Главная / По типу материала / Сценарии праздников: дошкольные, начальные, старшие классы

Хуш киләсең, Яңа ел.

Хуш киләсең, Яңа ел.

Катнашалар:куян, Кыш бабай, Кар кызы, шүрәле, убырлы, балалар, алып баручы.

Алып баручы:

Исәнмесез, балалар!
Яңа ел белән сезне!

Яңа ел котлы булсын!
Бәхетләр елы булсын!
Шатлыклар елы булсын!

Балалар:

1. Бүлмәдә чыршы агачы,
Ул яшелдән киенгән
Чыршы да урманнан безгә
Бәйрәм итәргә килгән!

2. Исәнме, чыршы,исәнме!
Яңа ел килеп җитте.
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.

3. Яшел чыршы,тезелешеп,
ӘЙЛӘНӘБЕЗ ТИРӘҢДӘ.
Куанабыз Яңа елда
Син кунака килгәнгә.

4. Ап-ак мамык карлар ява
Акка төреп дөньяны
Бүген безне үз янына
Яшел чыршы җыйнады.

5. Бар табигать ап-ак кардан
Калын юрган ябына.
Ә без килдек бергәләшеп
Яшел чыршы янына.


6. Без җыелдык бүген монда
Яңа ел бәйрәменә.
Яшел чыршы тирәсендә
Җыр җырлап әйләнергә.

ЖЫР: «В ЛЕСУ РОДИЛАСЬ ЁЛОЧКА»

а.б.Туктагыз безнең бәйрәмебезгә кемнәрдер җитми бит.Әйеме балалар?Ә кем җитми?Ягез әле,бергәләп искә төшерик.

Балалар: Кыш бабай һәм Кар кызы!

а.б.Кайда йөриләр икән соң алар?
Бая Кыш бабай белән телефоннан сөйләштем. Юлга чыктык,хәзер килеп җитәбез,көтегез диде. Алайса алар килгәнче чыршы тирәли җыр җырлап әйләник.

ЖЫР: «МАЛЕНЬКАЯ ЁЛОЧКА»


Җыр бетүгә,уртага куяннар йөгереп керә.

1куян.

Шундый рәхәт кыш көне
Кар буйлап йөгерергә.
Бер-береңне узышып,
Сикереп куышырга.

2куян.Без дускаем бакчага
Чыршы янына барыйк,
Чыршы әйләнәсендә
Бергәләп биеп алыйк.

1куян.Әй, күңелле Яңа ел.

2куян. Нинди була Яңа ел? Тәмлеме ул Яңа ел?

1 куян. Тәмлесен бик тәмле дә , бик тиз бетеп китә ул. Ямьлесен бик ямьле дә, бик тиз үтеп китә ул.

Куян Уртага тагын бер куян йөгереп керә.Кулында хат.

Куян.Уф!Кечкә килеп җиттем.

а.б. Ни булды куянкай?Артыңнан төлке куды мәллә?

Куян.Ку-ку-кумады.Бик нык йөгердем.

а.б. Нигә йөгердең?Кемнән качтың?

Куян.Тизрәк килеп җитим дип ашыктым. Кыш бабай белән Кар кызы җибәрде. Менә бу хатны сезгә бирергә куштылар.(конвертны а.б.бирә)

а.б.Яле,нинди хат икән ул?(ачып укый.)

«Исәнмесез,балалар.Без юлда бәлагә очрадык,Убырлы һәм Шүрәле тозагына эләктек.Сезгә куян аша табышмаклар җибәрәбез.Әгәр шуларга дөрес җаваплар язып,кире җибәрсәгез,Убырлы һәм Шүрәле безне азат итәчәкләр.»

Куян .Менә кайгы,менә бәла.Нишләргә инде?

а.б.Ничек инде нишләргә?Табышмакларга җавап язып җибәрегез дигәннәр бит.Язабызмы, балалар?Табышмакларны чишәбезме?

а.б. Яле, нинди табышмаклар ул?(укый)

1)Елга ул тик бер килә.
Ул килсә,җир гөр килә.
Яшел чыршы әйләнә
Якты заллар күренә.

-Нәрсә икән соң бу елга бер генә тапкыр килә торган?Яле балалар,уйлап карыйк әле.(Яңа ел).

а.б. Дөрес. Яңа ел. Куянкай, син җавапларны язып бар.

