:
Әниләр эштә вакытта үз әниләрен алыштырган,аларны тәмле итеп ашаткан, тыныч итеп йоклаткан, чиста, пөхтә йөрткән, биеткән-җырлаткан, аларга чын йөрәге белән назын, җылысын биргән бакчадагы апаларга да әйтер сүзләре бар балаларыбызның.
Баш иябез бүген сезнең алда
Бурычлыбыз сезгә гомергә.
Өйрәттегез дус һәм тату булып,
Яшәгез дип шулай гел бергә.
Бу сөекле бакчабызны
Беркайчан онытмабыз.
Барлык дусларыбыз белән
Без бүген хушлашабыз.
Тик елыйсым килә минем,
Инде ни хәл итәсе?
Бакчадан, дуслар яныннан
Бер дә килми китәсем.
Бакчадагы апалар,
Без сезне бик яраттык.
Сезгә гүзәл чәчәкләрнең
Иң матурларын таптык.
(Чәчәкләр тапшыралар)
Күзләрегез көлеп торсын гел,
Юлыгызга яусын алсу гөл
Җырыбыз сезгә булсын бүләк,
Бергә: Апалар, сезгә бик зур рәхмәт!
Җыр “ Өйрәтәләр мәктәпләрдә.”
Каләм тоып кулларга,
Хәрефләрне төзергә
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Тапкырларга, бүләргә,
Нәниләрне сөяргә
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Бишкә бишне кушарга,
Иҗектән сүз ясарга
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Белер өчен бик күпне,
Яратырга китапны
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Ә хәзер сүзне кечкенә балаларга бирәбез, алар үзләренең шигырьләрен сөйләп күрсәтерләр.
Миннән дә нәни булгансыз, Мин дә мәктәпкә барыр идем
Сез бакчага килгәндә. Бернигә дә карамый
Кара нинди зур үскәнсез Тәрбияче апа әйтә
Китәр вакыт җиткәндә. Әле сиңа ярамый.
Безгә карагач, Котлыйбыз, дуслар
Сезгә бик кызыктыр Чын күңелдән
Без нинди кечкенә, Сез инде укучылар
Ә сез нинди зур! Сезне көтә парталар.
. Мәктәпкә баргач, дуслар
Бик тырышып укыгыз
Яңа дуслар сез табыгыз
Яманнан сак булыгыз.
Рәхмәт , сезгә балалар.
- Хәзер булачак укучыларны алга чакырыйк әле. Белем иленә юл җиңел түгел,
күп сынаулар аша үтәргә туры килә. Сез әзерме? Белем ачкычы тапшырабыз. Әйдәгез аларны кул чабып озатыйк.
Автор: Нигматуллина Фарида Гусмановна