Менә икенче табышмак:

2)Килә бары кыш җиткәч,
Иске ел үтеп киткәч.
Үзе белән һәрвакыт
Яңа ел алып килә.
Бүләк тулы капчыгын
Иңенә салып килә.(Кыш бабай)

а.б.Өченче табышмакны да укып карыйк инде.

Кыш бабайның юлдашы,
Аның белән гел бергә.
Шуңа аны җәй көне
Мөмкин түгел күрергә.
Җәй көне ул бөтенләй
Мөмкин хәтта эрергә,

Суга әверелергә.

а.б. Монысын да беләбез,әйе бит,балалар.Монысы Кар кызы була.

Яле,дүртенче табышмакны укып карыйк.

4)Яши диләр урманда,
Кемнең дә юк күргәне.
Былтыр гына күргән ди.
Аның исеме-….(шүрәле)

а.б.Дөрес, шүрәле.Тагын бер генә табышмак калды.

5)Бер карчык яши, кара урманда
Ничек курыкмый,яши ул анда?
Аның үзеннән,күрсәң куркырлык.
Куркыныч карчык була-….(убырлы)

а.б.Дөрес,убырлы карчык була монысы.Менә булды, биш табышмакка да җавап таптык.Мә,куянкай,йөгер,тапшыр җавапларны Убырлы белән Шүрәлегә.

Куян.Йөгердем.(китә.)

а.б.Ә без Кыш бабай белән Кар кызы килеп җиткәнче җырлап,биеп алыйк.

Жыр «Белые снежинки»

Куян килеп җитә.

а.б.У-у!Куян килеп тә җитте.Я,куянкай,тапшырдыңмы безнең җавапларны?

Куян.Тапшырдым.Дөрес җавап биргәнсез.Убырлы белән шүрәле Кыш бабай белән Кар кызын җибәрәбез диделәр.

а.б.Бик әйбәт.Әйдәгез Кыш бабай белән Кар кызын чакырыйк.
Ягез әле,бергәләп,1,2,3.Кыш бабай!Кар кызы!
Күренмиләр.Ягез әле тагын бер тапкыр.Кыш бабай!Кар кызы!


Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенгән Шүрәле һәм Убырлы керә.

а.б.Менә килделәр!Исәнмесез, Кыш бабай!Исәнмесез Кар кызы!

Шүрәле:Исәнмесез,пәри балалары!

Убырлы(аның җиңен тарта):Исәнмесез,нәни дусларым.Исегез китмәсен,шулай шаяртырга ярата ул Кыш бабай.

а.б.Хуш килдегез,Кыш бабай!Хуш килдегез Кар кызы!

Сезне озак кеттек без,бик сагынып беттек без.

Шүрәле:

Сезнең янга килгәндә
Очрадык без бәлагә
Убырлы һәм Шүрәле
Корган явыз хәйләгә.

Убырлы:

Сезгә,дуслар,зур рәхмәт!
Бик тапкырлар икәнсез
Бөтен табышмакларга
Дөрес җавап биргәнсез.

а.б.Балалар тырыштылар инде,Кар кызы.Сездән башка нинди Яңа ел бәйрәме булсын ди инде?!

Шүрәле:Нәрсә,әллә сез белмисезме?


а.б.Нәрсәне?

Убырлы:Ничек нәрсәне?Быел Яңа ел булмый ди бит.Сезгә шуны әйтергә ашыкканда Шүрәле белән Убырлы тоты безне.

а.б.Ничек инде булмасын?Иске елның көннәре бетеп бара бит.

Шүрәле:Бетмәде.Бүген менә ничәсе?(29)Аннары 30,31.Шулаймы?(шулай)

Аннары 32,33,34.

а.б.Алай булмый ул,Кыш бабай.Декабрь ае 31еннән генә килә.Аннары гыйнвар ае башлана.Ә 1нче гыйнвар-Яңа елның беренче көне!Әйе бит балалар?(әйе)

а.б.Кара әле,болар әллә Кыш бабай белән Кар кызы түгел микән?Кыш бабайның итәк астында койрыгы күренә.
Кар кызының да борыны кәп-кәкре.Нәкъ Убырлыныкы кебек.
Кыш бабай,нишләп синең итәк астында койрык күренә

Убырлы:Бау бит ул.

а.б.Кызык. Ә синең борының нидән кәкре,Убырлыныкы кебек?

Шүрәле:Грузиядә туган Кар кызы ул.Грузин кызларының борыннары шундый була.

а.б.Алай икән..Балалар,ә сез ни дисез?Чын Кыш бабай белән Кар кызымы соң болар?(Чын түгел !Шүрәле белән Убырлы!

а.б.Шулай бугай шул.Әйдәгез без аларны тикшереп карыйк.
Ничек итеп дисезме?Чыршыбызның утларын кабызып күрсәтсеннәр.

Әйде шул.Кыш бабай күрсәт һөнәреңне.Кабыз әле яшел чыршыдагы җем-җем утларны.

Шүрәле:Утларнымы?(Убырлыга)Кара әле кызым,ничек кабызырга икән моның утларын.

Убырлы:Ничек булсын,шырпы сызып!Кайсыгызда шырпы бар?(беребездә дә юк)

а.б.Чыршы утларын кабызыр өчен тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк бит!Әллә белмисеңме,бабакай?

Шүрәле:Онытканмын шул.Картлык галәмәте,склероз.Әйтеп җибәр әле.

а.б.Аңлашылды,бернинди дә Кыш бабай да,Кар кызы да түгел болар,Шүрәле белән Убырлы болар.

Куян:Әйе,алар Шүрәле белән Убырлы.Мине куркытып,сезгә әйтмәскә куштылар.Кыш бабай белән Кар кызының киемнәрен салдырып үзләренә киделәр.Ә аларны Убырлы өендә бикләп калдырдылар.(Алдакчыларны чишендерәләр.)

а.б.Аһ,сез әле шундый явызлармы?

Шүрәле:Тимәгез миңа.Минем гаебем юк.Әнә ул котыртты.

Убырлы:Алдашма.Үзең гаепле.Син алдап керттең Кыш бабайны минем өйгә.

а.б.Ярар,бу ике алдакчы сугыша торсыннар.Ә без Кыш бабай белән Кар кызын коткарырга Кеше җибәрик.

Куян:Үзем барам.Убырлының өе кайда икәнен мин яхшы беләм.

а.б.Ярар ,бар йөгер куянкай.Төлке белән бүрегә эләкмә.

Куян:Эләкмәм(Киемнәрне алып китә)

а.б.Бу ике явызга җәза бирергә кирәк.Нинди җәза бирик икән
Биетергә кирәк аларны.

(Бию көе яңгырый татарча)

Әйдә биегез.сез дә биегез балалар.(Шүр.Убырлы арыйлар)

Шүрәле:Уф,уф!Арыдым.Кызганыгыз.Бүтән алдамам.

Убырлы:Аякларымның хәле калмады.Кызганыгыз мине дә.

а.б.Ә,ә,шулаймыни.Бүтән алдашмыйсызмы?

Шүрәле:Кызганыгыз.

а.б.Кызганабызмы үзләрен.Бәйрәмездә калсыннармы?
Ә хәзер әйдәгез .чын Кыш бабай белән Кар кызын каршы алырга әзерләник.

Музыка яңгырый.Куян.Кыш бабай,Кар кызы күренә.

Куян:Килеп җиттек.

а.б.Исәнмесез, Кыш бабай!Исәнмесез, Кар кызы!
Исән-саумы,бабакай?Сезне сагынып көттек без.

Кыш бабай: Сезнең белән очрашуга

Көчкә килеп җиттек без
Кайда әле үзләре
Убырлы һәм Шүрәле?
Качтылар безне алдап
Өлгерми калдык аңлап

а.б.Җәзасын алды алар,
Көлкегә калды алар.

Кыш бабай: Ярар инде алайса,
Бүген бәйрәм ләбаса!
Онытыйк борчуларны,
Бәйрәм итик булмаса!

Кар кызы:Кешеләргә Яңа ел
Алып килгән бәйрәм бу!
Котлы булсын Яңа ел!
Тотышыгыз кулга кул,
Ясап бәйләм-түгәрәк.
Җырлап- биеп әйләник
Яшел чыршы тирәли.

а.б.Тукта,тукта,Кар кызы,
Оныттык без бер эшне.
Балкып торырга тиеш
Безнең Чыршы бу кичне!

Вакыт җитте,Кыш бабай,
Кабыз Чыршы утларын.
Җем-җем итеп балкысын
Нурга тереп Җир шарын!

Кыш бабай: Яшел Чыршы,бизәнеп
Быел тагын килгәнсең.
Синсез бәйрәм күңелсез
Булыр иде,беләмсез?
Җырлап-биеп тирәңдә
Әйлән-бәйлән уйнарга
Күрәсеңме.никадәр
Нәни дустың җыйналган?!
Бизәкләрең тагын да
Матуррак балкысын,
Сөйләннәрең нур сипсен,
Җем-җем утлар кабынсын!
Чыршыда утлар кабына.

Чыршы:Рәхмәт, Кыш бабай! Тылсымың көчле.

Бер ел көттем мин
Сихри бу кичне.
Яктырак балкып
Янасым килә!Сезгә зур бәйрәм
Ясыйсым килә!Җырла,биегез,
Уйна,көлегез!Җырлар көнегез,
Уйнар көнегез.Туйганчы уйнап
Күңел ачыгыз.

а.б.Бәхетле булсын бала чагыгыз!
Рәхмәт,Чыршыкай!Рәхмәт,Кыш бабай!
Биерге оста барча кыз-малай!
Куллар тотыштык,Дуслар,әйдәле,
Чыршы тирәли биеп әйләник.

БИЮ: «Инструментальный оркестр»


а.б. Кыш бабай,балаларның сез биегәнне дә күрәсе килә.Бер биеп аласыз мәллә?

Кыш бабай: Була ул.Шундый көндә нишләп бер биеп калмаска

Яле,музыка!

Бию.Кыш бабай һәм Кар кызы бииләр.

а.б. Булдырдыгыз,молодцы!Ә хәзер Кыш бабайга үзебез белгән шигырьләребезне сөйләп күрсәтик.Я,кем башлый?

1)Йомшак кына кар яуды,
Бөтен җирне каплады.
Ап-ак булды болыннар,
Ап-ак булды киң кырлар.

2) Кыш бабай,Кыш бабай,
Сезгә бик таныш бабай.
Сезгә бик таныш бабай,
Сезнең белән дус бабай.

3)Әй,Кыш бабай,Кыш бабай,
Хуш киләсең,уз бире,
Шатлык белән,җыр белән
Каршылыйбыз без сине.



4)Ак таягың кулыңда
Ап-ак туның кигәнсең,
Бөтен төшең бәсләнгән,
Күп җир гизгән икәнсең.

5)Әй,Кыш бабай,Кыш бабай,
Хуш киләсең уз бире,
Кунак булып килер дип,
Күптән көттек без сине

6)Бәйрәмебез син килгәч,
Матурланды тагын да,
Бик күңелле уйнавы
Яшел чыршы янында.

а.б. Балалар, туңмадыгызмы? Әйдәгез җылынып алыйк ,берәр уен уйнап алыйк.

(Уен.)-ВАЛЕНКИ

А.б. балалар кыш бабабызга тагын бер жыр булек итик .


ЖЫР « ПОД НОВЫЙ ГОД»


Кыш бабай:Вакыт дигән нәрсә,сизелми дә уза.Инде саубуллашыр вакытта җиткән икән.

а.б.Китәсездә мени инде, Кыш бабай?

Кыш бабай:Вакыт инде дусларым. Безне башка җирләрдә дә көтәләр.

а.б.Шулайдыр шул.

Кыш бабай:

Сезнең белән күңелле

Булды безгә дә.
Бәхетләр генә телим
Һәммәгезгә дә
Сукты китер сәгатьләр,
Хушыгыз инде.
Яңа шатлыклар алып
Яңа ел килде.
Яңа елның таңнары Гел аяз тусын!
Сау булыгыз!Бүгенгедәй
Һәрчак булыгыз көләч
Күрешербез Яңа елда
Тагын да бер ел үткәч.


Автор: Валиахметова Сирена Зинетулловна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное "Хуш киләсең, Яңа ел" Нигматуллина Фарида Гусмановна 3 Мар 2016
разное "Хуш киләсең, Яңа ел" Нигматуллина Фарида Гусмановна 12 Янв 2016
документ Хуш киләсең, Яңа ел Исмагилова Раушания Нургаяновна 31 Мар 2015
разное Хуш киләсең, Яңа ел. Валиахметова Сирена Зинетулловна 19 Мар 2016
разное Яңа ел бәйрәменә сценарий "Хуш киләсең,Яңа ел!" Нургалиева Лилия Фарсиевна 31 Мар 2015
документ Хуш киләсең, Яңа ел! Адиятуллина Марсельеза Ямалетдиновна 31 Мар 2015
документ "Хуш киләсең, Яңа ел! (Башлангыч мәктәпләр өчен) Альмиева Гульзия Мансуровна 31 Мар 2015
документ Хуш киләсең,Яңа ел! Сафина Рания Саубановна 31 Мар 2015
документ Хуш киләсең, Яңа Ел! Кечкенәләр төркемендә бәйрәм иртәсе. Хабибуллина Альбина Мударисовна 31 Мар 2015
документ Внеклассная работа "Хуш киләсең, Яңа ел!" Шайдуллина Гульназ Фаритовна 1 Апр 2015
документ “Хуш киләсең, Яңа ел!” Cафина Айгуль Миненаркисовна 4 Ноя 2015
документ "Хуш киләсең, Яңа ел" Гарипова Эльмира Салиховна 22 Дек 2015
документ Хуш киләсең, Яңа ел Галиуллина Айгуль Фаизовна 4 Мар 2016
документ Хуш киләсең,Яңа ел! Ямалова Гулфара Мунавировна 19 Янв 2016
документ "Хуш киләсең, Яңа ел" Нигматуллина Фарида Гусмановна 14 Янв 2016
видео Яңа ел. Нигматуллина Фарида Гусмановна 10 Июн 2015
документ "Хуш киләсең-Нәүрүз!" Шакирова Люзия Нависовна 4 Апр 2015
документ Хуш киләсең, универсиада Альтапова Фарида Сагитовна 31 Мар 2015
документ ХУШ КИЛӘСЕҢ, НӘҮРҮЗ! Яруллина Елена Сергеевна 31 Мар 2015
документ "Хуш киләсең, ямьле көз!" Хафизова Гульназ Накиповна 31 Окт 2015
документ яңа ел тамашасы Басыйрова Чулпан Инсафовна 31 Мар 2015
документ Яңа 2014 ел Хабибуллина Танзиля Магсумовна 2 Сен 2015
разное Яңа ел бәйрме Мухаметзянова Эльвира Рамисовна 2 Мар 2016
документ Хуш килэсэн, Яна ел! Галимова Разиля Ринатовна 20 Мар 2015
документ Хуш килэсен, Яна ел! Мусина Гульнара Миркасимовна 31 Мар 2015
документ Хуш килэсен, Яна ел! Галимова Рима Николаевна 5 Апр 2015
документ Хуш килэсен, Яна ел! Латыйпова Гульсина Габделфартовна 1 Апр 2015
документ "Хуш киләсең,Кыш бабай!" (2 кечкенәләр төркеме өчен) Мирзагитова Гульсия Рисуновна 24 Сен 2015
разное Отзыв о проведенном городском мероприятии "Хуш киләсең Нәүрүз" Регина Илдаровна Миниазданова 13 Ноя 2015
разное Отзыв о проведенном городском мероприятии "Хуш киләсең Нәүрүз" Регина Илдаровна Миниазданова 13 Ноя 2015
документ Бәйрәм программасы "Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз" Кучербаева Зинфира Анасовна 5 Апр 2015
документ Хуш киләсең, Кыш бабай! Фардиева Лилия Мирсаяфовна 30 Янв 2016
документ Яңа ел кичәсе Бадретдинова Дина Салимовна 20 Мар 2015
документ Кичке Яңа ел Вахитова Елена Петровна 21 Мар 2015
документ "Яңа ел бәйрәменә сценарий". Зарипова Лидия Азгатовна 21 Мар 2015
документ 2 кечкенәләр төркемендә Яңа ел сценариясе Багаветдинова Зульфия Гиззиттиновна 30 Мар 2015
документ Яңа ел бәйрәме сценариясе Садриев Равиль Мухтарович 20 Мар 2015
документ Яңа ел тамашасы Альмиева Гульзия Мансуровна 31 Мар 2015
документ Яңа ел могҗизасы Гусманова Гульнара Фирдусовна 31 Мар 2015
документ Яңа ел сценарие Сафиуллина Фирзалия Халиловна 31 Мар 2015